Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
2 ләр ачык дәрес күрсәтте 26.11.2015

Белем бирү сыйфатын арттыруга Күәм урта мәктәбе укытучылары төрле юллар эзли. Шундыйлардан берсе - укытучыларның ачык дәрес күрсәтүләре булып тора. Икенче буын стандартларын истә тотып, 2 нче сыйныф җитәкчесе Ганиева Люция Фаезхан кызы укучылары белән "Әдәби уку" фәненнән ачык дәрес күрсәтте.
-
Физкульт привет 26.11.2015

5 нче сыйныфларда адаптация чоры тәмамланды. Укучыларыбыз уртанчы сыйныфлар сафына бастылар, мондагы кагыйдәләрне тиешле дәрәҗәдә аңладылар. Шул уңайдан физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдул улы 5 ләр белән ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең темасы "Волейбол" икенче буын белем бирү стандартларына тулысынча буйсынды.
-
Шәфкатьлелек мараоны 20.11.2015

Елдагыча районыбызда декабрь аенда шәфкатьлелек марафоны уза. Әлеге чарага Күәм урта мәктәбе укучылары да битараф калмады. Укучылар мохтаҗларга ярдәм өзеннән ярминкәләр уздырып, акча җыйдылар.
-
Хокук сакчылары белән очрашу 18.11.2015

18 нче ноябрь көнне "Имею право знать" интернет дәрес кысаларында мәктәбебездә хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Алар укучыларыбызны балигъ булмаган балаларга караган законнар белән таныштырып киттеләр.
-
Ата-аналар жыелышы 13.11.2015

Күәм урта мәктәбендә беренче чирекне йомгаклап, 13 нче ноябрь көнне ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта сүз укыту-тәрбия торышы, билге кую критериелары, автобуста йөрү, дәрестән тыш түгәрәкләр эшчәнлеге һәм өстәмә дәресләр турында булды. Шулай ук ата-аналар балаларының сыйныф җитәкчеләре белән дә әңгәмә алыштылар.
-
Район туры олимпиадалары 13.11.2015

Мәктәп укучылары арасындагы фән олимпиадаларының район этабы башланды. Олимпиадалар рус теле һәм әдәбияты, геология фәннәре буенча узды да инде. Бүген укучылар “Татарстан тарихы” буенча җавап тоталар. Олимпиада нинди фәннән үткәрелүгә карап, төрле сыйныф укучылары катнаша. Күәм урта мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Газизова Зөһрә һәм 11 нче сыйныф укучысы Сираҗиев Нуршат көч сынаша. Уңышлар сезгә!
-
Эрудит клуб 12.11.2015

Районыбызда мәктәпләре арасында Эрудит бәйгесе башланып китте. Күәм урта мәктәбеннән әлеге көч сынашуда 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Уеннын төп темасы Әтнә районы тарихына багышланган иде. Сораулар катлаулы һәм шул ук вакытта бик кызыклы иде. Командалар арасында көчле көрәш барды. Нәтиҗәдә, без 2 нче урында!!! Афәрин, укучыларыбыз! Алдагы уеннарда да безне җинүләрегез белән куандырып торыгыз.
-
Әтнә районына 25 ел уңаеннан рәсем конкурсы 12.11.2015

Районыбызның юбилеена багышланган чаралар дәвам итә. Һәм шундыйлардан берсе Укучылар йорты каршында оештырылган башлангыч сыйныфлар арасында рәсем конкурсы. Әлеге конкурста Күәм урта мәктәбеннән 2 нче сыйныф укучысы Бәйрамова Айзила 1 нче урынга лаек булды. Афәрин, Айзиля!
-
Педсовет 10.11.2015

Күәм урта мәктәбендә чираттагы педсовет узды. Төп тема булып ФДБС шартларында укытучыларның компитентлыгын үстерү булып тора. Шулай ук әлеге очрашуда 1 чиреккә йомгак ясалды.
-
Укытучылар БДИ тапшыра 05.11.2015

5 ноябрь көнне Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укытучылар БДИ тапшырдылар. Күәм урта мәктәбе мөгаллимнәре Олы Әтнә мәктәбендә үз белемнәрен тикшерделәр. Нәтиҗәләр кәнагәтьләндерерлектер дип ышанып калабыз һәм укытучыларга эшләрендә уңышлар теләп, укучыларының БДИ һәм ТДИ ны яхшы билгеләргә тапшыруын теләп калабыз.












