Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
В рамках аттестации педагогических работников... 23.10.2019

Период аттестации для педагога сопряжен с высоким интеллектуальным и эмоциональным напряжением, поэтому одной из задач аттестационной комиссии, администрации и педагогического коллектива в целом является создание благоприятной и доброжелательной атмосферы для аттестующегося педагога, который идет к вершине профессионального мастерства, реализуя задачу – соединить в себе и показать на практике глубокие знания и способность к творчеству. Но достижение успеха напрямую зависит от своевременной, квалифицированной методической помощи со стороны администрации школы.
В рамках аттестации педагогических работников учитель английского языка Баймуратова Р.Ш. провела открытый урок на тему "Множественное число существительных. Моя коллекция." Это урок, развивающий в деятельности. Схема построения урока соответствует его цели и приоритетам ФГОС ООО: обращение к ученикам с предложением выдвигать гипотезы, делать предположения;использовались приёмы работы с классом, подчёркивающие динамику изменений в образовательных достижениях учеников – в знаниях, действиях, личностных новообразованиях; задавались вопросы, помогающие участникам учебного процесса обнаружить ошибки и верно скорректировать дальнейшую работу.
-
Мостай Кәримнең тууына 100 ел. 22.10.2019

Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Башкортстан халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга багышланган чаралар үтте. Мостай Кәрим (Мостафа Сафа улы Кәримов) – Россия һәм башкорт әдәбиятының танылган классигы, язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Дәүләт Премиясе, Ленин премиясе, М.Шолохов исемендәге Халыкара премиясе лауреаты, күп кенә хәрби һәм хезмәт орденнары һәм медальләре кавалеры. Олы шәхесне олылап, Туган тел укытучылары Нәгыймова Р.Р. , Хисмәтуллин И.И. сыйныф сәгатьләре уздырдылар һәм укучыларны Мостай Кәримнең тормыш юлы, иҗаты, әдәби әсәрләре белән таныштырдылар.
-
"Оста куллар" түгәрәге 21.10.2019

Мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли. Бүген Шәймарданова А.Р. укучыларга "Оста куллар" түгәрәге үткәрде. Укучылар тозлы камырдан төрле эшләнмәләр ясадылар. Балалар түгәрәккә яратып йөриләр, кул эшләренә өйрәнәләр.
-
"Татарча диктант - 2019" 19.10.2019
Бүген Бөтендөнья буенча "Татарча диктант" акциясе уза. Һәр теләгән кеше үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карый. Акция барлык теләүчеләр өчен ел саен үткәрелә торган ирекле һәм түләүсез. Татар телен башлангыч дәрәҗәдәге һәм иркен белүче кешеләрнең катнашуы күздә тотыла. Быел акция дүртенче тапкыр үткәрелә.Диктант бердәм көнне Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан республикасы районнарында үткәрелә.Әлеге акциядә мәктәбебез укучылары һәм укытучылары да бик теләп катнашты. -
"Тату сыйныф серләре" 18.10.2019

Мәктәбебезнең 8 нче класс укучылары һәм әти-әниләре класс җитәкчеләре Нәгыймова Р.Р. белән берлектә "Тату сыйныф серләре" конкурсында катнаштылар. Бу конкурста сыйныф һәм әти-әниләрнең бердәм эшчәнлеге бәяләнде. Укучыларыбызга зур уңышлар телибез!
-
Өстәмә белем бирү 17.10.2019

Мәктәбебездә укучы балаларга өстәмә белем бирү юнәлешендә эшләүче түгәрәкләрдә балалар бик теләп шөгыльләнәләр. Бүген "Шушы яктан, шушы туфрактан без" түгәрәгенә йөрүчеләр, М.Мәһдиевның тууына 90 ел уңаеннан, аның әсәрләренә күзәтү ясадылар.
-
Көз - рәсем конкурсы 16.10.2019

Сикертән мәктәбендә көзнең иң матур чоры – көз темасына рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә балалар краскалар, карандашлар кулланып көзнең барлык матурлыкларын чагылдырган рәсемнәр иҗат иттеләр.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 15.10.2019

Мәктәбебездәге һәр укучы дәрестән тыш эшчәнлеккә җәлеп ителгән. Түгәрәкләр үз эшләрен махсус расписание һәм программалар нигезендә алып баралар. Шахмат түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр, чираттагы дәрестә, шахмат уйнау серләренә өйрәнә.
-
Дус сыйныф серләре бәйгесенә әзерлек 14.10.2019

Мәктәбебездә “Дус сыйныф серләре” бәйгесенә әзерлек дәвам итә. Сыйныф җитәкчесе, әти-әниләр, укучылар бербөтен булып эшләгәндә генә югары уңышка ирешеп булачагы билгеле. Шуны истә тотып, бүген укучылар сыйныф җитәкчесе Нәгыймова Р.Р. җитәкчелегендә әти-әниләр белән очрашып әзерлекне ныгыттылар, булачак конкурсларны кабатлап карадылар. Конкурста уңышлы чыгыш ясауларын теләп калабыз.
-
Акция "Подари книге вторую жизнь" 11.10.2019

Продолжается акция "Подари книге вторую жизнь", в рамках которой учащиеся ремонтируют книги: заклеивают порванные страницы, меняют обложки, приносят из дома книги, тем самым пополняя фонд школьной библиотеки. Ребята учатся бережно относиться к книгам, беречь их, любить и читать. Ведь "книга - это источник знаний".












