Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
27.01.2015

Хезмәт - шатлык һәм сөенеч, бәхет чыгынагы. Хезмәттән тәм табып, аны яратып башкарганда, ул яшәү шатлыгына әйләнә. Кешенең чын матурлыгы, көче, абруе аның хезмәте белән бәяләнә. ТР ның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ел саен ммәктәп укучылары арасында "Киләчәккә билет"исемле иншалар бәйгесе үткәрә. Бу конкурста безнең укучыларыбызда актив катнашты. "Минем киләчәктәге һөнәрем " номинациясендә 8 класс укучысы Габидуллин Динис ( укытучысы - Нәгыймова Р.Р.) үзенең иншасы белән I урынны яулады һәм грамота белән бүләкләнде. Аны чын күңелдән бу уңышы белән котлыйбыз, укуында зур уңышлар телибез!
-
26.01.2015

Безнең телебез - матур, күркәм тел. Безнең бурыч - халкыбызды милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш - милләт өчен көрәш ул. Бүген мәктәбебездә туган телебезгә багышлап, "Каурый каләм", "Яшь журналистлар" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр тарафыннан әзерләнгән "Туган телем язмышы безнең кулларда" дигән иҗади кичә үткәрелде. Кичәнең максаты - укучылар, укытучылар алдында ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам итү хисе тәрбиләү.
-
25.01.2015

Иске Кырлай авылында
Бүген чаңгы ярышы.
Безнең спортчыларның,
Трассага барышы.
Бик тырышып әзерләндек,
Бүгенге ярышка без.
Беренчелекне алырга,
Без һәрвакыт әзербез.
-
24.01.2015

Туган тел – тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Аның матурлыгы шагыйрьләр, язучылар өчен генә түгел, барыбызга да кирәк. Әгәр туган телебезне онытсак, балачагыбыздагы кичергән сөенечләребезне дә онытачакбыз. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм, үсә төшкәч, башка телләрнең дә кирәклеген аңларга ярдәм иткән.
Әйе, телебезнең язмышы, киләчәге турында һәр мәктәп укучысы һәм укытучысы уйлана. Шул уңайдан мәктәбебездә 16 нчы гыйнвардан 22 нче гыйнварга кадәр аралыкта 5 – 8 нче класс укучылары арасында “Туган телем язмышы” дигән темага иншалар бәйгесе уздырылды. Бәйгенең җиңүчеләре - 8 нче класстан Идиятов Ядкәр, Сәгыйдуллина Зөһрә, 6 нчы класстан Зиннәтова Гүзәл. Котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез!
-
23.01.2015

I категорияле башлангыч класс укытучысы Гөлгенә Данисовна 3 нче класс укучылары өчен “Туган телем – иркә гөлем” темасына ачык класс сәгате уздырды. Дәрес ахырында түбәндәге нәтиҗәгә киленде. Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Газиз туган телебез – татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк!
-
22.01.2015

22 нче гыйнвар көнне 1 нче, 2 нче классларда “Матур минем туган телем” темасына класс сәгате уздырылды. Балалар туган телебезне үстерүнең юлларын эзләделәр һәм таптылар. Үзләренең белемнәрен сынадылар, уеннар уйнадылар. Татар телен кем нәрсә белән чагыштыра ала, шул хисләрен рәсемгә төшерделәр. Балаларның фантазияләре искиткеч!
-
21.01.2015

Безнең мәктәптә, укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, төрле чаралар үткәрелеп тора. Менә бүген дә 7 нче һәм 8 нче класс укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннар өчен урнаштырылган һәйкәл янын кардан чистарттылар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
Һәр һәйкәлдә күпме солдат каны,
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.
Һәйкәлләргә килик!
Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!
-
21.01.2015

21 нче гыйнвар көнне 5-7 класс укучылары өчен инглиз теле укытучысы, 6 нчы класс укучыларының класс җитәкчесе Сиринә Илшатовна “Туган телем-иркә гөлем” дигән темага ачык класс сәгате уздырды. Класс сәгатенең максаты: туган телләр турында мәгълүмат бирү, туган тел турында мәкальләр, фразеологик әйтелмәләрне искә төшерү, туган телләргә хөрмәт тәрбияләү, үзеңнең туган телең белән горурлану хисләре уяту. Шул максатка ирешү өстендә дәрес барышында түбәндәге эшләр эшләнде: татар теленә бетү, яшәештән туктау куркынычы проблемасына тукталып үтелде, тел турында мәкаль-әйтемнәрнең мәгънәсе буенча фикер алышынды, кызыклы логик уеннар уйнатылды. Телебезне саклау, үстерү өстендә эшне үз сөйләмебездән башларга, сөйләмебездә татар халкының гыйбарәле сүзләрен, мәкаль-әйтемнәрен киң кулланырга кирәк дигән нәтиҗәгә киленде.
-
20.01.2015

Башлангыч сыйныфтан ук укучыларда профориентация эшләре алып барыла. Шул максаттан без дә укучылар белән бергә "Ак Барс агрокомплекс" җирлегендә экскурсиядә булдык. Трактор - машина паркында һәм фермалардагы кышкы хезмәт белән таныштык. Бүгенге экскурсия балаларда хезмәткә карата зур кызыксыну тудырды.
-
19.01.2015

Бүген тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы, 9 нчы класс укучыларының клас җитәкчесе Илнар Илгизарович 8 нче һәм 9 нчы класс укучылары өчен "Туган телем язмышы" исеме астында "Тамчы шоу" интеллектуаль уены үткәрде. Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - зыялы һәр кешенең изге бурычы. Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше икәнлегенә укучыларыбыз кабат инанды.












