Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Сөмбелә бәйрәме 25.10.2019

25 нче октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары "Милли гореф - гадәтләребез" проекты кысаларында "Сөмбелә" бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмдә укучылар һәр баскычта үз темалары буенча чыгыш ясадылар, Яшелчәләр, авыл хуҗалыгы бөртеклеләре, җиләк - җимеш, икмәк ничек табынга килә? дигән темаларга шигырьләр, җырлар башкардылар. Биеделәр, ребуслар чиштеләр, соңыннан башваткыч уены уйнадылар. Бәйрәм чын мәгънәсендә бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Көзге күргәзмә 25.10.2019

-
"Балигъ булмаучылар" комиссиясе бездә кунакта 24.10.2019

Бүген "Балигъ булмаучылар" комиссиясе вәкилләре укучылар белән очрашты. Бу очрашуда комиссиянен сәркатибе Баһаутдинова Наилә, психолог Фазылҗанова Лидия, комиссия әгъзасы Яруллина Резеда катнашты. Алар укучылар өчен үтәлергә тиешле законнар, нинди гамәлләрне кылу фаҗигагә китерүе, укучыларның бурычлары һәм хокуклары турында әңгәмә алып барды. Укучылар да үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Халкыбыз ядкарьләре 24.10.2019

6 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Садриева Алия Габдулла кызы белән берлектә, "Бәби туе" дигән темага тәрбия сәгате уздырдылар. Бу тема: "Хәтерләүдән курыкма син, ил үткәнне онытма син!" дип алынган тема кысаларында сайланган проект эшчәнлеге. Укучылар мөстәкыйль рәвештә бик күп материал туплаганнар. Тәрбия сәгатендә укучылар халкыбызның гореф - гадәтләре, йолалары, үз гаиләләрендәге йолаларга тукталдылар. Видео материаллар, музей материаллары укучыларда кызыксыну уятты. Авылыбызның хәзрәте Ганиев Ленар Радик улының бу йола турында мәгълүмат бирүе, тәрбия сәгатен тагын да тулыландырып җибәрде. Соңыннан укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре бәби туеның символы булган татлы әлбә белән сыйландылар.
-
Һөнәри очрашу 23.10.2019

23 нче октябрь көнне укучыларыбыз "Мәшгульлек фонды" вәкиле белән очраштылар. Бу очрашудан алар һөнәр сайлауга этәргеч ясый торган бик күп мәгълүмат алдылар, төрле һөнәрләр, аларның кайсысын сайласан файдалырак, бу һөнәрләрне үзләштерү өчен кайларда белем алырга кирәк? дигән сорауларга җаваплар алдылар.Очрашу бик файдалы узды.
- Для населения 22.10.2019
-
"Татарча диктант" ЯЗ 19.10.2019

19 нчы октябрь көнне бөтенрәсәйкүләмендә "Татарча диктант" акциясе үтте. Бу акциядә мәктәбебез укучылары, укытучылар һәм әти -әниләр актив катнашты. 80 диктант язучы үзенең көчен сынап карады.
-
Укытучылар көне 05.10.2019

"Бер җылы сүз җитә йөрәккә" дип аталды укучыларыбызның "Укытучылар көне"ндә укытучыларга карата әйткән иң җылы сүзләре. Аларның матур итеп шигырь сөйләве, җырлавы, чәчәкләр бүләк итүе һәр укытучының күңелен яулады.
-
Үзидарә көне 05.10.2019

-
Өлкәннәр көне 01.10.2019

1 нче октябрь көнне мәктәбебездә "Өлкәннәр көненә" багышлап төрле чаралар үтте. Тәрбия сәгатьләрендә укучылар үзләренең әби - бабалары турында проект эшләре яклады, югары сыйныф укучылары мәктәптә эшләп чыккан пенсионер укытучыларны,хезмәткәрләрне бәйрәм белән котларга өйләренә бардылар һәм бүләкләр тапшырдылар.












