Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
06.02.2015

Ученик 8 класса Каримов Булат Шамилевич участвовал в муниципальном этапе республиканского конкурса чтецов "Во имя мира на земле", посвященного к 70 - летию Великой Победы и награжден благодарственным письмом. Желаем здоровья, творческих успехов и стать настоящим патриотом своей Родины!
-
05.02.2015

Февраль ае – хәрби – патриотик ай. Шушы айда үзләренең туган Ватаннары өчен көрәштә һәлак булган яшь батырларны искә алу көне дә билгеләп үтелә. Бу көнне 8 нче февральдә билгеләп үтү турындагы карар 1964 нче елда БМО Ассамблеясе тарафыннан кабул ителә. Шул уңайдан мәктәбебездә 5 нче февраль көнне класс сәгатьләре яшь геройларны искә алуга карата үткәрелде. 4 нче класс укучылары да геройлар турында бик күп мәгълүмат туплаганнар. Үзләренең чыгышларында геройларның батырлыгына соклануларын белдерделәр. Соңыннан патриотик рухтагы рәсемнәр ясадылар.
-
05.02.2015

8 нче класс укучысы Сәгыйдуллина Зөһрә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, « Сугыш чоры балалары һәм аларның тормышы» юнәлешендә эзләнү эше башкарды. (Җитәкчесе Ч.Р.Сәгыйдуллина)
-
05.02.2015

Мәктәбебез горурлыгы булган “Тимурчылар отряды”, өлкән, ялгыз кешеләрне ярдәмсез калдырмыйлар. Буш вакытларында, кулларыннан килгәнчә булышырга тырышалар, аеруча Гөберчәк авылында яшәүче Хәсәнова Мәдинә әби янында еш булалар, карларын көриләр, өен чистарталар. Мәдинә әби укучыларга чиксез рәхмәтләрен белдереп, яхшы теләкләрен теләп кала. Кайда гына булса да, укучылар тарафына җылы сүзләрен, рәхмәтләрен яңгырата.
-
04.02.2015

Бу атнада безнең мәктәптә бары тик рус телендә генә аралашалар. Шул уңайдан, башлангыч классларның “ Алтынчәч” театр студиясе түгәрәгенә йөрүче укучылары белән русча йөгерек уку күнекмәләрен үстерүгә нигезләнгән тренинг үткәрелде. Укучылар бу тренингта бик теләп катнаштылар, түгәрәк җитәкчесенә рәхмәт хисләре белдерделәр.
-
03.02.2015

Укытучы... Нинди бөек сүз! Укучыларга белем бирүче кеше, җылы мөнәсәбәткә лаек. Укытучының чиксез тырышлыгы, рухи көче, якты йөрәге бездә гаҗәпләнү хисен уятырга тиеш...
Укытучы ул - матур, хуш исле гөл. Һәр көнне гөл, укытучы күңеле кебек, үсә һәм зурая. Гөлнең эше күп: җирдән су алып, үзен ашатырга, кояшка омтылып, яктылыкны йотарга, тәнен җиргә биреп, балаларын үстерергә тели... Укытучы да бар күңелен, көчен, бар вакытын безгә багышлап, җиребездә яши..
Әйе, укытучы зур хөрмәткә лаек. Республика күләмендә “Минем яраткан укытучым” сочинение бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә 8 нче класс укучысы Идиятов Ядкәр Хәлим улы (Укытучысы: Нәгыймова Р.Р.) җиңүче булды, диплом һәм премия белән бүләкләнде. Ядкәргә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
02.02.2015

Элек-электән үк татар гаиләсендә балаларны иҗади шәхес итеп тәрбияләргә тырышканнар. Барлык хатын – кызлар төрле кул эшләрен белгән, безнең мәктәбебездә дә Шәймарданова Алия җитәкчелегендә даими эшләп килүче “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балаларыбыз, матурлыкны күрә белергә генә түгел, аны тудыра белергә өйрәнәләр. Ә менә бүген исә, түгәрәккә йөрүче малайлар һәм кызлар "Серле шарчык" исемле проект эше башкаралар.
-
30.01.2015

"Яшь журналистлар клубы" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр бүген мәктәптә нәшер ителүче "Яшь буын" газетасының 5 нче санын чыгардылар. Газета битләрен үзләре иҗат иткән шигырь, мәкаләләр белән тулыландырдылар.
-
28.01.2015

Мәктәптә 28 нче январьдан 28 нче февральгә кадәр хәрби - патриотик тәрбия бирү айлыгы башланды. Шушы максаттан чыгып, 28 нче гыйнвар көнне мәктәптә барлык укучылар арасында “Аҗаган” уены үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп, девиз, җырлар башкарып бер-берләрен сәламләделәр. ”Яшерен сүзләрне табу”, “Хәрби дәрәҗәләрне санау”, “Чәнечкеле чыбык аша шуышу”, “Төз ату”, “Сазлык аша үтү”, “Каршылыкны җиңү”, “Флаг табу” кебек ярыш төрләре буенча укучылар үзләренең көчләрен сынадылар. Уеннар күңелле һәм мавыктыргыч булды. Укытучылар исә үзләренең чын җанатар икәннәрен раслап, аларга көч биреп тордылар. Уеннар тәмамлангач, командалар буенча йомгак ясалды.”Иң яхшылар” командасы 62 очко туплап җиңү яулады.”Батыр җилкенчәк” командасы 55 очко туплады.
-
27.01.2015

Учащиеся 3 класса нашей школы Гайфуллин Ильсаф, Хабирова Альфина, Мазитова Галия приняли участие во Всероссийском интеллектуальном конкурсе "Классики 2014-2015" ("Школа юных читателей") и были награждены сертификатами. Желаем им больших успехов и побед в следующих конкурсах и олимпиадах!












