Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Фиксиләр... 06.04.2017

6 нчы апрель - мультфильм көне. Шул уңайдан бакча балалары белән "Фиксиләр" мультфильмын карадык. Бу мультфильм популяр, баланың яшь үзенчәлегенә туры килә, сабыйларны җәлеп итә. Иң шатландырганы - Фиксиләр үз телебездә сөйләшә. Яраткан геройлар белән очрашу балаларның күңелләрен күтәрде.
-
Китапханәдә кунакта. 24.03.2017

Китапханәче һөнәре турында белемнәребезне тирәнәйтү максатыннан, китаплар яратуыбызны исбатлап, китапханәдә булдык. Безнең Бөрбаш авылы китапханәсе зур, якты, матур, китапларга бай. Анда эшләүче Әнисә апабыз якты йөз белән каршы ала, үз һөнәре серләренә төшендерә, яңа китаплар белән таныштыра, төрле уеннар уйната, мультфильмнар күрсәтә. Бу юлы "Минем тату гаиләм" темасына рәсем күргәзмәсе оештырды. Ә без яраткан шагыйрьләребезнең шигырьләрен сөйләдек, әти-әниләргә багышланган җырлар җырладык һәм яраткан "Чабата" биюен биедек.
-
Суган утырттык. 17.03.2017

Суганның файдасы сәламәтлек өчен бик зур булуын һәрдаим язып, сөйләп, күрсәтеп торалар. Үзебезнең бакчада тәҗрибәләр үткәреп без аны күптән сыныйбыз инде. Быел да утырттык. Яшел кыякларның үсүен күзәтеп торабыз, су сибәбез. Тиздән хезмәт җимешебезне татып карарбыз. Килегез, сезне дә сыйларбыз.
-
Куркынычсызлык. 13.03.2017

Балаларның иминлеген саклау максатыннан бүген нәниләр төркеме балалары белән "Өйдә үзеңне ничек тотарга?" дигән темага сөйләшү үткәрелде. Балалар әңгәмәдән куркыныч туган очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңладылар.
-
Биюче Ильяс! 13.03.2017

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Файзрахманов Ильяс бик оста бии белүе белән күпләрне үзенә карата. Ул Ютазы районында "Яшь тракторчы биюе" белән экология елына багышланган үзешчәннәр эшчәнлегенең сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет оешмалары арасында оештырылган "Җырлыйм сиңа, туган ягым!" смотр конкурсында җиңеп, I урынны алды һәм грамота белән бүләкләнде. Иҗат уңышлары сиңа, Ильяс!
-
Әниемә бүләгем. 07.03.2017

Уртанчылар һәм кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар әниләрен, әбиләрен, апаларын язның беренче бәйрәме 8 март - халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсенә чакырып, аларны бәйрәм белән котладылар, үз куллары белән ясаган чәчәк бүләк иттеләр.
-
Чәчәкләр бәйрәме. 07.03.2017

Балаларны ата - аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту максатыннан нәниләр төркемендә 8 мартка багышланган бәйрәм иртәсе узды.
-
Язның тәүге бәйрәме белән! 07.03.2017

Барлык әбиләрне, әниләрне, апаларны, кызларны, сеңелләрне 8 Март белән тәбриклибез! Сез булганга тормыш матур. Авырмыйча, шатлыклы көннәр кичереп, туганнарыгызның, якыннарыгызның кадерле кешесе булып яшәгез. "Әниләргә тиңнәр юк" - дибез, шушы фикерне исбатлап, иң кадерле кешеләребез - әни белән әбине кунакка дәштек. Аларга чын бәйрәм бүләге ясадык: бергәләшеп җырладык, биедек, йөрәгебездән чыккан шигырь юлларын укыдык, үз кулларыбыз белән ясаган чәчәкләрне күргәч, якыннарыбыз сөенделәр, рәхмәт әйттеләр.
-
Яшь шахматчы... 06.03.2017

Сүзебез тагын Зифа турында. 4 нче мартта Балтачта шәхси эшмәкәр Камалов Р.З. призына 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында уздырылган шахмат ярышында Корбанова Зифа I урынны алды. Шунда ук "Иң яшь шахматчы" номинациясендә җиңүче дип табылды, диплом белән бүләкләнде. Икенче көнне Зифа Казан шәһәрендә яңа үрләр яулады. 2011 елда туучы кызлар арасында ачык шахмат "Шахмат патшабикәсе - 2017" фестивалендә авыл шахматчы кызларын иң яхшы нәтиҗәләр белән узды һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде. Зифаның исеме җисемнә дә, эшенә дә туры килә. Ул - иң яхшысы!
-
Әти белән көчле мин. 22.02.2017

23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә "Әти белән көчле мин" исемле бәйрәм иртәсе булды.










