Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Нептун көне 08.06.2019

“Дуслык” лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген лагерьда “Нептун көне”. Бу көннең тарихы аңлатылды, видео каралды, ә аннары лагерьга “Нептун бабай” кунакка килде. Ул балаларга “Яшерелгән кораблар эзләү”, су ташу уеннары уйнатты, шешәдән су сиптереп асфальтка су асты хайваннары, суүсемнәре һәм Нептунның рәсемен ясатып ярышлар үткәрде.
-
Көчлеләр, кыюлар, җитезләр 07.06.2019

Бүген лагерьда җитезлегебезне, кыюлыгыбызны сынадык. Звенолар үзара ярыштылар. Бер генә кеше дә читтә калмады, һәркем үз командасы өчен очко китерергә тырышты. Соңгы нәтиҗә куанычлы: дуслык җиңде!
Көчлеләр без, кыюлар без!
Сынатмый беребез дә.
Фотоларга күз салгач,
Күрәсез үзегез дә.
-
Без - балыкчылар 06.06.2019

Бүген безнең балыкка барасын белгәндәй кояш та болыт артына качкан. Нәкъ балык тота торган көн булды. Уздырышка балык тоттык һәм рекордларны яңарттык: иң зур балыкны Гарипов Әмир тотты.
Чын балыкчы булмасак та,
Балыкны шәп каптырдык.
Оста балыкчыларга
“Афәрин!” – диеп, тордык.
-
Туган төбәгебез буйлап ... Экскурсия 05.06.2019

Туган якның гүзәл табигате буйлап сәяхәткә чыктык. Кошлар тавышы тыңлап, агач, куакларга, күз явын алырдай чәчәкләргә сокланып, хозурланып йөрдек. Соңыннан табигать байлыгы булган шифалы дару үләннәре җыеп, сәламәтлекне саклауга үзебездән өлеш керттек.
-
“Юындыр бездә кунакта” 04.06.2019

Лагерьда бүген күңелле,
Юындыр килгән безгә.
Сорау арты сорау биреп,
Имтихан алды бездән.
Сәламәтлекнең нигезе -
Чисталыкта, беләбез.
Шуңа Юындыр белән,
Гел дус булып киләбез.
Ул безгә кунакка килә,
Юындыра, чистарта.
Һәрбер бала шуңа күрә,
Чисталыкны ярата.
-
Исәнме, “Дуслык” лагере! Лагерь ачу 03.06.2019

Бүгенге, җәйге лагерь ачылу тантанасы, һәр баланың күңелендә онытылмаслык булып истә калыр. Балалар бу көнгә бигрәк тә зур әзерлек белән килделәр. Бәйрәм сәхнәләштерүләр, рольле уеннар, сәнгатьле сөйләм, җырлар, дәртле биюләр, тантаналы вәгъдәләр белән үрелеп барды. Балалар оста артис та, тәртипле тамашачы да булдылар. Алда аларны тагын да кызыклырак, маҗаралы һәм җаваплы көннәр көтә.
-
Кояш, һава, су - безнең дусларыбыз 02.06.2019

“Дуслык” лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүгенге көнебез “Кояш, Һава, Су – безнең дусларыбыз” – девизы астында үтә. Балалар рәхәтләнеп саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Лагерь ачылу тантанасына әзерлек тулы көченә бара. Җырлар, биюләр өйрәнү, скетчлар, әкиятләр сәхнәләштерү – барысы да балаларның кызыксынуларын исәпкә алып оештырыла
-
Ял лагере эшен башлады. 1 нче июнь – Балаларны яклау көне 01.06.2019

Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе базасында мәктәп яны ял лагере эшли башлады. Анда 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр барлыгы 15 башлангыч класс укучысы ял итәчәк. Лагерьнең беренче көне халыкара балаларны яклау көненә туры килә. “Балалар – Җиребез чәчәкләре” исеме астында укучылар асфальтта рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар. Лагерьда ял алдан төзелгән план нигезендә оештырыла.
-
Табигатькә экскурсия 27.05.2019

Бүген башлангыч сыйныф укучылары табигатькә экскурсиягә чыкты. Башта инструктаж үткәрелде, экскурсиянең максаты аңлатылды. Әлеге экскурсия укучыларыбызда язгы гүзәллекне, туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, балаларны табигать белән кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан оештырылды.
-
Соңгы кыңгырау - 2019 25.05.2019

Бүген мәктәбебезнең 3 укучысы өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлады. Мәктәбебездә бәйрәмне истә калырдай итеп оештырдылар. Лилия Госмановна җитәкләгән 9 нчы сыйныфны мәктәп дирекциясе көчле чыгарылыш буларак бәяләде. Араларында спортчылар, фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары да бар. Аларга мәктәп, район тормышында актив катнашкан өчен мәктәп администрациясе Грамоталар, Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.












