Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
15 июнь - Индеецлар көне 15.06.2015

Бүген лагерьның иң мәзәк, иң җанлы көне. Балалар да, вожатый абый – апалары да индеецлар булып киенделәр, буяндылар, үзләренә индеец кабиләләре исемнәре сайладылар. Конкурсларда катнашып, “Иң төз атучы”, “Иң оста ауга йөрүче”, "Күз бәйләнгән килеш тә дөрес итеп үз аяк киемен табучы” һәм башка шундый биеклекләрдә үзләрен күрсәттеләр. Ә шулай да иң күңеллесе: индеецлар кебек бию булгандыр. Ахырдан истәлеккә дип бергәләшеп фотога төштек.
-
14 июнь - Без талантлар эзлибез 14.06.2015

Нинди генә талантлар юк бездә?! Кем көнгерә кебек сикерергә, кем җырларга, кем кошлар авазы чыгарып сайрарга дисеңме! Ә менә без парлашып биеп үзебезнең сәләтле икәнебезне күрсәттек.
Без – талантлы, җитезләр без,
Без һәр эшкә сәләтле!
Күрсәтеп өлгереп булмый,
Бездә булган сәләтне!
-
13 июнь - "Китапханә көне" 13.06.2015

Бар минем дускаем
Иң якын сердәшем.
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.
Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне.
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.
Күргәнен, белгәнен
Барын да аңлата.
Көлдерә, җырлата,
Уйлата, юата.
Син аны беләмсең?
Кем соң ул, уйлап тап!
Иң якын дускаем,
Киңәшчем – ул китап.
-
12 июнь - Россия минем дәүләтем 12.06.2015

Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз.
-
11 июнь - "Урман" көне 11.06.2015

Бүген лагерьда “Урман көне”. Балалар күбесенчә табигать кочагында булдылар, “Туган якны сөючеләр” түгәрәгендә (җитәкче: Сәгыйдуллина Ч.Р.) шөгыльләнделәр. Табигатьне саклау буенча әңгәмә үткәрелде. Түгәрәк җитәкчесе мәктәп яны тәҗрибә участогы, аның бүлекләре һәм мәктәп тирәсендә үскән агачлар, үләннәр белән таныштырды. Компас белән эшләделәр, урында ориентлашырга өйрәнделәр, география мәйданчыгында тәҗрибәләр үткәрделәр.Түгәрәк эшчәнлеге ахырында дару үләннәре, аларны тану буенча эчтәлекле презентация карадылар.
-
10 июнь - "Гиннес рекордлары" көне 10.06.2015

Бүгенге көн Гиннес рекордлары белән истә калыр, “Дуслык” лагереның “Иң – иңнәре” билгеләнде. Практикант егетебез Зөлфәт тә түзеп тора алмады “Шахмат” беренчелегендә үзенең җитезлеген күрсәтте, рекорд куйды. Яшь шахматчыларга бу рекордлар киләчәктә чемпионнар данын яуларга канат куяр.
-
9 июнь - “Музей көне” 09.06.2015

Лагерьның һәр көне тыгыз график белән кызыклы, файдалы һәм нәтиҗәле үтә. Менә бүген бездә Равилә Рәфкатовна “Туган тел” түгәре уздыра. Түгәрәктә балалар яңа мәгълүматлар алдылар, кызыклы уеннар уйнадылар, якташ язучылар иҗатына сәяхәт ясадылар. Шуннан соң якташ язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев музеена экскурсиягә юл алдылар.
-
8 июнь - "Туган көн" көне 08.06.2015

Лагерь үзенең бәйрәмнәре белән дә истә кала. Бүген без җәй аенда туган балаларның туган көннәрен билгеләп үттек. Туган көн кичәсенә әби белән бабай, самовар да килде. Бәйрәм җыр һәм биюләр, такмак әйтеш, уеннар, шигырьләр, рольгә керүләр белән үрелеп барды. Бер-берсенә ясаган сюрприз бүләкләр балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килде.
-
7 июнь - Нептун көне 07.06.2015

Лагерьның һәр көне җанлы, мавыктыргыч чаралар белән үрелеп бара. Бүгенге көн – Нептун көне буларак билгеләп үтелде. Практикант абыйлары һәм вожатыйлар белән берлектә күңелле уеннар үткәрелде.
Һәр көнне гаҗәп тамаша,
Көн дә кызык уйлыйбыз.
Әйдәгез, Нептун көненә –
Су сибешеп уйныйбыз!
-
6 июнь - В мире книг 06.06.2015

Лагерь эшчәнлегендә түгәрәкләр дә зур роль уйный. Балалар бик кызыксынып йөриләр бу түгәрәкләргә. Бүген балалар “Учимся русскому языку играя” түгәрәгендә шөгыльләнделәр. (Җитәкчеләре: Хөсәенова Г.М., Кәримова Л.Г.)
“Мы - школьники”, “В мире книг” темалары астында үткәрелгән мавыктыргыч чараларда балалар рус телен кызыклы уен элементлары аша өйрәнделәр, мәктәптә алган белемнәрен баеттылар, рус теленең серле сүзләр дөньясына сәяхәт иттеләр.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, татлы тел!












