Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Игелекләр эшләү 12.09.2019

Республика буенча игелекләр эшләү атналыгы бара. Шул уңайдан, безнең мәктәбебездә дә игелеклелек, мәрхәмәтлек темалары астында тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга начар сыйфатларны булдырмаска, яхшылык эшләүдән курыкмаска, өлкәннәргә карата хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләргә кирәклеге аңлатылды.
-
Хөрмәт күрсәтү 12.09.2019

Өлкән кешеләргә хөрмәт күрсәтү максатыннан, мәрхәмәтлелек атналары кысаларында, 9 нчы сыйныф укучылары, җирлегебезнең Бөек Ватан сугышы ветераны Давлетшин Фатих Давлет улының хәлен белеп, ярдәм итеп кайттылар.
-
Әтием эзләреннән... 11.09.2019

Бүген районыбызда "Әтием эзләреннән..." исеме астында әдәби автомарафон булып үтте. Аның бер тукталышы - "Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе". Мәктәп коллективы марафончыларны дәртле бию белән каршы алды һәм М.Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр укып, якташыбызны олыладылар. Мәктәп җитәкчесе Сөнгатов Ш.Җ. Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызын юбилее белән тәбрик итте. Бу очрашу бик истәлекле вакыйга булып мәктәп тарихына кереп калды.
-
Тарихи квест 10.09.2019

Бүген мәктәбебездә “Волонтеры победы” акциясе нигезендә “Глубина” исеме астында тарихи квест булып узды. Квеста 7 класс укучылары катнашты. Тарихи квест “Открытие подземных шлюзов”, “Спасательное судно “Игорь Белоусов” һәм “Секретный трансатлантический переход” ярышларыннан торды. Тарихи квест оешкан төстә үтте.
-
Светоотражающие элементы на одежде детей 09.09.2019

Одним из самых эффективных способов снизить риск дорожно-транспортных происшествий является использование светоотражающих элементов на одежде или сумке ребенка. Такой элемент (фликер) изготавливается из специального материала, который обладает способностью отражать свет фар на расстоянии от 130 до 200 метров. Светоотражатели могут иметь любую форму и окрашиваться в любые цвета, поэтому их легко можно превратить из сигнального приспособления в модную деталь одежды ребенка.
-
Дус яшәргә өйрәник 06.09.2019

Республикабызда “Мәрхәмәтле Татарстан” исеме астында көзге акция бара. Шушы атналык кысаларында мәктәбебездә, дус яшәү серләренә төшендерү максатында, дуслык дәресләре уздырылды. Түбән сыйныф укучылары тәрбияви мультфильмнар карадылар.
-
"Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында 05.09.2019

"Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында мәктәбебездә балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту өчен юл билгеләрен искә төшерү көне оештырылды.
-
Акция "Здоровая пробежка" 04.09.2019

В нашей школе состоялась Республиканская акция «Здоровая пробежка». Мероприятие прошло в рамках республиканского антинаркотического проекта «SaMoSтоятельные дети». Участники акции провели пробежку по заранее определенному маршруту. В ходе акции раздавали информационные буклеты «Живи правильно!». Будем надеяться, что данная акция принесет пользу для подрастающего населения.
-
Беслан фаҗигасе кабатланмасын! 03.09.2019

Бүген барлык классларда "Беслан фаҗигасе кабатланмасын" дигән исем астында тынычлык дәресләре үтте. Дәреснең максаты булып башкалар кайгысын уртаклашу,замана проблемаларына ияреп бару һәм укучыларда патриотлык хисләре тәрбияләү тора. Әңгәмәләрдән соң, һәр бала мондый фаҗигаләр башка булмасын, кабатланмасын иде дигән фикердә калды.
-
Белем бәйрәме. 02.09.2019

Белем көнен һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкәнрәк укучылар да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез! Шушы минутта меңәрләгән укучылар сезнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Сез туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басасыз һәм һәр уку көнегез шулай якты, матур булсын иде дип телисез. 1 сентябрь - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыгыз тик үзегездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге - сезнең кулда.












