Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Районкүләм семинар 17.12.2019

17 нче декабрь көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныфларның район семинары үтте. Аның темасы: " ФГОС буенча башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек" дип аталды. Башлангычның һәр сыйныфында ачык дәресләр күрсәтелде. Дәресләргә уңай бәя бирелде. Дәрестән тыш эшчәнлектә укучылар эшчәнлекнең төрле формаларын кулланып, белемнәрен арттырдылар. Һәр эшчәнлек ФГОС таләпләрен үтәп, иҗади һәм эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.
-
Укучыларыбызның уңышы 14.12.2019

Укучыларыбыз "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленда катнашып районкүләмендә 3 урын яуладылар. Котлыйбыз аларны!
-
Ачык дәрес 29.11.2019

Математика һәм информатика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы, 10 нчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. Темасы: исәпләү системасы. Дәрес әзерлекле, бик төгәл, укучылар өчен бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буларак, файдалы үтте. Дәрестә заманча информацион технологияләр кулланылды. Биремнәрне телефоннарда "Kahhot"программасында һәм компьютерда эшләделәр,алган белемнәрне ныгыттылар.
-
Әниләр бәйрәме 28.11.2019

28 нче ноябрь көнне мәктәптә зур чара "Әниләр бәйрәме" үтте. Башлангыч сыйныф укучылары әниләрен кунакка дәште. Бәйрәм чын мәгънәсендә җылы, назга төрелгәндәй узды. Укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, әниләрен котладылар, әзерләнгән бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәм соңында укучылар әниләре белән бергә рәхәтләнеп биеделәр.
-
"Әниемә иртәнге чәй" 27.11.2019

Укучыларыбыз 27 нче ноябрь көнне мәктәпкүләм "Әниемә иртәнге чәй" акциясендә катнаштылар. Укучылар әниләренә иртән чәй әзерләп, аларны сыйладылар. Акция бик җанлы үтте.
-
Юнармия оешмасы форумы 23.11.2019

23 нче ноябрь көнне районыбызда Юнармия хәрәкәте әгъзалары форумга җыелдылар. Эшләнгән эшләргә анализ ясалды, Юнармия сафларына яңа укучылар кабул ителде. Мәктәбебезнең ике укучысы: Хөснетдинов Илзат, Гатауллина Илүзә бу сафларга кабул ителделәр. Бу хәрәкәтнең актив әгъзасы, 7 нче сыйныф укучысы Галиев Айваз актив эшчәнлеге өчен "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Айвазны!
-
Әнигә бүләк 22.11.2019

Укучыларыбыз бик теләп, "Әнигә бүләк" акциясендә катнаштылар. Һәр сыйныф үз күзлегеннән чыгып, аерым символ формасында әниләргә бүләк ясады. Бу акцияне мәктәпкүләмендә, әниләр берлектә оештырып, бүләкләрне хуҗаларына тапшырдылар.
-
Җәлил укулары 21.11.2019

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырылган Халыкара "Җәлил укулары " әдәби бәйгесенең зона турында 8 нче сыйныф укучысы Вафина Зәлия һәм 7 нче сыйныф укучысы Хакимова Илвинә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
"Кагыйдәне яхшы бел!" 19.11.2019

19 нчы ноябрь көнне юл йөрү инспекциясе хезмәткәрләре мәктәптә кунакта булдылар. Укучылар белән очраштылар. Төрле мәсәләләргә тукталдылар. Брошюралар, значоклар тапшырдылар.
-
Ата - аналар җыелышы 12.11.2019

12 нче ноябрь көнне мәктәптә ата - аналар җыелышы узды. Җыелышның көн тәртибе: Мәктәптә һәм гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен тормышка ашыру һәм профилактикалау, 1 нче чирек нәтиҗәләре булды. Әти -әниләр балалар тарафыннан әзерләнгән "Көзге бал" бәйрәмендә , концерт номерларын карадылар, соңыннан сыйныфларда укучыларның чирек нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.












