Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
"Язгы игелек атнасы" кысаларында 23.04.2015

Бүген мәктәбебездә “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам. Бу сыйфатларны үзебездә булдыру - безнең төп бурычыбыз. Яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында “Яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә, халык белер” – дигән әйтем бар. Без дә бу әйтемне исебездә калдырырга, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тиеш икәнлегебезне төшендек.
Һич яхшылык эшли алмасаң син
Кешеләргә бик-бик теләп тә,
Яхшы теләк телә,
Ул да кайчак
Зур көч өстәп куя йөрәккә.
-
23.04.2015

Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукай конкурсы кысаларында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә районның төрле төбәкләреннән 86 бала катнашты, шулар арасында 8 нче класс укучысы Габидуллин Динис тә бар иде. (Укытучысы:Нәгыймова Р.Р.) Ул сәнгатьле уку номинациясендә “Милли моңңар” шигыре белән катнашты һәм сертификат тапшырылды. Катнашучылар Тукайның шигырьләрен сәнгатьле сөйләп тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын сокландырды. Бәйгенең җиңүчеләренә дипломнар һәм бүләкләр 27 апрельдә шигырь бәйрәмендә тапшырылачак.
-
"Язгы игелек атнасы" кысаларында 22.04.2015

Кунакка килдек әле без,
Нәниләр бакчасына.
Елмаю бүләк итәргә,
Аларның барчасына.
Нәниләрне сөендерү,
Безгә үзе куаныч.
Һәрберсе бит әтисенә,
Әнисенә юаныч.
-
Яшь туристлар 22.04.2015

Ярышларга күп йөрибез,
Без барыбыз варислар.
Тауларга да менәбез,
Бүген әле - туристлар.
Бу түгәрәк серләренә,
Разыйл абый өйрәтә.
Йөгертә дә, сикертә дә,
Бауга да үрмәләтә.
-
"Язгы игелек атнасы" кысаларында 21.04.2015

Китапларны яңартабыз,
Барыбыз тырышабыз.
Белем бирүче дусларны,
Саклау бит - бурычыбыз.
Мәрхәмәтле булыйк дуслар,
Белем биргән китапка.
Бездән соң да бик күп еллар,
Хезмәт итсен халыкка.
-
Г.Тукайның тууына - 129 ел 21.04.2015

Г. Тукайның тууына 129 ел уңаеннан, бүген "Каурый каләм" түгәрәге әгъзалары “Тукай безнең көннәрдә” дип аталган әдәби кичә үткәрде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатын искә төшерделәр, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Кичә ахырында Тукай әкиятләрен карадылар. Соңыннан, караган әкиятләре буенча иллюстрация ясадылар.
-
20.04.2015

18 апрель көнне 9 нчы класс укучысы Салихова Адилә Р.Вәлиеваның "Толымнарың" шигыре белән, Арча шәһәрендә "Илнең, җирнең, тыныч көннең кадерен белеп, җырлап яшик!" девизы астында узган гала концертта чыгыш ясап, "Әдәби музыка сәнгате" номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Адиләнең чыгышы тамашачылар һәм район башлыгы Нуриев И.Г. тарафыннан югары бәяләнде. Адиләне бу зур уңышы белән котлыйбыз!!!
-
"Язгы игелек атнасы" кысаларында 20.04.2015

Безнең бүлмәбездә бик күп,
Матур - матур гөлләр.
Гел карап торганга күрә,
Гөрләп үсәләр алар.
Яратып торырга кирәк,
Сындармаска аларны.
Төпләрен йомшартырга,
Су сибәргә - аннары.
-
18.04.2015

Табигать никадәр генә көйсезләнсә дә, үзенекен итә: яуган кар эреп бетеп бара, ә аның астындагы чүпләр янәдән баш калкыта. 2015 елның 1 апреленнән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Торак җиребезнең төзеклеге, чисталыгы өчен кайгырту ул ел да игълан ителә торган шушы айлык барышында гына булырга тиеш түгел. Экология безнең һәркайсыбыздан көндәлек игътибар сорый. Ә айлык барышында ел буе башкарган эшләребезгә җавап тотабыз.Яшәгән авылларыбыз, урамнарыбыз, мәктәп яннары төзек тә, чиста һәм матур да булсын. Матур җирдә күңелләр дә матур була. Әнә шуны истә тотып, мәктәбебез укучылары, укытучылар 18 нчы апрель көнне мәктәп ишегалдына өмәгә чыктылар. Бу эштән беребез дә читтә калмадык.
-
18.04.2015

17 нче апрельдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” әдәби - музыкаль кичәсе узды. Кичәгә бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты, татар әдәбияты, мәдәнияты белән кызыксынучылар килде. Безнең мәктәптән Идиятов Ядкәр Хәлим улы Г.Тукайның “Театр” дигән шигыре белән чыгыш ясап, дипломга лаек булды. Аңа киләчәктә уңышлар телибез.












