Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Сәламәтлек формуласы 11.12.2014

Биология укытучысы Чулпан Миннуловна 5,7 класс укучылары өчен "Сәламәтлек формуласы" дип аталган әңгәмә үткәрде. Укытучы бик мөһим проблемаларны укучыларга үтемле тел белән презентацияләр аша аңлатты. Укучылар арасындагы авыруларның сәбәпләрен, дөрес туклану кирәклеген җиткерде. Нәтиҗә ясарга матур җирлек бирелде.
-
Сәламәтлек тәгәрмәче 10.12.2014 Бүген 6-7 класс укучылары арасында "Сәламәтлек тәгәрмәче" дип аталган биологик стартлар булды.Уен ярышны биология укытучылары Чулпан Миннуловна һәм Рузилә Рафиковна үткәрделәр.Уен укучыларыбызга охшады.

-
Своя игра 10.12.2014

Табигать белеме дәресеннән "Җир" бүлеген йомгаклау-дәресен уен дәрес итеп үткәрделәр.Укытучылары Чулпан Миннуловна белән берлектә төп төшенчәләрне матур презентация аша ныгыттылар.
-
Химикларга кабул итү 10.12.2014

Табигать фәннәре атналыгында Химия укытучысы Лилия Шагимулловна ел саен традицион рәвештә 8 класс укучыларын бик матур чара аша тантаналы итеп "мәктәбебез химиклары" рәтенә кабул итә.Укытучыга бу эшендә бик теләп 11 класс укучылары ярдәм итте.
-
Химия һәм имтихан 10.12.2014

11 класс укучылары һәр чәршәмбедә "Химия һәм имтихан" түгәрәгенә бик актив йөриләр. Һәр сорауга җаваплы карап белергә омтылып укытучылары Лилия Шагимулловна белән ныклап БДИга әзерләнәләр.Уңышлар телибез.
-
Түгәрәк занятиясе 09.12.2014

Бүген 11 класс укучылары БДИга әзерлек эшеннән "Биология һәм имтахан" түгәрәге занятиясе күрсәттеләр.Укучылар метаболизмның иң авыр сорауларын аңлаттылар: Хасанова Гөлназ - Фотосинтезны; Рахматуллина Алсу - энергетик алмашуны; Халиуллина Энҗе - аксым биосинтезын тактада сызымнар белән,таблица буенча да,презентацияләр аша да катлаулы сораулар ныгытылды. Тыңлаучы аудитория -9,10 класс укучылары иде.Экзаменга әзерләнүчеләргә уңышлар гына тели биология укытучылары Рузилә Рафиковна.
-
"Яшь укытучы" эше дәвам итә 09.12.2014

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 11класс укучылары түбәнрәк класс укучылары арасында дәресләр үткәрделәр. Фотода 11 класс укучысы Нургалиева Алия 8 класста химиядән дәрес үткәрә.
-
Биологиядән ачык дәрес 09.12.2014

Бүген биологиядән ачык дәрес узды. Темасы "Кан һәм кан әйләнеше" темасын гомумиләштерү.Дәрестә укучылар төрле эш күнекмәләре башкардылар, практик юнәлешкә зур игътибар бирелде.
-
"Бөек химиклар" 09.12.2014

Мәктәпнең актлар залында "Бөек химиклар" дип исемләнгән чара узды. Әңгәмә табигать фәннәре атналыгы кысаларында үтте. Класстан тыш чарада 11 класс укучылары
күренекле химиклар турында информация бирделәр. Чара эчтәлекле презентация белән бергә үрелеп барды.
-
Химиядән белемнәрне сыныйбыз 09.12.2014

Бүген мәктәптә 8-9 класс укучылары арасында ярыш-бәйге үткәрелде. Чарада укучылар химия фәне буенча көч сынаштылар, төрле химик тәҗрибәләр үткәрделәр.
















