Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Әфган -йөрәк ярасы 12.02.2020

4 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Гатауллина Г.Р. тарафыннан оештырылган очрашу беркемне дә битараф калдырмады. Алар мәктәбебезне 1986 елда тәмамлаган, 1987 елда армия сафларына алынган һәм Афганстан җиренә озатылган Сәхибуллин Рифкать Шәүкәт улын кунакка чакырдылар. Ул балалар белән үзенең истәлекләрен уртаклашты, укучыларның, укытучыларның сорауларына җавап бирде. Соңыннан Әтнә районы әфганчыларына багышланган клип каралды. Укучылар үзләре эшләгән презентация буенча фикер алыштылар. Рифкать Шәүкәт улы үзенең чыгышын: "Укучылар армия сафларына барырга курыкмагыз, илне саклау безнең бурыч!"-дип тәмамлады.
Встреча с воином интернационалистом Сахибуллиным Рифкатом Шаукатовичом.
-
Әтнәм минем -сөеп туймас җирем 12.02.2020

3 нче сыйныфта "Әтнәм минем -сөеп туймас җирем" дигән темага ачык тәрбия сәгате үтте. Ул ТАССРның 100 еллыгын үз эченә ала.Балалар Әтнә районы, аның территориясе, тарихы турында белделәр. Кунакка чакырылган авылыбызның яшь шагыйрәсе Гөлүсә Батталова районның оешмалары, музейлары белән таныштырды. Үзенең шигырьләрен укыды. Укучылар аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Очрашуга бүләк итеп китапларын калдырды. Тәрбия сәгате укучылар өчен бик файдалы үтте. Сыйныф җитәкчесе Сафина Р.Р. тарафыннан тиешле дәрәҗәдә эш оештырылган иде.
Классный час на тему "Атня мой край родной". Это открытый классный час в 3 класс. Была приглашена молодая поэтисса нашего села Гулюса Батталова. Классный час также посвящена к 100 летию ТАССР.
-
Защитись от гриппа, коронавируса и орви! 11.02.2020

-
Әти, әни - хоккей гаиләсе 09.02.2020

Мәктәбебез укучылары 9 нчы феральдә районда үткән "Әти, әни - хоккей гаиләсе" дип аталган фестивальгә катнашып, 1 урын яуладылар. Аларның уңышларына шатланабыз, горурланабыз. Котлыйбыз!
Фестиваль "Папа,мама - хоккейная семья". Наши учащиеся победители. Поздравляем!
-
Математикадан ачык дәрес 05.02.2020

8 нче сыйныф укучылары белән математика укытучысы Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәк кызы " Өчмочмакларның төрле формалары" дигән темага математикадан ачык дәрес үткәрделәр. Укучылар дәрестә мисаллар, төрле практик эшләр ярдәмендә өчпочмакларның мәйданын табарга өйрәнделәр. аларны тормышта куллану ысулларын таптылар.
Открытый урок математики в 8 классе.
-
Әлифба бәйрәме 04.02.2020

4 нче февраль көнне 1 нче сыйныфта җылы атмосферада "Әлифба бәйрәме" үтте. 1 нче сыйныф укучылары, җитәкчеләре Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы белән берлектә, бәйрәмгә әти - әниләрен кунакка чакырдылар. Бәйрәм әлифба белән саубуллашу, яңа белемнәргә аяк басу иде. Укучылар үз сәләтләрен күрсәттеләр. Әти -әниләр горурлык хисләре белән таралды.
1 классе праздник "Букваря"
-
Районкүләм семинар 30.01.2020

30 нчы гыйнвар көнне мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан районкүләм семинар үтте. Семинарның темасы: "Дәресләрдә УУГ формалаштыру". Туган (татар) теленнән "Тамыр һәм кушымча" дигән темага Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы 5 нче сыйныфлар белән, Ш.Хөсәеновның "Әни килде" драмасы дигән темага Садриева Алия Габдулла кызы 6 нчы сыйныфлар белән туган(татар) әдәбиятыннан ачык дәрес күрсәттеләр. Дәресләр бик эшлекле, әзерлекле дәрәҗәдә үтте. Семинарда "ТДИ - 2020" буенча эш алып барылды. Мастер - класслар һәм эшлекле сөйләшүләр булды. Семинар югары дәрәҗәдә үтте.
Районный семинар по родному (татарскому) языку и литературе. Тема семинара " Формирование умений на уроках"
-
Биология дәресе 27.01.2020

27 нче гыйнвар көнне 6 нчы сыйныфлар, укытучылары Ганиева Ләйсән Фәргать кызы белән берлектә биологиядән ачык дәрес күрсәттеләр. Дәреснең темасы: "Матдәләр хәрәкәте" дип аталды. Дәрес ФГОС таләпләре буенча әзерләнгән. Укучылар матдәләр хәрәкәтендәге төрле үзгәрешләр турында өйрәнделәр. Практик эш башкардылар. Группада, төркемнәрдә эш алып бардылар. Дәрес кызыклы үтте.
В 6 классе открытый урок по биологии.
-
Хоккей командасы җиңүче 25.01.2020

Чираттагы Спартакиада кысаларында Күәм урта мәктәбе хоккей командасы - ЧЕМПИОН булды. Молодцы, безнең егетләр. Уңышлар сезгә, котлыйбыз!
-
Эрудит -2020 24.01.2020

24 нче январь көнне районның барлык мәктәпләре интеллектуаль бәйге "Эрудит - 2020" гә җыелдылар. 12 команда катнашып, ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйгедә көч сынаштылар.Бәйге 3 этапта үтте. Мәктәбебез командасы 1 һәм 2 турны үтеп, финалга чыкты һәм район күләмендә 2 урынга лаек булды. Мәктәпнең иң сәләтле укучылары: Вафина Зәлия,Гатауллина Зәринә, Гараева Зәлия, Газизова Динә, Хөснетдинова Ландыш, егетебез Галиев Айвазны җиңүләре белән котлыйбыз. Әфәрин, укучылар!












