Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Укучылар сынау тотты
04.03.2016
Имтиханнарга әзерлекне тикшерү максатыннан 4 март көнне 9 нчы сыйныф укучылары зонага бүленеп, татар теленнән ЕРТ тапшырдылар. Шулай ук 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карадылар.
-
Укучылар конференциясе 27.02.2016

Казан шәһәренең 14 нче гимназиясендә И. Халфин истәлегенә багышланган фәнни-гамәли укучылар конференциясе узды. Анда 8 нче сыйныф укучысы Газизова Зөһрә биология секциясендә чыгыш ясап, сертификатка ия булды.
-
Рус теленнән ачык дәрес 27.02.2016

Гатауллина Гөлназ Рахимановна 4 нче сыйныф укучылары белән рус теленнән ачык әрес күрсәтте.
-
Аҗаган - 2016 24.02.2016

Күәм урта мәктәбендә батырлык айлыгы кысаларында 5-8 нче сыйныф укучылары арасында "Аҗаган" уены узды.
-
Халыкара туган тел көне 22.02.2016

Бүген мәктәптә, 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, Күәм авыл китапханәсе тарафыннан "Туган телем-иркә гөлем" тамчы шоу ярышы үткәрелде. Бәйгедә 4 нче сыйныфның "Тукай оныклары" һәм 5 нче сыйныфның "Тел белгечләре " командалары көч сынашты.
-
Парламент дәресләре 20.02.2016

Күәм урта мәктәбендә укучылар өчен тарих укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хабирович парламент дәресе уздырды. Ул укучыларны парламент тарихы һәм структурасы белән таныштырды. Шулай ук математика укытучысы һәм Күәм авыл җирлеге депутаты Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәкҗановна да парламент төзелеше аның вәкаләтләре турында сөйләде.
-
Котлыйбыз 20.02.2016

20 нче февраль көнне Район Советы сессиясе булып узды. Сессиядә 2015 нче елга йомгак ясалып, 2016 нчы елга яңа бурычлар куелды. Күәм урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкәрь кызын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Фәттәхов Энгель Навапович "Мәгърифәттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләде. Котлыйбыз!
-
Ватанны саклаучылар көне 19.02.2016

Февраль ае батырлык айлыгы булып традицияга кереп бара. Шул исәптән Күәм урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар уздырыла. Шундыйлардан берсен 5 нче сыйныф җитәкчесе Гайнетдинова Алия Рөстәмовна 5 - 7 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате күрсәтте. Чарага шулай ук авыл мәдәният йорты мөдире Борханов Фәрит Фоатович та килде. Ул үзенең Армия сафларында хезмәт иткән чоры турында сөйләде.
-
Ягез әле, егетләр! 19.02.2016

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан без укучы егетләребезне сынап карарга булдык. Шул исәптән 8 -11 нче сыйныф егетләре арасында "Ягез әле, егетләр" көч сынашу бәйгесе үткәрдек. Уенны физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдуллович оештырды. Егетләребез арасында тыгыз көрәш барды. Нәтиҗәдә, 9 нчы сыйныф егетләре командасы - 1 урын, 11 нче сыйныф егетләре - 2 урын, 10 нчы сыйныф егетләре 3 урын һәм 8 нче сыйныф егетләре 4 урынга лаек булдылар. Шуны истә тотырга кирәк сыйныфларда егетләр саны төрлечә. Афәрин, егетләр!
-
"Дизайн мәктәбе" түгәрәге эшчәнлеге 16.02.2016













