Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Котлыйбыз! - Поздравляем! 10.04.2018

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Мөхәммәтфатих кызы Исрафилова Раилә "Тылсымлы куллар" балалар журналы редакциясе тарафыннан оештырылган III Республика иҗади бәйгесенең "Тапкырлар аланы" номинациясендә җиңеп, III дәрәҗә Лауреат исемен яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Раиләне җиңүе белән котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез.
-
Экологик тәрбия. - Экологическое воспитание. 06.04.2018

Иртә язда клумбаларга утырту өчен орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез. Балалар табигать почмагында бик теләп эшлиләр. Һәм бу эшнең нәтиҗәсе булып, бакчабыз шау чәчәктә утыра.
-
2 апрель - халыкара балалар китабы көне. - 2 апреля - день книги. 02.04.2018

Нәниләр төркеменә йөрүче балалар 2 апрель - халыкара балалар китабы көне уңаеннан махсус балалар өчен язылган китапларның матур рәсемнәрен карап, Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди? сорауларына җавап бирделәр.
-
Сыерчыкларга бүләк. - Подарок скворцам. 29.03.2018

Безнең иң яраткан, көтеп алган кунагыбыз ул сыерчык. Матур сайравы белән сокландыра, басу-бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып файда китерә бу тиктормас кош. Язын сыерчыкларның кайтуын көтеп алабыз. Әтиләребез белән бергә бүләк тә әзерләдек үзләренә. Сайрауларын, оя сайлауларын, җим ташуларын күзәтеп торырбыз.
-
Нәүрүз котлы булсын! - Поздравляем! 26.03.2018

Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм -
Нәүрүз бүген бездә!
Бу бәйрәм кышны озату, язны каршы алу буларак кабул ителә. Бүген без Нәүрүзбикәне каршы алдык. Ул безгә бик күңелле уеннар алып килгән иде. Рәхәтләнеп күңел ачтык.
-
Мин һәм Кызыл китап. - Я и Красная книга. 23.03.2018

Уртанчылар төркеменнән Гильмуллин Солтан, мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Хөсәенов Гадел, Хәйруллин Рүзәл "Мин һәм Кызыл китап" иҗади кул эшләре бәйгесендә катнаштылар. Аларның эшләре югары бәяләнде, балалар диплом белән бүләкләнделәр. Әлеге бәйге аша балаларның экологик белемен ныгыту, Татарстан Республикасының табигый мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максаты куелган иде.
-
8 март - бүген бар да шат. 8 марта - все рады. 06.03.2018

8 Март балалар өчен әни бәйрәме. Кадерле кешеләребезне кунакка эндәшеп бәйрәм белән котладык. Матур җырларыбыз, дәртле биюләребез белән сөендердек. Үз кулларыбыз белән ясаган открыткалар ямь өстенә ямь өстәде.
Язның беренче бәйрәме
Сезгә бүләк, әниләр!
Чөнки тормышның яме
Сез ул, Әниләр!
-
Иң зур бәхет. Самое большое счастье.
06.03.2018
Бакчабызның иң нәни балалары "Иң зур бәхет" дип исемләнгән бәйрәм иртәсендә үзләренең яраткан әниләрен язның беренче бәйрәме - 8 Март - халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Әниләр балалар чыгышыннан бик канәгать калдылар.
-
Исемең матур. Красивое имя. 01.03.2018

Балаларны үз исемен, әти-әнисенең, иптәшләренең исемнәрен хәтердә калдырырга, эндәшкәндә ачык, аңлаешлы итеп исеме белән эндәшергә өйрәтү.
-
Әтием - горурлыгым. Папа - моя гордость. 22.02.2018

Нәниләр төркемендә бәйрәм уңаеннан "Әтием - горурлыгым" дигән бәйрәм иртәсе узды. Балалар әтиләрен үзләренең җырлы-биюле уеннары, шигырьләре, җырлары белән куандырдылар. "Теремкәй" әкиятен уйнау бәйрәмне тагын да ямьләндерде.










