Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Җәнлекләр урманда яшиләр.
16.11.2016
Нәниләр төркеме балалары урманнан кунакка килгән аю белән бергәләп, җәнлекләр булып уйнадылар. Аюның максаты: балаларның җәнлекләр турындагы белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү иде.
-
VI - спорт фестивале...
15.11.2016
Бүген бакчабызның зурлар төркеме балалары Балтач спорткомплексында уздырылган VI - спорт фестивалендә катнашып, көч сынашып кайттылар.
-
Каз өмәсе.
13.11.2016
Авыл мәдәният йорты белән берлектә бакча тәрбиячеләре театральләштерелгән "Каз өмәсе" күренешендә катнаштылар. Аларны бүген Эфир программасы аша зәңгәр экраннарда күреп куандык.
-
Котлыйбыз!
11.11.2016
Бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячесе Исрафилова Раилә Мөхәммәтфатих кызы республикакүләм "Кояшлы балачак" иҗат бәйгесе җиңүчесе булды. Ул "Ачык дәрес" номинациясе финалисты буларак "Тылсымлы куллар" журналы редакциясенең дипломы белән бүләкләнде.
-
Чиста су, йөгерек су... 10.11.2016

-
Сәламәт булыйк! 03.11.2016

Балада үзен чиста, киемен, чәчен пөхтә йөртү гадәтен тәрбияләү. Нәниләр төркеме балалары шапшаклык - үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итмәү, чисталык-зарурлык икәненә төшендерделәр. Тәрбияче апалары белән йөткергәндә, төчкергәндә авызны кулъяулык белән каплап, читкә карап йөткерергә кирәклеген, балаларның ашау күнекмәләрен камилләштерүгә сөйләшү, сорау-җавап оештырдылар.
-
Эх, күңелле балачак! 03.11.2016

Әй, уйныйбыз, уйныйбыз,
Җыябыз да, төзибез.
Якты, матур бакчабыз
Көн саен куанабыз!
-
Семинар
02.11.2016
Бүген "Федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы төп үзгәрешләр " темасына семинар булды. Семинарда Кариле, Кили, Алан, Бөрбаш Сәрдегәне балалар бакчасы мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр катнашты. Семинарны мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү методисты Г.Ф.Нутфуллина, методик берләшмә җитәкчесе Р.Н.Шамсутдинова алып бардылар.
-
Татарстан Республикасы символикасы 26.10.2016

"Туган ягым - яшел бишек" проекты кысаларына нигезләнеп, зурлар төркеме балалары "Нәфис-нәфасәти" белем бирү өлкәсенең әвәләү эшчәнлегендә Татарстан Республикасы флагын картонга сылап эшләделәр. Флагтагы төсләрнең нәрсә аңлатуы ныгытылды, әвәләүнең бер төре - сылап эшләү эшкәртелде.
-
Китап - киңәшчең синең. 25.10.2016

Кулыма алдым китап
Шундый матур, рәсемле.
Рәссамнәр бик тырышып
Ясаган ул рәсемне.
Беркайчан да китапның
Үткән юлын онытма.
Рәнҗетмә син китапны
Аның битләрен ертма!










