Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
17.01.2015

16 январь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең спорт залында яшүсмерләр арасында район җитәкчесе призына көрәш буенча ярыш үтте. Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, республиканың татар-башкорт көрәш федерациясе җитәкчесе Равил Хайруллин котлап, бүләкләр тапшырдылар.Үз үлчәү авырлыгында мәктәбебезнең 8 клас укучысы Габидуллин Динис 2 урынны алды. Аны чын күңелдән бу җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез. Тренер - укытучы Марат Әхмәдиевка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
17.01.2015

3 класс укучылары "Гөл үстерүчеләр" түгәрәгенә бик яратып йөриләр. Түгәрәк җитәкчесе Равилә Рәфкатовна укучыларны гөл үстерү серләренә өйрәтә. "Гөл һәм чәчәкләр яраткан баланың күңеле чиста һәм мәрхәмәтле була", - дип, табигатькә мәхәббәт тәрбияли ул укучыларында.
-
16.01.2015

Туган якны өйрәнәбез,
Утырмыйбыз уфтанып.
Мәктәптән өйгә кайтабыз,
Табигатькә сокланып.
Ак каеннар башын игән,
Чыршылар тора горур.
Үскәч безнең һәрберебез,
Бик зур кешеләр булыр.
-
15.01.2015

Бүген 1 һәм 2 нче классларда шәхси гигиена турында ныклы сөйләшү булды. 1 нче класс укучысы Шәмсемөхәмәтова Илүзә коллективта шәхси гигиена өчен җаваплы. Ул яшьтәшләреннән китап - дәфтәрләр, сумкаларның да чиста һәм тәртиптә булуын таләп итә.
-
14.01.2015

Бүген мәктәптә мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта мәгариф бүлеге методисты Л.М. Гатауллина, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең полиция капитаны, балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор Й.Р. Гарипова һәм участок уполномоченные полиция сержанты З.Т.Шәйхетдинов катнашты. Беренче көн тәртибе буенча мәктәбебез директоры Ф.Һ.Бәдриева әти - әниләрне 2014-2015 нче уку елының беренче яртыеллык нәтиҗәләре, ирешкән уңышлар һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Икенче көн тәртибендә район мәгариф бүлеге методисты Л.М.Гатауллина ДЙА үзгәрешләре турында сөйләде, әти - әниләрне балаларының укуларын ныклы контрольгә алуларын үтенде. Өченче көн тәртибендә 9 нчы сыйныф җитәкчесе И.И.Хисмәтуллин "Яшь буынга дөрес тәрбия һәм психологик ярдәм итү" темасына доклад укыды. Дүртенче көн тәртибендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Ф.Шәмсемөхәмәтова укучыларның Интернетта үз - үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырды, әти - әниләргә Интернетта шәхси мәгълүматларны ачарга ярамаганлыгын искәртте. Бишенче көн тәртибендә Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең полиция капитаны, балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор Й.Р. Гарипова балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар буенча административ җаваплылыкка тартылган укучылар белән бәйле җинаять эшләре белән таныштырды, әти - әниләрне һәм укытучыларны укучыларга карата игътибарлылыкны көчәйтергә өндәде. Бу эшлекле сөйләшүдән әти-әниләр бик канәгать калдылар һәм бу җыелышны оештырганнары өчен мәктәп администрациясенә олы рәхмәтләрен белдерделәр.
-
13.01.2015

В целях формирования у детей и подростков позитивного отношения к окружающему миру, воспитания их в духе любви и уважения к своей матери МУ «Управление образования» исполкома Арского муниципального района и МБОУ ДОД «Новокинерский Дом детского творчества» Арского муниципального района с 15 ноября по 30 ноября 2014 провели районный конкурс детских рисунков «Моя любимая мама». Учащиеся нашей школы участвовали в этом конкурсе. В номинации "Мы с мамой кулинары" ученица 6 класса Камалова Алия заняла I место. Поздравляем её с победой и желаем дальнейших творческих успехов.
-
12.01.2015

Чаңгыда да шуабыз. Тимераякта очабыз, чыжлап тора шома боз. ... Кырларга да чыгабыз. Кар-буран дип тормыйбыз, шуабыз да шуабыз.
-
10.01.2015

Безнең мәктәбебезне,
Олылар да ярата.
Спорт уеннарында,
Алар теләп катнаша.
Ике егет теннис уйный,
Ракетка кулларында.
Мәктәп данын яклап йөргән,
Чаклары уйларында.
-
09.01.2015

Бүген педагогик киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә бик күп көн тәртипләре каралды. Беренче көн тәртибендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Фирдүсовна укучыларның беренче яртыеллыкта дәрескә йөрешләренә йомгак ясады, икенче яртыеллыкта укучыларның дәрескә йөрешләрен ныклы контрольга алырга кирәклеген искәртте. Икенче көн тәртибе буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнур Мансуровна беренче яртыелыкта өлгереш, административ язма эшләр, олимпиада нәтиҗәләре белән таныштырды. Өченче көн тәртибендә башлангыч сыйныф укытучылары Рая Павловна һәм Гөлгенә Данисовна "Яңа стандарт таләпләрен тормышка ашыру" исемле эчтәлекле чыгышларын тәкъдим иттеләр. Яңа стандартларның төп максаты - шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләрен формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш икәнлегенә басым ясадылар. Дүртенче көн тәртибендә укытучы - китапханәче Алсу Альбертовна укуның икенче яртыеллыгында 5 - 9 класс укучылары өчен заказ биреләчәк китаплар исемлеге белән таныштырды. Мәктәп директоры Фәридә Һидиятулловна киңәшмәгә йомгак ясады һәм икенче яртыеллыкка бурычлар белән таныштырды.
-
08.01.2015

Физик тәрбияне оештыру формаларының барысы да мәктәп программасында куелган бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән, коллективизм, максатка омтылучанлык, кыюлык, ныклык, тәвәкәллек кебек сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Кешенең иҗади мөмкинлекләрен киңәйтеп, физик тәрбия хезмәт тәрбиясенә зур йогынты ясый. Хәрәкәтләнү күнекмәләрен туплау, физик сыйфатларын камилләштерү, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә. Спорт түгәрәкләре оештыру, тәрбиягә авыр бирелүче укучы балаларны түгәрәкләргә тарту буенча да эш алып барыла. Мәктәп спортзалында татарча көрәш, туризм түгәрәкләре эшли. Спорт ярышлары балаларны өйдә һәм мәктәптә даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә өйрәтә. Укучылар кул көрәше, татарча көрәш, грек – рим көрәше буенча район күләмендә ярышларда катнашып призлы урыннар алып киләләр. Менә буген дә укучылар көрәш түгәрәгендә бик теләп шөгыльләнәләр. Тренерлары Әхмәдиев Марат Госманович үзенең дәвамчылары белән чын күңелдән горурлана. Безнең мәктәптә балаларга буш вакытларын файдалы итеп үткәрү, уку һәм спорт өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Сәламәтлекнең иң зур байлык, тормышның нигезе икәнен төшендерү безнең һәм әти - әниләрнең төп бурычы.












