Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
"SMS дети" яңа состав туплый 26.10.2014

Мәктәбебездә SMS дети проекты эшчәнлеген киңәйтә! Проектта катнашучы укучыларга тантаналы рәвештә бонус карточкалары тапшырылды. Укучылар исә линейкада үзләренең еллык эшчәнлеген презентацияләделәр.Яңа состав туплана башлады.Уңышлар сезгә!
-
"Көзге бал" бәйрәме 25.10.2014

9-11 класс укучылары өчен "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә "Шушмабаш мәктәбе телевидение"се эшләде. "Башваткыч", "Музыкаль каймак", "Модный приговор", "Сиңа миннән сәлам" , "Тамчы-шоу" тапшырулары бик күңелле узды. Афәрин егетләр һәм кызлар!
-
Көзге бал 24.10.2014

Бүген,23 октябрь мәктәбебездә 5-8 класслар арасында бик матур "Көзге бал" бәйрәме булып узды.Барлык укучыларда бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр . Яфраклардан төрле компазицияләр ясаганнар иде
-
Пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж 24.10.2014

Бүген Шушмабаш урта мәктәбе педагогик коллективында пожар куркынычсызлыгы буенча инстуктаж үткәрелде. Укытучылар янгын сүндерү җайланмасы белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерделәр, эвакуация вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышып, классларда укучылар белән бу темага әңгәмәләр, инструктажлар үткәрү бурычын алдылар.
-
"Самостоятельные дети" 23.10.2014

Бүген Арча укучылар сараенда мәктәбебезнең SMS -дети проектында катнашучы укучылары район семинарында "Здоровая пробежка" акциясендә катнаштылар. Семинардан шат күңел, позитив эмоцияләр белән кайттылар.
-
Укытучылар ГТО тапшыра 15.10.2014

-
Республика ярминкәсе 12.10.2014

11 октябрьдә Казанда агропромпаркта мәгариф учреждениеләренең республика ярминкәсе узды. Ярминкәдә 43 районнан сату нокталары урнаштырылган иде. Бу ярминкәдә безнең мәктәп тә катнашты. Бәйрәмне ачу танатанасында премьер-министр Илдар Халиков, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, премьер- министр урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашты.
-
"Ялкын" бездә кунакта 10.10.2014

Бүген мәктәбебездә "Ялкын" журналы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булды.
-
"Ялкын" бездә кунакта 10.10.2014

Бүген мәктәбебездә "Ялкын" журналы редакциясе хезмәткәрләре тарафыннан "Журналистика", "Әдәбият", "Фото" остаханәләре үткәрелде. Очрашу бик күңелле һәм файдалы узды.
-
"Буыннардан килә ул җылы..." 07.10.2014

Бүген мәктәбебездә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан "Буыннардан килә безгә кирәк җылы" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Концерт башлангыч класс укучылары көче белән әзерләнде.Өлкәннәребезне хөрмәтләп укучылар матур җырлар җырладылар, шаян, күңелле шигырьләре белән әби-бабайларыбызның күңелен күрделәр, дәртле биюләре белән йөрәкләрне җилкендерделәр.Концерттан соң мәктәп ашханәсендә өлкәннәребез белән сый- нигьмәтләр белән тулы өстәлләр артында бәйрәм дәвам итте.
















