Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Хәсән Туфанга 115 ел 26.11.2014

Хәсән Туфанның тууына 115 ел булу уңаеннан Республика "Дулкыннар " конкурсына 11 класс укучылары Юсупова Нурзилә һәм Габделганиева Наиләнең иҗат эшләре җибәрелә.
-
SMS дети акциясе 25.11.2014

Бүген "Самостоятельные дети" проектында катнашучылар "Сәламәт әни-сәламәт бала" акциясе уздырдылар. Үзәк урамда әниләрне Әниләр бәйрәме белән котладылар, аларга буклетлар , "йөрәк"ләр өләштеләр.Кояш, җылылык символы итеп оранжевый ленталар бәйләделәр.
-
Биологиядән олимпиада нәтиҗәләре
24.11.2014
21 ноябрь көнне укучыларыбыз биологиядән олимпиадада катнаштылар. 7 класс укучысы-Хадиев Илгиз - 8 урында, 8 класс укучысы - Каримов Камиль - 4 урында,
9 класс укучысы - Сагдуллин Айзат - 6 урында, 11 класс укучысы - Хасанова Гөлназ - 3 урында һәм 10 класс укучысы - Усманов Салават катнашты. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
9лар имтихан бирә(пробный ) 22.11.2014

Бүген 9 класс укучылары рус теленнән пробный гиа тапшыра. Уңышлар телибез!
-
Студенческий форум - 2014 22.11.2014

22 ноябрь көнне Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлап төрле югары уку йортларында укучы - студентларыбыз белән берлектә Арчада үткәрелгән "Студенческий форум - 2014" тә катнаштык.Форум - кункакларны каршы алу,папкалар өләшү,анкеталар уздыру,чәйләр эчертү белән башланып китте.Тантаналы өлеш бик матур итеп ачылды, Арча районы исполком җитәкчесе - Ильшат Габделфартович Нуриев тарафыннан сәламләү чыгышы булды.Чыгыш ясадылар: мәгариф,авыл хуҗалыгы, мәдәният идарәсе җитәкчеләре,Арча үзәк больницасы ,яшьләр эше,спорт һәм туризм ,архитектура һәм капиталь төзекләндерү бүлекләре һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре.Һәр өлкә чыгышы видео-презентацияләр белән тулыландырылды,җыр-бию белән үрелеп барды.Студентларның проектлары,эзләнү эшләре тыңланды. Җитәкчеләр барлык укучыларга уңышлар теләделәр.Аларга туган районыбызда эш урыннары көткәнен,авыл җирләрен дә дә,авылда да яшьләр кирәклегенә басым ясадылар. Студентлар форумының резолюциясе кабул ителде. Форум дискотека белән тәмамланды.Безгә әлеге чара бик охшады.Районыбыз җитәкчеленә безне зурлаулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Парламент дәресләре узды 21.11.2014 Парламент дәресе кысаларында 9-11 классларда "Кеше хокуклары,ирекләре һәм бурычлары" дип аталган тәрбия сәгате узды.

-
Парламент дәресләре 21.11.2014

Бүген мәктәптә барлык классларда Парламент дәресләре булып үтте. Эчтәлекле презентацияләр, бай мәгълүматлар аша класс җитәкчеләре укучыларга илебезнең бүгенгесе, киләчәге хакында җиткерделәр.
-
Пробное сочинение 20.11.2014

20 ноябрь көнне 11 класс укучылары литературадан сочинение язып карадылар
-
Олимпиадалар
19.11.2014
Кичә һәм бүген мәктәбебез укучылары инглиз теле олимпиадасының муниципаль турына барып көчләрен сынап кайттылар. Кичә язма өлешендә катнашсалар, бүген телдән җавап бирделәр.
-
Без-"Яшь ТНВ" каналында 19.11.2014

Шушмабаш урта мәктәбе укучылары Яшь ТНВ каналы белән һәрдаим элемтәдә тора. Малайларыбыз “Без – Тукай оныклары” сәхифәсендә матур итеп шигырьләр укыйлар, ә кызларыбыз әлеге каналның даими алып баручылары.
















