Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Бүген бездә Сабантуй! 20.06.2019

Сабантуй бүген бездә!
-
Китап - белем чишмәсе 19.06.2019

Китапханәче Гөлфирә Зөфәр кызы лагерь вакытында да укучыларны яңа китаплар белән таныштырып бара, кызыклы һәм мавыктыргыч уен элементлары белән китапка кызыксыну уята.
-
Мода көне 18.06.2019

Лагерьның һәр көне үзенчәлекле уеннар, истәлекле даталар, мавыктыргыч кичәләр белән үрелеп бара. Бүген лагерьда- мода көне. Шул уңайдан балалар башта мода серләренә төшенделәр, кызыклы китаплар белән таныштылар. Аннары кызлар һәм малайлар командасына бүленеп, ике команда мода күрсәтте. Һәр команда бик матур чыгыш ясады. Аннары саф һавада кызыклы уеннар уйнадылар. Бүгенге көн бик кызыклы үтте.
-
М.Мәһдиев музеена сәяхәт 17.06.2019

Укучыларыбыз бүгенге көнне Гөберчәк авылында урнашкан М.Мәһдиев музеена экскурсиягә бардылар. Музейда аларны Габидуллина Халидә ханым бик җылы каршы алды. Мөхәммәт аганың тормыш юлы, шул чорга караган җиһазлар белән таныштырды. Язучының туган йорты, шәхси әйберләрен күрсәтте. Әсәрләренә кызыксыну уята алды.
-
КВН “Уңган егет”, “Уңган кыз” бәйгесе 16.06.2019

Бүген лагерыбызда "Уңган егет", "Уңган кыз" бәйгесе үткәрелде. Иң булган, иң уңган, иң чибәр кыз һәм егет сайланды. Укучыларыбыз үзләрен өч этапта сынап карадылар. Җиңүчеләрне ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
Индеецлар көне 14.06.2019

Лагерьның һәр көне үзенчәлекле уеннар, истәлекле даталар, мавыктыргыч кичәләр белән үрелеп бара.
Бүген - “Индеецлар көне”. Без үзебезне индеецлар кебек хис итеп, бер көн аларча “яшәп” алдык.
“Индеецлар көне” бүген,
Лагерь шаулый, гөр килә.
Индеецлар булдык менә,
Кем шаяра, кем көлә.
-
“Мин һәм минем туган көнем” 13.06.2019

Лагерьның һәр көне сизелмичә генә бик күңелле үтеп бара. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәреп, рәсемнәр ясадык. Көннең төп темасы булган туган көн турында сөйләшү булды һәм аннан балалар белән Сабантуй тугаена табигатькә чыктык. Монда туган көнгә багышлап открыткалар ясап, котлау сүзләре язып иптәшләренә бүләк иттеләр. Аннан соң, хәрәкәтле уеннар уйнадык. Бүгенге көн бик үзенчәлекле булды.
-
Россия - минем дәүләтем. 12.06.2019

12-нче июнь Россия көне. Шуның уңаеннан, без балалар белән әңгәмәләр үткәрдек, Россия дәүләт символлары белән таныштык, эчтәлекле презентация карадык, рәсем ясадык. Казаклар авылына барып чишмәләрне карадык, чистарттык, балык тоттык, табигать гүзәллегенә сокланып кайттык. Ахырдан балалар бик матур бәйрәм концерты куйдылар. Көн бик матур һәм күңелле үтте.
-
“Көлдермештә кунакта” 11.06.2019

“Көлә белү – үзе бер талант”- дигән бер акыл иясе. Шуңа күрә бүген лагерьда көлке көне үткәрдек. “Иң оста мәзәкче”, “Кызыклы шигырь сөйләүче”осталары билгеләнде. Мимика һәм жест аша сөйләшү уены балаларга бигрәк тә ошады.
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп, белегез!
Дару, витамин ашамый,
Терелерсез, күрересез!
-
Гиннес рекордлары көне 10.06.2019

Лагерь балаларның шат көлүләреннән яңгырап тора, балалар лагерьга бик яратып йөриләр. Бүген - Геннис рекордлары көне – бигрәк тә үзенчәлекле булды.”Иң –иң”нәр ярышты. Саф һавада спорт ярышлары, күңелле уеннар үткәрелде.












