Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Проект эшчәнлеге дәвам итә 27.04.2019

Бу көнне 3 нче һәм 4,6, 7,8 нче сыйныф укучылары проект яклауда нәтиҗәле эш алып бардылар. Монда әти -әниләр дә чакырылды. Бу чара бик эшлекле һәм җанлы үтте.
-
Г.Тукай туган көн 26.04.2019

26 нчы апрель - Г.Тукайның туган көнендә мәктәптә бик зур чара булып үтте. Укучылар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның тормыш юлын, иҗатын тагын бер тапкыр искә төшерделәр. Милләтебезнең горурлыгы булган Г.Тукай туган көнне укучыларыбыз ел буе алып барган эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Бу проект "Якташ язучылар" дип аталды. Һәр сыйныф үзенә бүлеп бирелгән әдипнең иҗатын, тормыш юлын өйрәнеп, проектларын якладылар. Бу чарада сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләнде, шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырлар җырланды. Буклетлар, китапнамәләр, буктрейлерлар күрсәтелде. Кичә "Туган тел" гимны белән тәмамланды.
-
Яшьләр форумы 25.04.2019

Укучыларыбыз районкүләмендә узган Яшьләр форумында катнаштылар. Үзләре сайлаган юнәлеш буенча мастер - класс карадылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Соңыннан форумга нәтиҗә ясадылар.
-
Кызыклы проектлар 25.04.2019

Мәктәбебездә укучыларның проект эшчәнлегенә йомгак ясау, аны яклау эше башланып китте. Бүген 1, 2 нче сыйныф укучылары ел буе алып барган проект эшләрен якладылар. Төрле темалар тәкъдим ителде. Барлык укучылар да үз дәрәҗәсендә эшчәнлекне оештырган, мәгълүмат бик күп тупланган. Кечкенә булуга карамастан, проектны яклау методикасын өйрәнгәннәр. Проект яклауда укучыларның әти - әниләре дә катнашты.
-
Татар балалары фестивале 25.04.2019

25 нче апрель көнне районда Бөтенроссия татар балалар фестивале узды. Мәктәбебездән "Әтием - горурлыгым" дип исемләнгән кыска метражлы видеофильм 2 нче турга үтеп, уңыш яулады. 5 нче сыйныф укучысы Садриева Зөхрә (җит.Садриева А.Г.) уңышлы чыгыш ясап, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан әзерләнгән махсус бүләккә ия булды. Котлыйбыз, Зөхрә, Айваз, Ильярны!
-
Музейга сәяхәт 24.04.2019

7 нче сыйныф укучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Батршина Сания Фаритовна белән берлектә, Күлле Киме авылында урнашкан Сибгат Хәким музеенда экскурсиядә булдылар. Бу сәяхәт аларга проект эшчәнлегендә бик файдалы булды, бик күп мәгълүмат тупларга ярдәм итте.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" 20.04.2019

Укучыларыбыз районкүләмендә үткәрелгән "Куркынычсыз тәгәрмәч " бәйгесендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Бүләккә өр яңа велосипедка ия булдылар. Укучыларның җитәкчеләре Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы һәм физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдул улы да укучыларның уңышларына чиксез шат булып, алда да зур үрләр яуласыннар иде дигән фикердә калдылар. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алда зур уңышлар телибез!
-
Какая сегодня погода? 19.04.2019

2 нче сыйныф укучылары , Борханов Фәрит Фоат улы белән берлектә, инглиз теле фәненнән ачык дәрес күрсәттеләр. Кечкенә генә булсалар да инглиз телендә ачык сөйләштеләр, сорауларга бик матур итеп җавап бирделәр. Дәрес буе укытучылары аларга елмаю бүләк итте. Бу көндәге табигатьтәге матурлык кебек, дәрестәдә матурлык хөкем сөрде. Укучылар Бөекбританиядә һава торышының нинди булуын кызыксынып карадылар, үзебездәге һава торышы белән чагыштырдылар. Дәрес ахырында үзләренә билге куйдылар.
-
"Көрәш" ярышы
18.04.2019
18 апрель көнне районкүләмендә яшүсмер укучылар арасында "Көрәш" ярышы үтте. Мәктәбебез укучылары: Хөснетдинов Илзат 3 урынга, Ахмадуллин Ильяр 3 урынга, Нәҗмиев Азат 3 урынга лаек булдылар. Әфәрин, егетләр! Уңышлар сезгә!
-
Яраткан физкультура дәресе 16.04.2019

16 нчы апрель көнне 6 нчы сыйныф укучылары, физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдул улы белән берлектә, ачык дәрес күрсәттеләр. Укучылар бик актив, иң яраткан фәннәре буенча белемнәре дә яхшы икәнлекне күрсәттеләр. Футбол һәм волейбол уйнау технологиясен өйрәнеп, ныгыту күнегүләре эшләделәр. Дәрес бик җанлы, актив атмосферада үтте.












