Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Дуслыкта - көч! 26.11.2018

1 нче сыйныфлар кечкенә булуга карамастан, 26 нчы ноябрь көнне сыйныф җитәкчеләре Ганиева Люция Фәесхан кызы җитәкчелегендә "Дуслыкта -көч!" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрделәр. Алар ребуслар да чиште, уен да уйнады, мәкальләрне дә дәвам иттеләр, апалары укыган хикәя буенча сорауларга да бик матур итеп җавап бирделәр. Тәрбия сәгате укучыларга дуслыкның нинди көчкә ия икәнлеген белү мөмкинлеге бирде. Алар дәрес ахырында гел дус һәм бердәм булырга сүз бирделәр.
-
Тәҗрибә уртаклашу 19.11.2018

19 нчы ноябрь көнне 2 нче сыйныф укучылары укытучы Сафина Резеда Рашат кызы белән берлектә рус теле фәненнән ачык дәрес күрсәттеләр. Алар дәрестә бер тамырдан булган сүзләр турында өйрәнделәр. Дәрестә укучылар төркемнәрдә, индивидуаль дә эшләделәр. Проект эшчәнлеге алып бардылар. Аларга төрле алымнар кулланып экологик тәрбия, әхлак тәрбиясе бирелде. Укучылар бердәм һәм бик актив булдылар.
-
Ата - аналар җыелышы 16.11.2018

2018 нче елның 12 нче ноябреннан 16 нчы ноябрена кадәр мәктәбебездә ата - аналар җыелышлары узды. Җыелышта күтәрелгән төп темалар: икенче чирек нәтиҗәләре, укучы балаларда җаваплылык тәрбияләүдә ата-ананың эшчәнлеге, укучыларның буш вакытын үткәрүдә өстәмә белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлекнең роле турында һәм төрлеләрдән торды. Ата -аналарга һәр фән укытучысы белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге тудырылды, җыелышлар һәр сыйныфта аерым үтте.
-
"Яшь талантлар" күргәзмәсе 15.11.2018

2018 нче елның 15 нче ноябренда 8,10 нчы сыйныф укучыларыбыз Казанда оештырылган "Яшь талантлар" фестиваль - күргәзмәсендә булып кайттылар. Алар бу күргәзмәдә үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җаваплар таптылар. Үзләре дә талантларын күрсәтү мөмкинлеге бар икәнен белделәр. Бик оригиналь эшләр белән танышып, үзләре дә эшләп карадылар. Практикада кулланып карау аларда бик зур кызыксыну уятты. Һөнәр сайлауга да зур этәргеч бирде.
-
Лагерьда "Үз -үзеңне беләсеңме?" көне 05.11.2018

-
Лагерьда "Спасайкина" көне 03.11.2018

-
Чираттагы педсовет утырышы 03.11.2018

1 чирек тәмамланды. 3 нче ноябрь көнне чираттагы педсовет утырышы үтте. Анда алга куелган мәсьәләләр, чирек нәтиҗәләре һәм төрлеләр каралды.
-
Лагерьда фән көне 02.11.2018

-
Лагерьда сәламәтлек көне 01.11.2018

-
"Бәхетле балачак" лагереның ачылу көне 31.10.2018













