Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Уттан саклан! 03.02.2017

Бездә кунакта районыбызның гаиләдә баликъ булмаган балаларның хокукын бозуны кисәтүче муниципаль хезмәткәрләр Л.Ф.Низамиева һәм Р.Л. Накипова булдылар. Алар уттан саклану чаралары турында белемнәрен ныгыту максатыннан, балалар белән шырпы, электр җиһазлары белән уйнарга ярамаганлыгы турында әңгәмә үткәрделәр.
-
Редиска һәм яшел тәмләткечләр. 26.01.2017

"Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы" проекты кысаларында уртанчылар төркеме суган янына редиска һәм яшел тәмләткечләр чәчтеләр.
-
Мәктәптән шефлар. 23.01.2017

Ел саен мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары бакча балаларына шефлык күрсәтә. Дәресләре беткәч, укучылар төркемнәрдә файдалы эшләр белән шөгыльләнәләр: китапларны "дәвалыйлар", уенчык тартмаларын төзәтәләр, таратма материаллар кисәләр. Өй эшләре дә сорап алалар: курчакларга кием тегәләр, кул эшләре эшлиләр. "Кире бакчага кайтасы килә, монда ничек рәхәт!" - дип кечкенә чакларын искә алалар, үзләре уйнаган таныш уенчыкларны күргәч, елмаешалар.
-
Суган утырту. 19.01.2017

Уртанчылар төркеме балалары кече тәрбияче Мәйсәрә апалары белән бергә суган утырттылар.
-
Русча өйрәнәбез... 18.01.2017

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре Гөлфия Хәйдәровна белән бик теләп рус телен өйрәнәләр.
-
Эле соң түгел! 16.01.2017

Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык - аларның иң явыз дошманы. Кышның кырыс шартларында алар ачык һавада йоклыйлар. Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без үзебезнең бакчадагы агач ботакларына әтиләребез белән бергә ясаган җимлекләрне күптән элдек инде. Көн саен кошлар өчен җим салабыз һәм ашханәдә туенучы кошларны читтән күзәтәбез. Тиздән алар матур сайраулары белән безне сөендерер.
Кышның уртасы - гыйнвар . Кошларга азык табуы тагын да кыенлашты. Сез дә җимлекләр элегез, әле соң түгел!
-
Яңа балалар килде... 13.01.2017

Нәниләр төркеменә яңа балалар килде. Зилә, Зифа, Йосыф, Аязлар бакча шартларына тәрбиячеләре Гөлнур Самигулловна белән ияләнәләр.
-
Күңелле үтә кышлар! 11.01.2017

Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк -
Безнең иң якын дуслар!
Кышны кар-бурансыз күз алдына китереп булмаган кебек, елның бу фасылында бигрәк тә бала-чаганы чана-чаңгысыз күрү кыен: карда аунап, рәхәтләнеп уйный торган чаклары. Чаңгыда шуу сәламәтлеккә файдалы булуын, йөрәк-кан тамырлары, тын алу системасын да ныгытуын онытмыйк.
-
Яңа ел белән, хөрмәтле әти-әниләр, коллегалар! 31.12.2016

Бәйрәм үтә, ә Яңа ел
Һәрбер йортка киләчәк.
Якты булсын, имин булсын,
Матур булсын киләчәк!
-
Яңа ел... 27.12.2016

Нәниләр төркемендә "Йомры икмәк" әкиятенә нигезләнеп чыршы бәйрәме үткәрелде. Әкият геройлары булып киенгән бакча хезмәткәрләре балалар белән уйнап бәйрәм иртәсен тагын да ямьләндерделәр.










