Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2019

Нәүрүз бәйрәме - табигатьтә чын - чынлап яз башланган көн. Башлангыч сыйныф укучылары 21 нче март көнне бергәләшеп Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.Алар шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, Нәүрүзбикәне каршыладылар. Бәйрәм бик җылы үтте.
-
Профориентацион очрашу 21.03.2019

21 нче март көнне 9 нчы сыйныф укучылары Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының укыту эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Надия Газим кызы белән очрашты. Әңгәмә: техникумда уку мәсьәләләре, андагы бүлекләр, керү имтиханнары, алына торган белгечлекләр турында барды. Әңгәмә соңында Надия Газим кызы укучыларны алда булачак "Ачык ишекләр" көненә чакырды.
-
Математика- кызыклы фән 20.03.2019

20 нче март көнне 1 нче сыйныфта математикадан ачык дәрес булды. Укучылар рәсемнәр буенча телдән мәсьәлә төзеп чиштеләр. Укытучы ярдәме белән теманы, максатны билгеләделәр. 5 санын берурынлы саннарга кушарга өйрәнделәр. Мисаллар, мәсьәләләр чиштеләр. Ахырдан йомгак ясап төсле түгәрәкләр ярдәмендә үзбәя бирделәр.
-
Открытый урок 19.03.2019

19 марта учитель русского языка и литературы Батршина Сания Фаритовна провела открытый урок по русскому языку в 7 классе на тему " Постановка запятой при сочинительных союзах". На уроке присутствовали учителя школы.
-
Һөнәрле булу бик мөхим 18.03.2019

8 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы белән берлектә, " Һөнәрле булу бик мөхим" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрделәр. Тәрбия сәгатенә дәрестән тыш эшчәнлек җитәкчесе Абдуллина Ләйлә, китапханәче Галиева Рәйсә апалары чакырылган иде. Алар сәнгать юнәлеше һәм китапханәче һөнәре турында чыгыш ясадылар. Укучылар хәзерге һәм тарихка кереп калган һөнәрләр турында сөйләштеләр. Буыннан буынга күчеп килгән укытучылар гаиләсе һәм хәрби патриотик юнәлеш турында Гатауллин Булат һәм Борханов Әмир шәҗәрәләрен презентацияләделәр. Тәрбия сәгате бик файдалы һәм җанлы үтте.
-
һөнәрләр иленә сәяхәт 18.03.2019

18 нче март көнне 2 нче ыйныф укучылары һөнәрләр иленәсәяхәт иттеләр. Киләчәк профессияләре веб программист, роботехника, сити - фермер белән таныштылар.Һөнәрләр агачы төзеделәр, мәкальләр җыйдылар. Киләчәктә үзләренең нинди һөнәр сайлаячакларын уйладылар.
-
Йолдызлык -2019 14.03.2019

4 нче сыйныф укучылары Хөснетдинов Илзат һәм Кәлимуллина Гөлия "Йолдызлык -2019" яшүсмерләрнең эстрада иҗат фестиваленең зона турында "Конферанс" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән тәбрик итәбез!
-
Урок русского языка 13.03.2019

13 марта учитель русского языка и литературы Нигматова Лейсан Ильфатовна провела открытый урок по русскому языку в 5 классе. Тема урока: «Три склонения имен существительных». Урок прошел плодотворно и интересно.
-
Кызыклы химия 12.03.2019

12 март көнне химия укытучысы Ганиева Ләйсән Фәргать кызы 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Генетик бәйләнеш" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Укучылар неорганик матдәләр арасындагы бәйләнеш тигезләмәләрен чиштеләр. Матдәләр һәм аларның әверелеше турында белемнәрен ныгыттылар.
-
"Без бергә" бәйгесе 12.03.2019

2019 нчы елның 12 нче мартында "Без бергә" республика балалар халык иҗаты фестиваленең район туры үтте. Мәктәбебез укучылары бу фестивальдә бик теләп катнаштылар. Куандырганы : бик күп номинацияләрдә призлы урыннар яуладылар. 3 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Әдилә вокал соло номинациясендә 3 урынга, 7 нче сыйныф укучылары Гатауллина Зәринә һәм Вафина Зәлия вокал дуэт номинациясендә 3 урынга, 8 нче ыйныф укучысы Мәүлиева Азалия " Әдәби уку" номинациясендә 2 урынга, 8 нче сыйныф укучысы Хөснетдинова Ландыш "Россия киңлекләре" күргәзмәсе белән 2 урынга лаек булдылар. укучыларыбызны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.












