Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Космонавтика көне 12.04.2016

Мәктәбебездә тәрбия сәгатьләрендә укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Космонавтика көнен билгеләп үттеләр. Бу уңайдан төрле викториналар, әңгәмәләр узды.
-
Ш. Мәрҗәни исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе 08.04.2016

Ш. Мәрҗәни исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Ганиева Гөлия 3 нче урынга лаек булды. Шулай ук 8 нче сыйныф укучысы Хакимзянова Альбина һәм 10 нчы сыйныф укучысы Төхфәтуллин Салават уңышлы чыгыш ясап, сертификатка ия булдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 01.04.2016

Күәм урта мәктәбендә чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы узды. Шулай ук 9 нчы сыйныфлар өчен Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Шакирова Надия Газимовна килеп, укучыларны һәм ата-аналарны техникумга керү тәртибе белән таныштырды.
-
"Без бит Әтнә яклары" 29.03.2016

Әтнә районы мәктәпләре арасында чираттагы "Без бит Әтнә яклары" смотр конкурсы булып узды. Быел смотрга укучылар спектакль әзерләделәр. Күәм урта мәктәбе укучылары Гөлшат Зәйнашеваның "Толымнарым" әсәрен сәхнәләштереп, III урынга лаек булды.
-
Экологик конференция 21.03.2016

Әтнә урта мәктәбендә "Ашыт" тыюлыгы хезмәткәрләре катнашында укучылар арасында экологик конференция узды. Күәм урта мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучылары Газизова Зөһрә һәм Хәкимов Тәбрис катнаштылар.
-
Волейбол ярышы 21.03.2016

Әтнә урта мәктәбендә кызлар арасында волейбол ярышы узды. Күәм урта мәктәбе командасы мавыктыргыч уен күрсәтте.
-
Математикадан ачык дәрес 17.03.2016

Дусым башлангыч мәктәбендә Фазылҗанова Рүзилә Илдусовна 2 нче сыйныф укучылары белән математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте.
-
Директорлар семинары 15.03.2016

"Икенче буын стандартларын тормышка ашыруда мәктәпнең эшчәнлеген оештыру алымнарын камилләштерү" дигән темага Күәм урта гомуми белем мәктәбендә мәктәп директорлары семинары узды.
-
Ягез, әле, кызлар 11.03.2016

Традиция буларак кереп киткән "Ягез, әле, кызлар" бәйгесен быел да үткәрергә булдык. Ярыш 8-10 нчы сыйныф кызлары арасында узды. Алар үзләренең һөнәрләрен, зирәклекләрен һәм белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, 8 нче сыйныф кызлары 2 урын, 9,10 нчы сыйныфлар 1 урынга лаек булдылар.
-
Халыкара хатын-кызлар көне 05.03.2016

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан укучыларыбыз әниләрен, әбиләрен һәм укытучыларны бәйрәм белән котладылар. 3 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда Рашатовна җитәкчелегендә әниләре өчен бәйрәм кичәсе дә үткәрде.












