Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Педагогик киңәшмә 29.08.2019

Мәктәбебездә чираттагы педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә мәктәпнең методик берләшмә җитәкчеләре узган уку елында эшләгән эшләренә отчет бирделәр һәм бу уку елына план буенча алынган эшләре белән таныштырдылар, үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.
-
Әти - әниләр җыелышы 28.08.2019

Бүген мәктәбебездә 2019 - 2020 уку елының беренче әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта Арча ЮХИДИ җитәкчесе Хузин Ришат Раилевич, Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансурович, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гыйбадуллина Гөлфия Мансуровна катнашты. Көн тәртибендә юл йөрү кагыйдәләре, балалар травматизмы, сайлау алды кампаниясе, 2019-2020 уку елының бурычлары каралды.ЮХИДИ җитәкчесе Ришат Раилевич әти-әниләргә яктылыкны кире кайтаргыч элементларның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатты, Ренат Мансурович авыл халкын район тормышы белән таныштырды.
-
Профилактик чыгыш 28.08.2019

Бүген мәктәбебездә узган әти-әниләр җыелышында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Фирдусовна "Интернет челтәре аша яшүсмерләрне деструктив төркемнәргә тартуны профилактикалау" темасына чыгыш ясады. Гөлназ Фирдусовна һәр әти-әнигә интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабат төшендерде һәм укучыларның тәртибенә, үз - үзләрен тотышына карата контрольне көчәйтергә чакырды.
-
Район мәктәпләре ярминкәсе 24.08.2019

24 нче август көнне районыбызда мәктәпләр ярминкәсе булып узды. Җитәкчеләребез тарафыннан ярминкәгә бәя бирелде. Мәктәп яны тәҗрибә участогында үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрне районыбыз халкы бик ошатты.
-
Чәчәк күргәзмәсе 24.08.2019

24 нче август көнне Арчаның Җиңү паркында мәктәп һәм балалар бакчаларының чәчәк күргәзмәсе үтте. Күргәзмәдә һәр оешма бүлеп бирелгән темага чәчәкләрдән үзләренең фантазияләрен җигеп искиткеч композиция ясап алып килде. Шәһәр халкы да, балалар да күргәзмәне таң калып күзәттеләр.
-
23.08.2019

Бүген Арча педагогия көллиятендә Арча муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе булып узды. Конференциядә узган уку елына нәтиҗә ясалды һәм киләсе уку елына бурычлар куелды. Мәгариф системасында нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем педагоглар бүләкләнде. Мәктәбебез директоры Шәүкәт Җәүдәтовичка район башлыгы Илшат Гаптелфәртович күчмә кубок һәм 50000 сертификат тапшырды. Әлеге бүләк өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Спорт һәм гаилә бәйрәме 17.08.2019

17 август көнне районыбызда "Спорт һәм гаилә" бәйрәме булып узды. Тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар бүген үзләренең гаиләләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын һәм татулыгын сынарга килделәр. Мәктәбебездән Гариповлар гаиләсе катнашты. Алар барлык төр ярышларда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
26 июнь көнне мәктәптә Чыгарылыш кичәсе узды. 26.06.2019

Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына
-
Хәтер көне. 21.06.2019

22 июнь - сугыш башланган көн. Ул хәзер Хәтер һәм кайгы көне итеп билгеләп үтелә. Бүген бу көнгә багышлап "Кирәкми безгә сугыш" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарын бер минутлык тынлык беләнит искә алдык.
-
Сау бул, "Дуслык" лагере! 21.06.2019













