Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Кошлар көнен каршылап... 02.04.2019

Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү, кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру максатыннан мәктәбебездә "Кошларга ярдәм ит!" акциясе уздырылды. Әлеге акция кысаларында әтиләр тарафыннан сыерчык оялары ясалып, мәктәбебез террияториясендәге агачларга эленде. Канатлы дусларыбызга ярдәм итүдә катнашкан барлык әтиләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
XVII Регионара Каюм Насыйри укулары 01.04.2019

29 март көнне Казанның 81 нче мәктәбендә XVII Регионара Каюм Насыйри укулары булып узды. Әлеге укуларда мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Шәмсемөхәмәтова Гөлшат ( җитәкчесе Сәгыйдуллина Ч.Р.) үзенең "Кесмәсебез - суыбыз" исемендәге тикшеренү эше белән уңышлы чыгыш ясап, грамота белән бүләкләнде. Укучыбызга чыгарылыш имтиханнарында да уңышлар телибез!..
-
Волейбол түгәрәгендә 30.03.2019

Мәктәбебездә укытучыларыбыз сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирәләр. Бу эш белем бирү, сәнгать, спорт юнәлешләрендә алып барыла. Спорт-укучыларның иң яраткан шөгыле. Мәктәпнең спорт залы балалар өчен һәр көн ачык, анда шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр : спорт инвентаре, маталар, туплар җитәрлек, теннис өстәле укучылар өчен хезмәт итә. Мәктәптә туризм, көрәш, волейбол түгәрәкләре эшли.
-
Педагогик киңәшмә 29.03.2019

Бүген мәктәбебездә чираттагы педагогик киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә 3 чирек нәтиҗәләре, төп дәүләт имтиханнарына һәм Бөтенрәсәй тикшерү эшләренә әзерлек торышы, җәйге ялны оештыру мәсьәләләре каралды.
-
Театр елы уңаеннан 29.03.2019

Сикертән мәдәният йорты каршында “Сердәш” халык театры эшләп килә.Театр елы уңаеннан бу коллектив Т.Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” исемле драмасын өйрәнеп, халыкка җиткерделәр. 27 нче мартта, театр көнендә, спектакльне Арча мәдәният йорты сәхнәсендә куеп, райондашларыбызны таң калдырдылар. Үзешчән артистларыбыз арасында мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Шәмсемөхәмәтова Гөлшат та бар!
Спектакльдә катнашучыларның һәрберсенә район Мәдәният йорты тарафыннан “Рәхмәт хаты” тапшырылды.
-
Конкурс стихов «Разукрасим мир стихами». 27.03.2019
«Если с детства у ребенка не воспитана любовь к книге, если чтение не стало его духовной потребностью на всю жизнь, в годы отрочества душа ребенка будет пустой»,- пишет В. А. Сухомлинский.Чтение является мощным фактором развития личности. Одним из средств приобщения к чтению являются творческие конкурсы, которые развивают богатое воображение, интуицию, художественный вкус, индивидуальные задатки обучающихся.Творческая деятельность способствует проявлению у ребенка самодеятельности, самореализации, воплощению его собственных идей.Учащиеся нашей школы тоже активно участвуют в творческих конкурсах. Губаев Р., Камалова Д., Нагимова Р. участвовали в конкурсе стихов «Разукрасим мир стихами» среди учащихся начальных классов и были награждены сертификатами за активное участие. Желаем им дальнейших творческих успехов!
-
"Без Бергә" фестивале лауреатлары 26.03.2019

Сәнгати-эстетик яктан балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерү максатыннан Арча районы мәдәният йортында “Без бергә” республикакүләм яшь талантлар фестиваль – конкурсының гала концерты булып узды. Әлеге чарада укучыларыбыз Гобәев Рәдис һәм Камалова Диләрә катнашты. Укучыларыбыз бию өлкәсендә 3 дәрәҗә лауреат булдылар.
-
“Нәүрүз” бәйрәме. 25.03.2019

Гөберчәк авыл клубында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. “Нәүрүз” сүзе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм һәм кайбер илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Бу бәйрәмдә клуб мөдире Әхмәдиева Халидә Мөхәммәтнур кызы җитәкчелегендә мәктәбебез укучылары актив катнашты.
-
Татарча көрәш ярышлары 23.03.2019

23 март көнне 2003-2005 нче елгы егетләр арасында "Ак Барс"агрокомплексы" җитәкчесе Салахов Ш.И. район буенча көрәш ярышлары уздырды. Бу ярышларда 8 сыйныф укучылары Кәримов Инсаф 1 урынны, Сафин Илназ 3 урынны яуладылар. Тренерлары Ахмадеев М.Г. ны, көрәшче егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз,
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 22.03.2019

Март - яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар яңа елның беренче ае булып йөргән. Нәүрүз - язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме шаулап, гөрләп үтте. Кыш бабай эстафетаны Нәүрүзбикәгә тапшырды. Нәүрүз ул - тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.
Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!-
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!












