Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
11.07.2015

Мәктәбебез чәчәккә күмелеп утыра - бу укучылырыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
-
07.07.2015

Мәктәп бакчасында карлыган өлгергән - җыеп кына өлгер! Кышка витамин туплап калыр чак. Тырыш укучыларыбыз: Гөлназ, Гөлнар, Айтирәк, Риназ, Инсаф һәм укытучылары Ләйсән апалары моны бик яхшы аңлыйлар.
-
27.06.2015

Хәзер табигатьнең иң матур фасылы – җәй, җиләкләр пешеп җиткән вакыт. Каен җиләге, җир җиләге, бакчаларда виктория өлгерде. Мәктәп бакчасында эшләүче укучыларыбыз бүген виктория җиләге җыйдылар.
-
23.06.2015

9 нчы класс укучыларын иң бәхетле көннәре- Аттестат алулары белән чын күңелдән котлыйбыз! Олы тормыш юлында сынауларга бирешмичә, уңышлар юлдаш булсын!
-
22июнь - "Хәтер" көне, Сау бул лагерь 22.06.2015

Лагерь балалары Бөек Ватан сугышы ветераны Дәүләтшин Фатых абый янына кунакка бардылар." Гел кояш елмайсын, илебез күге тыныч булсын, тыныч тормышның кадерен белегез !" Ветеранның бу сүзләре балалар күңеленә тирән уелып кереп калды.
-
20.06.2015 - Бүген бездә Сабантуй! 20.06.2015

Иң күңелле көн бүген,
Сабантуйга килегез!
Капчык киеп йөгерегез,
Чабыгыз,сикерегез!
-
19 июнь "Китаплар иленә сәяхәт" 19.06.2015

Лагерьга Гөберчәк авылы китапханәчесе Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы килде.Балаларны яңа китаплар белән таныштырды. "Серле китап" уены балаларга гына түгел, вожатый апаларга да бик ошады. Иң актив укучы өр-яңа ,Гөлфирә апача әйтсәк "табадан гына төшкән" китап белән бүләкләнде.
-
18 июнь - Балык тоту көне 18.06.2015

Бүген лагерьның иң җанлы көне булды. Кармакларыбызны алып су буена балык тотарга бардык. Иң күп балык тотучылар Илназ, Илүсә, Рәзиләләр булды. Бүтәннәр дә алардан калышмаска тырышты. Соңыннан үзләренең балык тотуларын рәсем итеп кәгазь битенә төшерделәр. Көн бик күңелле үтте.
-
17 июнь - Әкиятләр илендә 17.06.2015

Әкиятне кайсыбыз гына яратмый?! Бүген без "Әкиятләр илендә". Тылсымлы таяк үз кулыбызда: телим Таңбатыр булам, яисә Кызыл Калфак. Кем булсак та, яхшылык кына эшлибез. Ә безне таныйсызмы?
-
16 июнь - Күңелле стартлар 16.06.2015

Һәркем җиңүгә омтыла.”Күңелле стартлар” барышында “Гөлкәйләр” дә, “Елмай” да сынатмадылар, бергәләшеп ярыштылар. Саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтылар, көч сынаштылар. Матур көннең нәтиҗәсе дә матур булды – ДУСЛЫК җиңде! Соңыннан күмәкләп татарча бию кәефләрне тагын да күтәрде.
Бергәләшеп шәп ярыштык,
Беркем читтә калмады.
Нәтиҗәләр күркәм булды:
Дуслык җиңү яулады!












