Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Конкурс "Учитель года - 2019" 30.12.2019

Учитель географии нашей школы Сагидуллина Ч.Р. приняла участие в районном конкурсе "Учитель года - 2019". Пройдя первый, зональный этап конкурса, она участвовала в заключительном этапе районного конкурса "Учитель года - 2019" и стала победителем в номинации "Творчество в профессии", награждена Грамотой МУ "Управление образования" исполнительного комитета Арского муниципального района РТ. От всей души поздравляем с победой в конкурсе и желаем дальнейших профессиональных и творческих успехов!!!
-
Шахмат-шашка зона ярышлыры 30.12.2019

Бүген дүрт укытучыбыз шахмат-шашка зона ярышлырында катнашып, призлы урыннар яуладылар: Набиуллин Р.Р. - 1-нче урын, Хисматуллин И.И. - 2 урын; Бадриева Ф.Х. - 4 -нче урын, Шаймарданова А.Р.- 4-нче урын. Укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!!!
-
Рус теленнән имтиханга әзерлек 30.12.2019

Кышкы каникулда да мәктәптә эш тукталмый. 9-нчы сыйныф укучылары рус теленнән консультациягә килделәр. Алар тырышып имтиханга әзерләнәләр.
-
Игътибар: кышкы каникуллар
27.12.2019
Кышкы каникуллар - көтеп алынган, күңелле чор. 28 декабрьдән каникулга чыккан бала-чага вакытын урамда уздырырга, тау шуып, чана-чаңгыда йөрергә омтыла. Ә кышкы юллар, табигый шартлар аркасында, катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке караңгылык барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан зур игътибарлылык сорый. Кышкы каникулларыгыз имин булсын, күңелле үтсен.
-
Яңа ел бәйрәме
26.12.2019
Яңа ел - һәркемнең иң яратып һәм көтеп алган бәйрәме. Бүген мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашалары булып узды. Бәйрәм бик күңелле рухта барды. Һәр класс үзенчәлекле костюмнар, концерт номерлары, кызыклы сәхнәләштерүләр тәкъдим итте. 8 нче класс укучыларының иҗади кинофильмнарын карап, горурлык хисләре кичердек. Яңа елда иминлектә яшәргә язсын. Бар кеше сәламәт, бәхетле булсын.
-
Президент ёлкасында 25.12.2019

Мәктәбебезнең 7 класс укучысы - уку отличнигы, фән олимпиадалары җиңүчесе һәм призёры, җәмәгать эшләре активисты, районкүләм спорт ярышлары җиңүчесе Солтанова З.И. яңа ел алдыннан зур бүләккә ия булды. Ул, Арча районы делегациясе составында, мәркәзебез Казанда узучы "Президент чыршысы" бәйрәмендә катнаша.
-
Ел укытучысы бәйгесе 24.12.2019

"Ел укытучысы - 2019" конкурсының муниципаль этабы дәвам итә. Мәктәбебезнең география һәм биология фәннәре укытучысы Сагидуллина Ч.Р алдагы турга үтеп, бүген Наласа урта мәктәбендә оештыручылар алдында дәрес бирде. Дәресләр бик эчтэлекле һәм төгәл үтте. Укытучыбызга алда этапларда да унышлар телибез.
-
Кыш бабайдан бүләк 23.12.2019

Мәктәбебездә Яңа ел рухы хөкем сөрә. Ямь өстенә ямь өстәп укучыларга Арча районы администрациясе бүләкләре бирелде.
-
Кар сыннары ясау 20.12.2019

Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре дәвам итә: сыйныф бүлмәләре, уку йорты бинасы матур итеп бизәлде. Мәктәп территориясендә укытучылар һәм барлык сыйныф укучылары катнашында матур-матур сыннар ясалды: Кар бабай, Кар кызы, тычкан, мультфильм геройлары, чыршылар. Алар мәктәбебезне бизәп, ямь өстәп, бәйрәм рухын күтәреп торалар.
-
Әзерлек дәвам итә 19.12.2019

Бәйрәмгә әзерлекнең тагын бер күңелле мизгеле - әкияти кар сыннары ясау. Җиһанны ак кар каплавын барыбыз да көтте. Ниһаять, ул көн килде. Бүген күмәк көч белән яңа елның иң төп геройлары җанландырылды.












