Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
Укытучыларыбыз тәҗрибә уртаклаша 19.11.2014

14 нче ноябрь көнне, Арча педагогия көллиятендә, "Әлифба" музееның ачылуына 15 ел һәм аның авторларын искә алу уңаеннан, Бөтенроссия фәнни-практик конференция узды. Мәктәбебез укытучылары Сөнгатуллина Ф.М. һәм Сәгъдуллина Р.Р. бу конференциядә катнашып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
-
Педсовет 17.11.2014

Бүген мәктәптә "II буын Федераль Дәүләт Белем Стандартларын тормышка ашыруда заманча дәрес" темасы астында педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә Арча мәгариф идарәсе начальнигы Низамов Руслан Султанович катнашты. Киңәшмәдә педагоглар заманча дәрес үткәрү методикасы, аның критерийлары хакында сөйләштеләр, эшлекле уен барышында традицион һәм заманча дәресне чагыштырдылар, дәрескә технологик карта төзү буенча мастер-класс карадылар, фикер алыштылар.
-
дежурство 17.11.2014

10нчы ноябрьдән 15нче ноябрьгә кадәр без - 8нсе сыйныф укучылары мәктәпкүләм дежур тордык. Атнаны йомгаклап "Яшен" гәҗите чыгардык.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 16.11.2014

Мәктәбебездә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында барлык классларда тәрбия сәгатьләре булып узды.
-
Казанда ярминкәләр гөрли 16.11.2014

Шимбә көнне Шушмабаш урта мәктәбе Казанда агропромышленный паркта узган республика ярминкәсендә катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 15.11.2014

14 ноябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Темасы: "Балаларның сәламәтлеген һәм тормыш куркынычсызлыгын кайгыртып". Җыелышта 2014-2015 нче уку елында мәктәп тормышындагы үзгәрешләр, яңалыклар турында мәктәп директоры чыгышы, 1 чирек нәтиҗәләре буенча укыту буенча директор урынбасары чыгышы, "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында ата-аналарга "Наркомания-кешелек дошманы" темасы белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары чыгышы булды. Агымдагы елга ата-аналар комитеты сайланды.
-
Медосмотр 14.11.2014

10 -11 ноябрьдә мәктәбебез укучылары оешкан төстә медосмотр үттеләр. Һәр укучыга Шушмабаш ШВА педиатры Г. А. Сайфутдинова үзенең киңәшләрен бирде.
-
"Автодело" түгәрәге 14.11.2014

11 класс укучылары "Автодело" түгәрәгендә теоретик өйрәнүләрдән тыш, график нигезендә бик тырышып практик күнегүләрне дә вождение вакытында ныклап яратып өйрәнәләр.
-
Пробный ЕГЭ 14.11.2014

Бу атнада 11 класс укучылары төп һәм сайлау фәннәреннән пробный БДИлар эшләделәр.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 12.11.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында рәсем укытучысы Муртазина Ф.С. тарафыннан рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста 7 класс укучылары иң актив катнашучы булдылар. Афәрин, егетләр, кызлар!
















