Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Тайны государства Российского" 17.12.2019

17 декабря в школе прошла Всероссийская интеллектуальная игра "Риск: разум, интуиция, скорость, команда" на тему "Тайны государства Российского". В игре участвовали 2 команды "Альянс" и "Шанс". Команды отгадывали произведения великих художников, на слух пытались определить авторов и исполнителей популярных произведений. Победителем квеста была признана команда "Шанс". Активным участникам были вручены сертификаты.
-
Татарча көрәш 16.12.2019

14 нче декабрь көнне Арча спорткомплексында 2004-2007 нче елгы егетләр арасында "Айракс" сәүдә үзәге җитәкчесе Локманов Әгъзәм Тәвис улы призына татарча көрәш ярышлары булып узды. Безнең мәктәбебез укучылары да бу ярышта актив катнаштылар. 9 нчы сыйныф укучысы Сафин И. мактаулы 3 нче урын алды. Укучыларыбызга алдагы ярышта уңышлар телибез.
-
День героя Отечества 13.12.2019

Героями не рождаются, героями становятся в час испытаний.
В каждую эпоху есть свои герои – люди, которые отважно защищали свое Отечество, внесли огромный вклад в историю своей страны. Люди, которые совершили подвиг, многие из них пожертвовали своей жизнью во благо Родины
13 декабря 2019 года в школе прошел «День героя». Оно посвящено солдатам, погибшим во время Великой отечественной войны, тех, кто перенес нечеловеческие муки войны, кто пал смертью храбрых. Присутствующие почтили минутой молчания в память обо всех героях, погибших за мир и счастье на Земле. День Героев Отечества – важная для нас памятная дата, которая является продолжением исторических традиций и способом сохранения памяти о том, какие подвиги были совершены героями нашей страны. Мы не только отдаем дань памяти героическим предкам, но и чествуем ныне живущих героев. В этот день ученики 9 класса приняли присягу «ЮНАРМИЯ».
-
Якташ язучылар эзеннән 12.12.2019

Бүген мәктәбебез, музей эшчәнлеге белән кызыксынучы, Арча педагогия студентларын кабул итте. “Әлифба” музее җитәкчесе Д. Г. Таҗиев үз укучыларын якташ язучыларыбыз эзеннән сәяхәткә алып чыкты. М. Мәһдиев һәм Г. Камал мирасын саклаучы мәктәп буларак, алар бездә тукталыш ясадылар. Якташ язучыларыбыз турында мәктәбебезнең татар теле укытучысы Р. Р. Нәгыймова һәм тарих фәне укытучысы И. И. Хисматуллин студентларга эчтәлекле мәгълүмат җиткерделәр.
-
Яңа елны көткәндә 11.12.2019

Тиздән җиһанга 2020 нче ел аяк басачак. Яңа ел - иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Шунлыктан, декабрь ае тулысы белән бәйрәм рухына күмелә. Укучылар үз осталыкларын Кыш бабай остаханәсендә сыный башладылар инде. Бүген мәктәбебез коллективына 5 класс укучылары үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.
-
Яшь гражданнар форумы 10.12.2019

Балаларның иҗтимагый яктан активлыгын арттыру - яшьтән үк кирәкле гамәл. Үсеп җиткәч, актив гражданлык позициясендә булу, яшьләрнең үз оешмаларын ныгыту өчен алдан чаралар күрү комачау итми. Татарстанда Яшь гражданнар форумы да шул максат белән уздырыла. Безнең 7 нче сыйныф укучылары да: Сабирова З. Һәм Солтанова З. укытучы Гарипова А..А. җитәкчелегендә Яшь гражданнар форумында катнаштылар.
-
Укытучылар ГТО тапшыра 09.12.2019

Мәктәбебездә укытучылар арасында ГТО нормаларын тапшыру буенча көзге сессия узды. Белем бирүче укытучыларыбыз 60, 2 километрга йөгерү, турникта тартылу, сыгылмалыкны тикшерү, гәүдәне күтәрү һәм урыннан озынлыкка сикерү буенча зачет тапшырдылар. Кайбер укытучылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Шулай итеп, коллективыбыз сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
-
Уроки доброты 06.12.2019

Сегодня в школе в рамках акции "Добрые уроки" были проведены Уроки доброты и милосердия, основная цель которых - сформировать у детей черты толерантной личности: уважение человеческого достоинства и индивидуальности. В ходе данных уроков учащимся продемонстрированы учебные видеофильмы "Урок доброты", проведены беседы по их содержанию, подняты вопросы о необходимости проявления заботы и милосердия к людям, нуждающимся в помощи окружающих. Дети поняли истину: "Относись к людям так, как хочешь, чтобы они относились к тебе".
-
День неизвестного солдата 05.12.2019

Сегодня в нашей школе провели всероссийскую акцию "День неизвестного солдата". В рамках акции ученики посмотрели презентацию и написали писем матерям, потерявшим своих сыновей в ходе военных операций, о том, что их подвиги не забыты, что молодёжь помнить и гордится своими Героями и посещали ветерана ВОВ.
-
Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары 04.12.2019

2019 нчы елның 4 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды. Шул уңайдан мәктәбебезгә мөхтәрәм кунаклар да кайтты: Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы – Татарстан фәннәр академиясенең бүлек мөдире, тәрҗемәче; Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы – Татарстан фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире; Ландыш Равил кызы Нәсыйхова – “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире. Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе муниципаль учреждениесе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын билгеләп үтте. Фәнни-гамәли конференциянең максаты:
- Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау;
- укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;
- халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксыну тудыру;
- әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү, сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм аларны бүләкләү.
Конференция “Зур иҗатның чишмә башы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Фәнни-гамәли эшләрнең 5 төрле юнәлеше тәкъдим ителде. “Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес” юнәлешендә 7-9 нчы класс укучылары катнашты. Укучылар үзләренең чыгышларында М.Мәһдиев турында истәлекләр белән уртаклаштылар. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын туплаучы һәм җыючы галимнәр эшчәнлеге” юнәлешендә 8-11 нче класс укучылары катнашты. Укучылар үзләренең чыгышларында М.Мәһдиев иҗатын өйрәнгән галимнәр эшчәнлеге белән таныштырдылар. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты язучылар әсәрләрендә” юнәлешендә 7-11 класс укучылары М.Мәһдиев әсәрләрендәге туган җир, туган нигез, туган як белән бәйле өлешләрнең күп кенә язучыларның иҗатында чагылыш алуы турында сөйләделәр. “Шигърият бакчасында” юнәлешендә 5-11 класс укучылары Мөхәммәт Мәһдиев, Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы иҗатын үзләренең шигырьләрендә чагылдырдылар. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын мин ничек күзаллыйм?” юнәлешендә укытучылар түгәрәк өстәл артында үзләренең фәнни-гамәли эшләре, дәрес үрнәкләре, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре белән уртаклаштылар.
Хөкемдарлар укучыларның талантын югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңелдән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам тапкан язучыбыз, туган ягыбызнын горурлыгы, авыл җырчысы Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышлап үткәрелгән чара һәр кешенең күңелендә матур истәлек булып сакланыр!












