Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
06.04.2015

8 нче класс укучысы Сәгыйдуллина Зөһрә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, « Сугыш чоры балалары һәм аларның тормышы» юнәлешендә эзләнү эше башкарып, грамотага ия булды. (Җитәкчесе Ч.Р.Сәгыйдуллина)
-
05.04.2015

Курса Почмак урта мәктәбендә " Ак Барс Агрокомплексы" директоры Сәлахов Шәйдулла Имам улы призына татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә безнең мәктәп укучылары да бил алышып, шактый гына уңышларга ирештеләр: Кәримов Инсаф, 25 кг авырлыгында - 1 нче урын, Габидуллин Динис, 60 кг авырлыгында - 2 нче урын, Кәримов Булат, 50 кг авырлыгында - 3 нче урын ( җитәкчеләре тренер- укытучы Әхмәдиев М.Г.). Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Субботник 04.04.2015
В рамках двухмесячника по санитарной очистке территории сегодня проводился субботник. Обущающиеся и учителя очистили школьную территорию от снега. -
03.04.2015

На основании приказа МО и НРТ №2038/15 от 26.03.2015 года и на основании приказа МУ "Управление образования" от 1.04.15 с целью повышения эффективности профилактических медицинских осмотров обучающихся в общеобразовательных организациях в возрасте от 13 до 18 лет обучащиеся 7 -9 классов нашей школы прошли социально - психологическое тестирование.
-
02.04.2015

Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Шул уңайдан 2 нче апрельдә “Кошлар кемнәрнең дусты?” темасына класс сәгате уздырдылар. Кошларның кемнәргә ярдәме зуррак? соравына җавап эзләделәр.Кошлар турында яңа мәгълүматлар таптылар, кошлар тормышыннан кызыклы вакыйгалар белән таныштылар. Язучылар иҗатында кошларга күзәтү ясадылар. Дәрестә балалар үз күзәтүләре, белемнәре, фикерләре белән уртаклаштылар. Дәрес ахырында “Кошлар - безнең дусларыбыз. Кошлар безгә ярдәм итә, без аларга кирәк.” – дигән нәтиҗәгә килделәр.Кошлар - табигатебезнең алыштыргысыз бизәге. Аларны саклыйк һәм яклыйк!Кояш нурын сипте җир өстенә,
Исте йомшак җылы җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган – үскән җилләре.
-
1 нче апрель - Халыкара кошлар көне 01.04.2015

1 апрель - Халыкара кошлар көне уңаеннан, "Каурый каләм" түгәрәге әгъзалары ачык чара үткәрде. Чара барышында табышмакларга җаваплар табылды, кош тавышларын таныдылар, безнең якны сагынып кайтучы кошларның исемнәрен атадылар.
Ерак юллардан кайтканнар,
Арганнар, алҗыганнар.
Кайтышларына балалар,
Өйләр ясап куйганнар.
Рәхмәт әйтеп алар безгә,
Матур җырлар сузарлар.
Җәй буена бакчаларны,
Бөҗәкләрдән сакларлар.
Хуш киләсез, әйдә кошлар,
Безнең канатлы дуслар.
-
28.03.2015

Урта Курса мәдәният йортында Кесмәс буе үзешчәннәренең иҗат концерты булды. Мәктәбебезнең биюче кызлары "Илнең, җирнең, тыныч көннең кадерен белеп, җырлап яшик!" девизы астында уздырылган иҗат концертында катнаштылар.
-
24.03.2015

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сәлихова Адилә Казан шәһәрендә узган Каюм Насыйри исемендәге XIII регионара яшүсмерләрнең фәнни – тикшеренү укулары конкурсында катнашып, беренче турда җиңүгә иреште һәм грамота белән бүләкләнде. Ул “Әдәби әсәрләрдә авылым тарихы” темасы астында чыгыш ясады. Җитәкчесе югары категорияле география укытучысы Ч.Р. Сәгыйдуллина.
-
21.03.2015

В рамках республиканской природоохранной эколого - образовательной акции "Урок леса" были проведены открытые классные часы во всех классах. Проведено заочная экскурсия на материалы электронной газеты "Российские лесные вести".
-
20.03.2015

Ак сакаллы Кыш Бабай үзенең биләмәләрен бүген Нәүрүзбикәгә тапшырды.
Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Җилгә тама көмеш тамчы,
Сагынып көткән яз килә!












