Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
- Агач утырту 29.09.2019
-
Профсоюз дәресләре 25.09.2019

Мәктәптә профсоюз дәресләре үтте. Тарих укытучысы Хәкимҗанов Ф.Х. " Профсоюз белән тормышта " дигән темага ачык тәрбия сәгате уздырды.Тәрбия сәгате 8-11 нче сыйныфлар өчен әзерләнде. Кунак итеп профсоюз әгъзалары Гатауллина Г.Р., Борханов Ф.Ф чакырылды. Алар укучылар белән : нәрсә ул профсоюз, аның тарихы һәм профсоюз әгъзасы булу нәрсә бирә дигән темаларга сөйләшү алып бардылар.
-
"Татарстан кроссы " - 2019 21.09.2019

21 нче сентябрьда районкүләмендә "Татарстан кроссы -2019" узды. Укучыларыбыз анда катнашып, призлы урыннар яуладылар.Гараева Әлфинә - "Татарстан кроссы - 2019" чемпионы - 1 урынга, Вафина Зәлия - 2 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз спортсмен кызларыбызны!
-
Мәдәни көндәлек 21.09.2019

1 - 4 нче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Укучылар көндәлекләрне теләп кабул итеп алдылар һәм эшкә керештеләр. Кроссвордлар, табышмаклар, ребуслар чишү белән көндәлекне башлап җибәрделәр.
-
Мәктәптә эвакуация 09.09.2019

Мәктәптә эвакуация узды. Кыска вакыт эчендә, тиешле параметрларны үтәп, тулы составта барлык укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр эвакуацияләнде.
-
День добрых дел 08.09.2019

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары сугыш чоры баласы Шәфикова Гөлбәрия апаны үзләренә кунакка чакырдылар. Аның тормышы, балачак хатирәләре, сугыш чоры вакытлары белән кызыксындылар. Сорауларына җаваплар алдылар. Зур итеп концерт әзерләделәр. Гөлбәрия апага әтисенең рамкадагы фотосын бүләк иттеләр. Соңыннан аны кунак өстәле янына дәштеләр.
-
Ветераннар якында гына яши 07.09.2019

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында 6 нчы сыйныф укучылары сугыш чоры баласы, авылыбызның аксакалы Мәүлиев Наил абыйга кунакка бардылар. Аның сөйләгәнен бирелеп тыңладылар, сораулар яудырдылар, соңыннан Наил абыйга рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.
-
"Мәрхәмәтле Татарстан" 05.09.2019

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясен башладык.
-
Җиңү дәресе 03.09.2019

2-4 нче сентябрь көннәрендә мәктәптә Җиңү дәреселәре үтте. Бар сыйныфлар да бу акциягә бик теләп катнашты.
-
Белем бәйрәме 02.09.2019

Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды. 1 нче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котларга районыбыз кунагы , район Акбарс банк җитәкчесе Каюмова М.А. килде. Шулай ук "Тукай" күмәк хуҗалыгының баш инженеры Нәҗипов И.Р., "Дусым" күмәк хуҗалыгының баш бухгалтеры Шигапов Ф.Ш. белем дөньясына тәүге кат аяк баскан нәниләребезне бәйрәм белән котладылар, бик күп бүләкләр тапшырдылар.












