Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Балалар бакчасы мәктәптә кунакта 28.01.2016

Мәктәп белән балалар бакчасы арасында тыгыз элемтә булырга тиеш. Чөнки балага 7 яшь тулгач, аны әти-әнисе мәктәпкә укырга кертә. Шул исәптән Күәм балалар бакчасы тәрбиячесе Гатауллина Рафия һәм авыл китапханәсе хезмәткәре Вафина Луиза балаларга мавыктыргыч экскурсия оештырдылар. Алар китапханә эшчәнлеге белән таныштылар һәм Самат Шакир исемендәге музейны да карап чыктылар.
-
Инглиз теленнән ачык дәрес 22.01.2016

-
"Ашыт" тыюлыгы хезмәткәрләре белән очрашу 22.01.2016

-
Хоккей ярышы 16.01.2016

Күәм урта мәктәбендә авылдашыбыз Зарипов Илгизәр истәлегенә багышланган мәктәп командалары арасында хоккей ярышы булып узды. Ярышта барысы 3 команда катнашты. Җинүчеләр - Күәм урта мәктәбе командасы. Афәрин, егетләр!
-
Ата-аналар жыелышы 14.01.2016

Бүген Күәм урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Шулай ук алар өчен "Ачык ишекләр көне" дә булып узды. Әти-әниләр иң элек дәресләр карадылар, ә соңыннан уртак җыелышта катнаштылар. Җыелышта шулай ук балалар психологы Фаҗылҗанова Лидия Рафиль кызы да "Гаилә һәм бала арасындагы каршылыкларны киметү юллары" дигән темага чыгыш ясады. Җыелышта 1 яртыеллыкка нәтиҗә ясалды, имтиханнарга әзрелек торышы, укыту, тәрбия, сәламәтлекне саклау мәсьәләләре хәл ителде һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирелде.
-
9 сыйныфлар имтихан тапшыра 09.01.2016

6, 9 нчы гыйнварь көннәрендә Әтнә райнонының барлык 9 нчы сыйныф укучылары да математика һәм рус теле фәннәреннән, үзләрен сынап карау максатыннан, әзерлек имтиханы тапшырдылар. Күәм урта мәктәбендә үзебезнең укучылардан кала Көек һәм Күлле-Киме урта мәктәпләреннән дә укучылар сынау тотты.
-
Чираттагы педсовет утырышы 08.01.2016

Уку елының беренче яртыеллыгы үтеп китте. Шул исәптән Күәм урта мәктәбендә укытучылар утырышы узды. Утырыш вакытында сыйныф җитәкчеләре укучыларның өлгерешләре белән таныштырып чыктылар. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Ганиева Л. Ф. яртыеллыкка йомгак ясап, 3 чирек алдында торган бурычларны әйтеп узды.
-
Кышкы каникулдагы эшчәнлек 04.01.2016

Укучылар кышкы каникулга чыктылар. Ләкин ял итү белән беррәттән имтиханнарга әзерлек тә дәвам итә. Шул исәптән Күәм урта мәктәбендә фән консультацияләре эшли. Анда 7-11 нче сыйныф укучылары төп фәннәрдән белемнәрен ныгыталар.
-
Эрудит 2015 28.12.2015

Бүген Әтнә урта мәктәбендә укучылар арасында "Эрудит" бәйгесе булып узды. Күәм урта мәктәбе укучылары әлеге көч сынашуда беренчелекне яулады.
-
Кышкы лагерь "Бәхетле балачак" 27.12.2015

Укучыларның кышкы каникуллары башланды. Ләкин мәктәп белән саубуллашырга иртәрәк әле. Башлангыч сыйныф укучылары өчен кышкы лагерь оештырылды. Анда барысы 34 бала йөри.












