Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Көзге каникуллар 02.11.2015

Бугеннән укучылар көзге каникулга чыктылар. Ләкин ял итү белән беррәттән белемнәрен арттыруларын дәвам итәләр. Мәктәпләрдә укучылар өчен фән консультацияләре бар, түгәрәкләр эшен дәвам итә.
-
Көзге ярминкә 29.10.2015

Күәм урта мәктәбендә 5-11 нче сыйныфлар арасында көзге ярминкә узды. Бәйрәм чарасы җәй аенда колхозда эшләгән укучыларбызны тәбрикләүдән башланып китте. Һәр сыйныф икешәр концерт номеры һәм өстәл бизәгәннәр иде. Укучылар әлеге чарага барлык кәчләрен куеп, зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр. Бәйрәм күңелле узды.
-
Укытучылар белемнәрен арттыра 23.10.2015

Ике көн дәверендә Күәм мәктәбе гөрли - укытучылар сингапур программасы буенча белемнәрен арттыра. Әлеге укуларда Күәм, Мәңгәр һәм Өҗем мәктәпләре укытучылары катнаша.
-
Самый большой урок 22.10.2015

22 октября в Кубянской средней школе провели Самый большой урок, посвященный детям инвалидам. На уроке приняли участие учащиеся всех классов.
-
Әтнә районына 25 ел уңаеннан очрашу 20.10.2015

Районыбызда быел истәлекле дата - Әтнә районы оешуына 25 ел! Шул уңайдан барлык мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә. Күәм урта мәктәбе укучылар һәм укытучлар коллективы әлеге чараны хуплап алды: 9-11 нчы һәм башлангыч сыйныф укучылары стенгазета чыгардылар, тәрбия сәгатьләрендә дә Әтнәбез турында әңгәмәләр алып барыла. 20 нче сентябрь көнне без кунакка районны торгызуда күп көчен түккән, гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган шәхесне - Сабиров Наил Закировичны чакырдык. Ул укучыларыбызны район тарихы белән таныштырды.
-
Башлангычлар уңыш "җыя" 16.10.2015

Күәм урта мәктәбендә башлангычлар атналыгы башланып китте. Әлеге чорда нәни укучыларыбыз үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр: музейларга йөриләр, бәйрәмнәр үткәрәләр һәм төрле конкурсларда катнашалар. Шул исәптән 16 нчы октябрь көнне алар "Уңыш" бәйрәмен уздырдылар. Әлеге бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык итеп узды. Шулай ук укучыларыбыз яшелчә, җиләк-җимештән күргәзмә дә әзерләгәннәр иде.
-
"Тамчы шоу" 12.10.2015

Күәм урта мәктәбе укучылары командасы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гиззатова Айсылу Рафизовна җитәкчелегендә ТНВ каналында күрсәтелә торган "Тамчы шоу" тапшыруында төшеп кайттылар. Анда 7 нче сыйныфтан Мортазина Назгөл, 8 нче сыйныфтан Газизова Зөһрә һәм Хәкимҗанова Альбина чыгыш ясадылар. Әлеге ярышта укучыларыбыз Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе командасы белән көч сынашып, беренче урынны яуладылар.
-
Әбиләргә бәйрәм! 07.10.2015

1 нче октябрь - халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан 7 октябрь көнне 3 сыйныф укучылары үзләренең әби-бабаларына рәхмәт йөзеннән бәйрәм оештырдылар.
-
Нурания Идресовнага - 55! 05.10.2015

Бүген безнең мәктәбебездә икеләтә бәйрәм - укытучылар көне һәм Нурания Идресовнаның олугъ юбилее.
Нурания Идресовна, сезне укучылар һәм укытучылар коллективы чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итә. Сезгә тазалык, саулык, гаиләгездә тынычлык, балаларыгызның игелеген, оныкларыгызның якты киләчәген күреп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын! Авыр, ләкин мактаулы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын! Сез безнең өчен үрнәк мөгаллимә һәм хезмәттәшче.
Гомерләрне айлар, еллар саны
Саный аны сәгать, минутлар.
Гомердән дә озын нәрсәләр бар?
Гомердән дә кыска ниләр бар?
Шул гомернең кадерләрен белеп,
Яшәргә дә иде яшәргә!
Гомер бер ул,
Икәү түгел гомер-
Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.
-
Укытучылар көне 05.10.2015













