Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Мәдәни көндәлек 26.09.2019

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Чараны Гөберчәк авылы китапханәчесе Зарипова Г. З. һәм мәктәбебез китапханәчесе Кәримова Л. Г. үткәрделәр. Укучыларга Казан һәм Арча шәһәрләре, андагы мәдәният учаклары турында мәгълумат җиткерелде, мәдәни көндәлекне тутыру тәртибе аңлатылды.
-
"Тынычлык күгәрчене" акциясе 25.09.2019

Мәктәбебездә 21 сентябрьдән башлап "Тынычлык күгәрчене" дип исемләнгән акция бара. Тәрбия дәресләрендә укучыларга тынычлык төшенчәсе тирән мәгънәдә аңлатып үтелде.
-
Көзге уңыш... 24.09.2019

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе бушка булмаган: укучыларыбыз үз тырышлыклары белән үстергән кишер, чөгендер, кәбестә уңышын җыеп, саклауга куйдылар. Чәчәкләрнең орлыкларын җыеп, чәчәклекләрне җыештырдылар.
-
Күңелле стартлар 23.09.2019

Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” булып узды. Укучылар ике командага бүленеп үзара көч сынаштылар. “Ак барс” командасы 11 очко туплап җиңү яулады. Бу ярышлар киләчәктә ГТО нормаларын тапшыру өчен әзерлек булып тора.
-
Оста куллар түгәрәге 20.09.2019

Дәрестән тыш чараларга укучыларыбыз бик теләп йөриләр, кул эшләренә өйрәнәләр. Мәктәбебезнең “Оста куллар” түгәрәгендә өлкәннәр көненә бүләк әзерләү башланып китте. Укучылар Шәймарданова Алия Рафисовна җитәкчелегендә тырышып кул эшләрен башкардылар. Аларга уңышлар телибез!
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 19.09.2019

Мәктәбебездә дәрестән тыш эшчәнлекнең һәр төре буенча түгәрәкләр эшли.Бүген "Шушы яктан, шушы туфрактан без" исеме астында әдәби һәм "Туризм" түгәрәкләре уза. " Туризм" түгәрәге " Ориентировка" темасына багышлана. Шул ук вакытта ул киләчәк районара ярышларга әзерлек ролен дә үти. Балалар түгәрәкләрдә зур кызыксыну белән шөгыльләнәләр.
-
Вручение дневника безопасности школьника 18.09.2019

С целью снижения детского дорожно-транспортного травматизма разработан инновационный двуязычный проект "Сакла". Проект направлен на создание уникальной интерактивной среды по обучению правилам дорожного движения. В этом году участниками образовательно-воспитательного проекта "Дневник безопасности школьника", который функционирует в рамках портала "Сакла", стали ученики 5 класса. Библиотекарь школы Каримова Л.Г. провела с пятиклассниками Урок безопасности и вручила "Дневник безопасности школьника", объяснила, как его заполнять.
-
Мәктәптә эвакуация уздырылды 17.09.2019

Бүген Сеҗе янгын сүндерү бүлекчәсе хемәткәрләре Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә эвакуация үткәрделәр. Укучыларга эвакуация вакытында тәртипне, чыгу юлларын, саклану чараларын аңлаттылар.
-
Көзге экскурсия 16.09.2019

14 сентябрь көнне башлангыч класс укучылары табигатькә экскурсиягә чыктылар. Иртәдән көн кояшлы, матур иде, укучылар шау-гөр килеп әзерләнеп юлга кузгалдылар. Күңелле уеннар уйнап, табигатьне күзәттеләр. Көнне бик күңелле үткәрделәр. Укучылар бик канәгать булып өйләргә таралдылар.
-
Хезмәтебез җимешләре 13.09.2019

Мәктәп яны участогында эш гөрли. Бакчаларда көзге уңышны җыю чоры башланды. Мәктәп бакчасында укучыларыбыз тырышлыгы белән төрле яшелчәләр үстерелде. Бу уңышны җыеп алуда һәр кеше зур көч куйды.












