Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
19.02.2015

Ил хәтере – кеше хәтере. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче класс укучылары һәр тәрбия сәгатенең кереш өлешендә батырларны, сугыш хатирәләрен искә төшерәләр. Укучылар җәлилчеләрнең батырлык эзләре буйлап сәяхәткә чыктылар. Шулай ук “Әфганстан яралары онытылмый” дигән класс сәгатендә Идиятов Ядкәрнең Әфганстанда хезмәт иткән абыйсы – Гыйбадуллин Рөстәм Сөнгатулла улының хатирәләрен яңарттык. Әйе, сугыш турындагы хәтерне саклау – әби – бабайларның әманәте.
-
18.02.2015

17 февраля на стадионе г. Арск состоялись лыжные соревнования среди членов профсоюза учреждений образования, посвящённые 70-летию Победы в Великой Отечественной войне. В них приняли участие более 200 человек из 43 первичных профсоюзных организаций. Соревнования прошли в двух возрастных категориях: женщины до 35 лет и старше, мужчины до 40 лет и старше, а также женская эстафета (4 чел по 1 км) и смешанная эстафета (4 чел.=2 жен.+2 муж. по 1 км). В результате упорной борьбы наш учитель физкультуры Набиуллин Р.Р. занял I место. Поздравляем его с победой и желаем дальнейших успехов!
-
16.02.2015

Г. Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч класс укучылары класс сәгатьләрендә Муса Җәлилнең иҗатына киңкүләмле күзәтү ясадылар. Ул 15 нче февраль көнне, герой – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Гөберчәк китапханәсендә үтте. Кичә түгәрәк өстәл артында “Телдән журнал” формасында барды. Балалар журнал битләре аша герой – шагыйрьнең данлы гомер юлына, иҗатына сәяхәткә чыктылар. Шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Кичәнең китапханә залында үтүе аеруча тәэсирле булды. Балалар үзләренә бик күп рухи азык алдылар.
-
14.02.2015

13 февраля наша школьная команда участвовала в районном Чемпионате по запуску авиамоделей самолетов посвящённого 70-летию Победы нашего народа в Великой Отечественной войне 1941-1945гг. Ученик 4 класса Ибатуллин Ирек был самым молодым участником в соревновании "Максимальная дальность полета «Стандартной» метательной авиамодели" и занял III место. Поздравляем его с победой и желаем дальнейших успехов!
-
13.02.2015

Тын кал, иптәш!
Зур сынаулы еллар килгән чакта
Беленә икән кемнең- кемлеге.
Бер минутлык тынлык белән
Искә алыйк бүген без сезне.
Бүген, 13 нче февраль көнне, мәктәбебез укучылары һәм укытучылар Әфганстан республикасында хәрби хәрәкәттә катнашкан авылдашларыбыз - Гыйбадуллин Рөстәм һәм Сәгъдиев Мансурларның кабер өсләрен кардан чистартып, веноклар куйдылар, бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ел артыннан еллар үтә,
Ә халыкта тик бер теләк,
Гүя бердәм сулыш:
Мәрмәр һәйкәлләр каршында,
Яшьле күзләр карашында
Катгый таләп:
Җирдә кабат
Кабынмасын сугыш!
-
12.02.2015

15 нче февраль – патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә 14 февраль көнне класс сәгатьләре Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланды. 3 нче класс укучылары да Муса Җәлил турында бик күп мәгълүмат туплаганнар. Презентация ярдәмендә тормыш юлы өйрәнелде һәм шигырьләре яттан сөйләнде.
-
11.02.2015

15 февральдә Россиядә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылган көн билгеләп үтелә. Безнең җирлегебездә дә Әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбыз бар: Әһлиуллин Рафис, Хөсәенов Илдус, Гыйбадуллин Рөстәм һәм Сәгъдиев Мансурлар. Гыйбадуллин Рөстәм һәм Сәгъдиев Мансур туган якка кайткач вафат булдылар. Мәктәбебездә эшләп килүче “Яшь журналист” һәм “Каурый каләм” түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр укытучылар белән берлектә Әфганстан республикасында хәрби хәрәкәттә катнашкан авылдашларыбызны хөрмәтләп венок ясадылар.
Әфганстан йөрәкләрдә
Мәңге төзәлмәс яра.
Дәһшәтле сугыш авазы
Тарихта мәңге кала.
-
09.02.2015

Татар халкының “Хезмәт кешене бизи” дигән әйтеме бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль дә тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. Безнең мәктәп укучылары кәгазь бөкләп, төрле әйберләр ясарга яраталар. Аларның иҗат җимешләре мәктәбебез күргәзмәләрендә үз урыннарын табып торалар.
-
07.02.2015

7 февраля на уроке технологии по теме «Фигура человека и её измерения. Правила снятия мерок» учащиеся 5 класса познакомились с правилами снятия мерок, с условными обозначениями, применяемыми в швейном деле, начали подготовку к проектной работе по теме «Фартук». Учитель технологии подробно объяснила и показала, как нужно правильно снимать мерки, как правильно их записывать. После объяснения учителя учащиеся самостоятельно сняли мерки, записали результаты измерений в таблицу. После снятия мерок с интересом приступили к выполнению чертежа выкройки фартука. Ребята с увлечением отвечали на вопросы, выполняли чертёж. Ученики получили новые знания, им был интересен процесс создания швейного изделия!
-
06.02.2015

8 нче февраль - дөньякүләм яшь антифашистлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, безнең мәктәптә, “Каурый каләм” түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашында китапханәче А. А. Гарипова “Герой пионерлар” дип аталган әңгәмә үткәрде. Эчтәлекле презентация аша укучылар батыр яшьтәшләре турында үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар.












