Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Тәҗрибә участогында кызу эш бара 17.05.2018

-
Үлемсез полк 08.05.2018

-
Җиңү көне 08.05.2018

-
Сугыш чоры балалары 07.05.2018

Хәрби дан атналыгы кысаларында башлангыч сыйныфларда "Сугыш чоры балалары" дигән темага ачык чара үтте. Укучылар авылыбызда яшәүче сугыш чоры балалары турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар, үзләре әзерләгән материалларны тәкъдим иттеләр. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Мавыктыргыч очрашу 07.05.2018

Бүген мәктәбебездә мавыктыргыч очрашу иде. 5-7 нче сыйныфлар белән берлектә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы сугыш чоры балалары: Яруллина Галиябану һәм Шәфикова Гөлбәрия апаларны очрашуга чакырды. Очрашу берәүне дә битараф калдырмады. Килгән кунакларыбыз укучыларга ул чорларның авырлыгын, үз кичерешләрен сөйләделәр һәм укучыларга тыныч тормышның кадерен белергә кирәклекне аңлатылар. Укучылар аларга күп сораулар яудырдылар һәм үзләре әзерләгән концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Очрашу бик күңелле булды.
-
Дан атналыгы 07.05.2018

-
Сугышны истә тот 05.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан оештырылган районкүләм рәсем конкурсында катнашып, 3 нче сыйныф укучысы Ганиева Дилә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җитәкчесе Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы.
-
"Моңлы саз чыңнары"
04.05.2018
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан "Мәгариф" журналы оештырган "Моңлы саз чыңнары" конкурсында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Хәрби дан атналыгы 04.05.2018

Мәктәбебездә хәрби дан атналыгы башланды. Укучыларыбыз тарафыннан "Сугыш безне чыныктырды" дигән темага рәсемнәр ясалды, бәйге уздырылды. "Сугыш чоры фотолары" дигән темага фотокүргәзмә оештырылды. Сугыш темасына багышланган җыр һәм шигырь бәйгесе булды.
-
Татар әдәбиятында батырлык
30.04.2018
А.Алиш исемендәге регионара фәнни конференциядә "Татар әдәбиятында батырлык" секциясендә 8 нче сыйныф укучысы Закирҗанов Эмиль "Фатих Кәрим иҗатында татар җыры, гармун моңы" дигән тема буенча чыгыш ясап 2 урынга лаек булды. Җитәкчесе Садриева Алия Габдулла кызы.












