Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
"Совездие Йолдызлык - 2019" җиңүчеләре 09.03.2019

4 нче сыйныф укучылары Хөснетдинов Илзат һәм Калимуллина Гөлия "Созвездие Йолдызлык - 2019" бәйгесендә конферансье номинациясендә 2 урынны, Хөснетдинов Илзат вокал соло юнәлешендә 3 урынны яуладылар. Яшь артистларыбызны чын күңелебездән котлыйбыз, алда Кукмарада узачак зона этабында уңышлар телибез.
-
Логарифмнар илендә 07.03.2019

7 нче март көнне 10 нчы сыйныф укучылары математика укытучысы Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызы җитәкчелегендә "Логарифмнар илендә" дигән темага ачык дәрес күрсәттеләр. Алар төркемнәрдә ,парларда, индивидуаль дә эшләделәр. ЕГЭ га әзерләнделәр, Россиядә узган универсиада турында күп мәгьлүмат алдылар, тормышта логарифмнарның роле турында белделәр, алгебра фәне буенча белемнәрен күрсәттеләр.
-
Ягез эле, кызлар! 07.03.2019

7 нче март көнне дәресләрдән соң мәктәп шау- гөр килеп торды. Бу көнне егетләребез сөйкемле кызларыбызны бәйрәм белән котладылар. Соңыннан "Ягез әле,кызлар!" бәйгесе узды. Бу бәйгедә кызларыбызның сәләте, уңганлыгы, ашка -суга осталыгы, мылтык җыю, сүтү тизлеге, җырга, биюгә булганлыклары бәяләнде. Кызларыбыз барысы да бик булган, уңган булып, бәйгедә дуслык җиңде.
-
Кем ул патриот? 28.02.2019

2019 нчы елның 28 нче февраленда 4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы белән берлектә Әтнә, Арча, Балтач районы хәрби комиссары Борханов Алмаз Әгъзәм улын очрашуга чакырдылар. Бу очрашу укучылар күңелендә зур тәэсир калдырды. Алмаз Әгъзәм улы укучыларга Россия хәрби көчләре турында сөйләде, видеофильм күрсәтте. Аннан соң укучылар белән фикерләрен уртаклашты. Батырлык төшенчәсен аңлатты, туган илне яратырга, аны сакларга кирәклеген искәртте. Укучылар хәрби комиссарга бик күп сораулар яудырдылар, ул алып килгән хәнҗәрне бик кызыксынып карадылар. Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Гаилә -күңел җылысы 28.02.2019

28 нче февраль көнне 5 нче сыйныфлар һәм сыйныф җитәкчеләре Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы "Гаилә - күңел җылысы " дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрделәр. Үзләренең әти -әниләрен кунакка чакырдылар. Әти - әниләре кунакка буш килмәгәннәр, үзләренең кул эшләрен алып килгәннәр иде. Укучылар үзләре ясаган китапчыклары белән таныштырдылар, әниләре ясаган яки бәйләгән, чиккән эшләрен күрсәттеләр. Тәрбия сәгате җылы, дустанә атмосферада үтте. Укучылар гаиләдә генә бәхетле булырга мөмкин икәнлеген белделәр, ә әти -әниләр балаларның иҗатын карап шатландылар.
-
Хоккей ярышы 27.02.2019

-
Хоккей ярышы 27.02.2019

-
Әйдәгез әле, егетләр! 23.02.2019

Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне шау - гөр килеп үтте. Югары сыйныф егетләре арасында спорт ярышы узды. Һәр сыйныф укучысы бик тырышып, үзләрен күрсәтте. Канатка менү, автомат сүтү, отжимание, гер күтәрү, төрле очракларда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белү кебек ярыш төрләре алынган иде. Әлбәттә, көчле команда җиңә. 9 нчы сыйныфлар- 1 урынны, 8 нче сыйныфлар - 2 урынны, ә 10-11 нче сыйныфлар - 3 урынны бүлеште. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Кызлар сынатмыйлар! 23.02.2019

23 нче февраль көнне районкүләмендә XIII Спартакиада кысаларында яшүсмер кызлар арасында волейбол ярышы узды. Бу ярышта катнашып, мәктәбебез командасы 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз, кызлар! Уңышлар Сезгә!
-
Туган телем - иркә гөлем! 21.02.2019

21 нче февраль - Халыкара туган телләрне яклау һәм саклау көне. Бу көнне башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, авыл китапханәсенә сәяхәт кылдылар. Китапханәче Вафина Луиза тарафыннан оештырылган КВН -кичәдә катнаштылар. Алар ике команда:Сөембикә оныклары һәмТукай оныклары ярышта көч сынаштылар. Сыйныф җитәкчеләре:Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы, Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы жюри буларак, аларның белемнәренә бәя бирделәр. Соңында дуслык җиңде.












