Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
17.04.2015

Заманча стандартларның мәктәп баласына заманча таләбе: бала шәхесен игътибар үзәгенә кую. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә. Яңа стандартлар таләп иткәнчә, һәр бала мәктәпне тәмамлаганда үз проектын якларга тиеш. 17апрель көнне мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучылары үзләренең предметара нәтиҗәле эшләрен күрсәтү максатыннан, ”Җир турында без нәрсә беләбез?” дигән проект эше эшләделәр. Әлеге эшчәнлек барышында укучылар коллективта эшли белүләрен, үзләреңә бирелгән эшкә җаваплы карауларын, төрле чыганаклардан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алуларын күрсәттеләр.
-
Казан федераль университетында тантаналы чара 16.04.2015

15 нче апрель көнне Россиянең иң зур фәнни уку-укыту комплексларыннан берсе булган Казан федераль университетының тарихи бинасында регионара предмет олимпиадаларының җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.Укучыларны университет бинасы белән таныштырдылар һәм химия, физика, тарих музейларына экскурсия оештырдылар. Күренекле галимнәр белем биргән Университет залларыннан үтү, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасына катнашу күңелләрдә зур тәэсир калдырды. Тантаналы чарада җиңүчеләрне уку йортының җитәкчеләре һәм галимнәре тәбрикләде. Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Солтанова Илүзә Рамил кызы татар теленнән җиңүче булып III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аны чын күңелебездән тәбрик итәбез!
-
15.04.2015

12 нче апрельдә якташ шагыйрәбез Заһирә Гомәровага 85 яшь тулды. Шагыйрәне искә алу максатыннан, 15 нче апрельдә Гөберчәк мәдәният йортында “Заяга узмаган гомер” дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Бәйрәм кичәсен М. Мәһдиев исемендәге музей җитәкчесе Халидә Габидуллина ачып җибәрде. Ул укучыларны, килгән кунакларны Заһирә Гомәрованың тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бәйрәмгә Чөмә-Елга авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Фирдия апа Гафиятова да килгән иде.Ул үзенең балалар өчен, табигать, әти-әниләргә багышланган шигырьләре белән таныштырды, укучыларга үзенең төпле киңәшләрен бирде. Кичә табын янында дәвам итте, Фирдия апа Гафиятова укучыларга, килгән кунакларга бүләкләр дә тапшырды. Бәйрәм кичәсе һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
14.04.2015

Бик тырышып укыйбыз,
Тик барыбер армыйбыз.
Дәрестән соң җыелып,
Без волейбол уйныйбыз.
-
13.04.2015

Оста куллар түгәрәген,
Барыбыз яратабыз.
Күп һөнәрләргә өйрәтә,
Безне Ләйсән апабыз.
Матур чәчәкләр ясыйбыз,
Кәгазьдән һәм сәйләннән.
Һәрбер дәрес безнең өчен,
Күңеллерәк бәйрәмнән.
-
11.04.2015

День космонавтики — любимый праздник всех поколений. Впервые его отпраздновали ровно через год после покорения космоса — 12 апреля 1962 года. Увековечить день перевернувшего человеческое сознание события предложил Герман Титов — летчик-космонавт, являющийся дублером Юрия Гагарина — первого космонавта, навечно вписанного в мировую историю. Уже в 1968 году праздник получил мировое признание и обрел приставку «Всемирный». Сегодня в нашей школе прошел урок космонавтики для 5 - 8 классов. Учащиеся посмотрели видеофильм "Первый полет в космос", была проведена беседа по просмотренному фильму, затем школьники проверили свои знания с помощью онлайн - теста.
-
09.04.2015

5 нче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Сабирова Ләйсән үзенчәлекле һәм мавыктыргыч тәрбия сәгатьләре үткәрә. "Табигатьне саклау-безнең бурыч" темасына үткәрелгән тәрбия сәгате дә укучылар күңелендә тирән эз калдырды.
-
08.04.2015

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзелгән көнне билгеләп үтелә. Шул вакыттан алып 200 гә якын ил Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әгъзасы булган. Сәламәтлек көне 1950 елдан башлап ел саен уздырыла башлый. Ул кешеләр сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңласын һәм халыкның сәламәтлеге бөтен дөньяда тагын да яхшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итсен өчен үткәрелә. Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен планетаның сәламәтлек саклау системасы алдында торган глобаль проблемаларга багышлана. Шул уңайдан без 8 нче апрель көнне авылыбыз фельдшеры Гөлинә Абдулловнаны кунакка чакырдык. Ул укучыларга каршында “Туберкулез һәм әлеге авыруга каршы профилактика” темасына чыгыш ясады, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
07.04.2015

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, көнебез иртәнге зарядкадан башланды һәм физик тәрбия дәресләре дә сәламәтлек көненә багышланды.
Сау - сәламәт булып үсү,
Барыбызның уенда.
Шуңа күрә онытмыйбыз,
Сәламәтлек көнен дә.
-
06.04.2015

"ТатарТеле.ИНФО" проекты кысаларында татар теле фәне буенча үткәрелгән халыкара дистанцион олимпиадада мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары актив катнашып, дипломнар һәм катнашучы шаһәдатнәмәләренә ия булдылар.












