Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Олимпиадалар дәвам итә. 10.10.2019

Район күләмендә мәктәпләрдә фән олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә. Бүген мәктәбебездә математика фәненнән укучыларыбыз олимпиада эшен башкардылар. Олимпиадалар зур әзерлек белән бара. Укучыларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Эшлекле сөйләшү 10.10.2019

2019 елның 9 октябрендә Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә төп дәүләт имтиханына әзерлекнең торышы буенча 9 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм имтиханга әзерләүче укытучылар белән эшлекле сөйләшү булды. Укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 2020 елдагы төп дәүләт имтиханында үзгәрешләр булуын ассызыклады, укытучы, әти -әни һәм укучы бербөтен булып эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп булуына басым ясады. Фән укытучылары сынап карау имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырдылар, әти - әниләргә үз фикерләрен җиткерделәр. Әти – әниләрнең, укучыларның да фикерләре тыңланылды. Сөйләшү эчтәлекле, әһәмиятле булды.
-
Китап күргәзмәсе 08.10.2019

Мәктәбебездә якташ язучылар иҗатына багышлап күргәзмә оештырылды. Укучыларыбыз Г.Камал, М.Мәһдиев, З.Гомәрова китапларын яратып укыйлар. Дәресләрдә, класс сәгатьләрендә һәм дәрестән тыш чараларда балаларда якташларыбыз иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләргә омтылабыз.
-
Туризм спорты буенча район беренчелеге 07.10.2019

6 нчы сентябрь көнне мәктәбебез укучылары Мөрәле авылында оештырылган ориентирование буенча район беренчелегендә актив катнаштылар. 5 нче сыйныф укучысы Шәфикова Г.Х. - 3 нче урында, 9 нчы сыйныф укучылары Солтанова Р.И. - 2 нче урында, Кәримов И. - 3 нче урында. (Җитәкчеләре Нәбиуллин Р.Р.). Укучыларыбызны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Укытучыларыбызны котлап 04.10.2019

Бүген мәктәп коллективы озак еллар мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбызны Укытучылар көне белән котладылар.
-
Укытучылар көне 03.10.2019

Нигә бүген алтын нурлар
Урманнарга йөгерә?
Нигә безне көзге кояш
Җәйдәгечә кыздыра?
Ай нинди көн, нинди көн бу?
Кыздыра кояш көзне.
Шул кояштай якты сыман
Укытучылар көне.
Бүген мәктәбебездә Укытучылар көне билгеләп үтелде. Балалар яраткан укытучыларына бик үзенчәлекле котлаулар ирештерделәр, кулдан эшләнгән бүләкләре белән сөендерделәр.
-
1 нче октябрь - өлкәннәр көне 02.10.2019

Кадерле өлкәннәребез!
Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән! -
"Бердәм мәдәният дәресләре" 01.10.2019

Буген Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә “Бердәм мәдәният дәресләре” үтте. Класс җитәкчеләре мәдәният дөньясына, республикабызның тарихи истәлекле урыннарына, мәдәни чараларга күзәтү оештырдылар. “Бердәм мәдәният дәресләре” яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итте.
-
Милли көрәш ярышлары 30.09.2019

28 нче сентябрь көнне Арчаның 6 нчы мәктәбе базасында 2004-2005 нче елгы укучылар арасында милли көрәш буенча ярышлар булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәбебез укучылары да актив катнаштылар. 9 нчы сыйныф укучысы Кәримов И.Ш. мактаулы беренче урынны алды. Сафин И.Я. белән Җиһаншин А.А. шулай ук матур көрәш алымнары күрсәтеп көрәштеләр. Укучыларны ярышка Ахмадиев М.Г. әзерләде. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
Спорт - сәламәтлек нигезе 27.09.2019

Мәктәбебездә көрәш түгәрәге даими эшләп килә. Укучылар аңа бик теләп йөриләр. Спорт түгәрәгенә йөрү балаларның физик усешен арттыра, алар тагын да көчлерәк булалар. Шулай ук көрәш буенча төрле ярышларда катнашып, бик еш призлы урыннар алалар. Алга таба тренерларына һәм укучыларга зурдан-зур уңышлар телибез!












