Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Конституция -закон ул! 12.12.2018

12 нче декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көн. Бүген бу темага барлык сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар Конституциядә язылган законнар, җәмгыятьнең төзелеше, кешеләрнең бу законнарны төгәл үтәве кирәклекне,үтәмәгән очракта закон бозуга китерүен, Конституциянең кешеләрне саклаучы төп чыганак икәнлеген белделәр.
-
Тәҗрибә уртаклашу 10.12.2018

2018 нче елның 10 нчы декабренда Галиева Рәйсә Равил кызы 6 нчы сыйныфларда география фәненнән "Биологик ресурслар" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә яңа алымнар кулланып дәрес материалы өйрәнелде. Биологик ресурсларны сакларга кирәклеге басым ясап әйтелде. Дәрес бик җанлы атмосферада үтте.
-
Кызыклы очрашу 07.12.2018

2018 нче елның 7 нче декабренда мәктәбебездә Әтнә муниципаль районы прокурор ярдәмчесе Газизов Марат Ислам улы белән очрашу булып үтте. Ул укучыларга коррупция, аның килеп чыгу тарихы, коррупциягә этәргән сәбәпләр турында аңлатып үтте. Укучылар да Марат Ислам улына бик күп аларны кызыксындырган сораулар бирделәр. Очрашу укучылар өчен бик кызыклы булды. Соңыннан истәлек фотосына төштеләр.
-
Тимурчылар гел сафта! 06.12.2018

-
Шәфкатьлелек ярминкәләре дәвам итә. 06.12.2018

-
Әниләр бәйрәме 30.11.2018

Бүген мәктәбебез шау - гөр килеп торды. Һәр укучы өчен шатлыклы булган көн - әниләр бәйрәмен билгеләп үттек. Укучылар котлау өчен әниләрне мәктәпкә чакырдылар. Алар өчен зур концерт әзерләделәр. Балалары әниләрне котлап шигырь сөйләгәндә, җырлаганда, биегәндә һәр әнинең күзләрендә шатлык яшьләре чагылды. Алар куанып та, горурланып та укучыларның бүләкләрен кабул иттеләр. Бәйрәм ахырынды укучылар әниләренә рәхмәт әйттеләр һәм чәй, коймак белән сыйладылар. Бәйрәм бик матур үтте.
-
Искиткеч вожатый! 29.11.2018

29 нчы ноябрь көнне Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында "Искиткеч вожатый" бәйгесенең район туры узды. Бәйгедә һәр мәктәптән вожатыйлар көч сынашты. Эссе язу, үзең белән таныштыру, тест эшләү, педагогик ситуация чишү, уен уйнату - бәйгенең төп шартлары иде. Бәйгедә иң - иңнәр көч сынашты.Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Хөснетдинова Ландыш, 11 нче сыйныф укучылары белән беррәттән көч сынашты һәм 3 урынга лаек булды. Ландыш котлыйбыз сине. Син - искиткеч вожатый!
-
Табигатьне саклау - безнең бурыч! 28.11.2018

2018 нче елның 28 нче ноябренда мәктәбебездә Ашыт заказнигы хезмәткәрләре белән очрашу булып үзды. Рәшит абый Сабиров буш кул белән килмәде, укучыларыбызны котлап, аларга бүләкләр тапшырды. 4 нче сыйныф укучылары Хафизов Ислам, Сафина Динә, Калимуллина Гөлия " Марш парков" плакатлар бәйгесендә катнашып, республикакүләмендә призлы урыннар яуладылар. Аларны котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.
-
Хөрмәт төбе - хезмәт
28.11.2018
6 нчы класслар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә ачык тәрбия сәгате күрсәттеләр. Тәрбия сәгате: "Хөрмәт төбе - хезмәт" дип аталды. Укучылар бу чарада уңышка ирешү серләрен эзләделәр. Тырышып, үзең эзләп тапкан бәхет кенә кешегә куаныч бирә дип нәтиҗә ясадылар. Үзләре язып килгән эсселәрендә кем булырга дигән хыяллары чагылыш тапкан иде. Укучылар бик активлар, үзләренең фикерләрен җиткереп, халык әйтемнәренә таянып, уңышны бары үз тырышлыгың гына китерә дигән фикердә калдылар.
-
Тәҗрибә уртаклашу 26.11.2018

ФГОС таләпләренә туры китереп, 8 нче сыйныфта инглиз теле укытучысы Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы инглиз теленнән ачык дәрес күрсәтте. Һөнәр һәм эш темасы астында укучылар киләчәктә нинди һөнәр үзләштерергә теләүләрен әйттеләр. Аны үзләштерү өчен нинди фәннәрне камил белергә кирәклеген ачыкладылар. Диалог төзеделәр. Группаларда, төркемнәрдә, парларда эшләделәр.












