Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Бездә кышлаучы кошлар. 21.10.2016

Уртанчылар төркеме бездә кышлаучы кошларны танып, истә калдыру максатыннан өлешләрдән бербөтен кош рәсемнәре җыйды.
-
Очрашу... 20.10.2016

Безгә кунакка гаиләдә балигъ булмаган балаларның хокукын бозуны кисәтүче муниципаль хезмәткәрләр килделәр. Алар гаилә турында белемне ныгыту максатыннан, гаилә әгъзаларының бер-берсенә җылы мөнәсәбәттә булырга тиешлеген аңлатып әңгәмә уздырдылар, "Золушка" мультфильмын күрсәттеләр.
-
Икмәк - ил тоткасы. 14.10.2016

Уртанчылар төркемендә "Икмәк - ил тоткасы" проектын тәмамлап, әниләр тозлы камырдан төрле татар халык ашлары ясап алып килделәр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Көзге бал. 13.10.2016

Уртанчылар төркемендә "Сөмбелә бездә кунакта" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар бу чарадан бик канәгать булдылар.
-
Сөмбелә килде. 12.10.2016

Матур шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнеп көз кызы Сөмбеләне каршыладык. Аңа үзебезнең җирлектә үсүче яшелчәләр турында белгәннәребезне сөйләдек, юмарт көз кызына рәхмәт әйттек.
-
Без көзге ярминкәдә... 10.10.2016

Көзге ярминкәдә безнең коллектив та катшашты. Бакчабызда үстерелгән яшелчәләрне, алардан әзерләнгән салатларны тәкъдим иттек.
-
Көз, көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар? 10.10.2016

Бүген нәниләр төркемендә "Көз белән бергә" исемле бәйрәм иртәсе булды. Балалар бу иртәдә көз турында күзаллауларын тирәнәйттеләр, белемнәрен ныгыттылар.
-
Мәктәп белән бердәмлек. 05.10.2016

5 октябрь - Укытучылар көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар тәрбияче апалары белән мөгаллимнәрне котладылар. Аларга җылы сүзләрен, изге теләкләрен җыр һәм бию белән үреп бүләк иттеләр.
-
Без "Татарлар" тапшыруында... 04.10.2016

Әле бер ай элек кенә ТНВ ның "Халкым минем" тапшыруында безнең Бөрбаш балалар бакчасыннан матур сюжет әзерләнеп күрсәтелгән иде. Бу атнада "Татарлар" тапшыруында күргәзмәдәге экспонатларны һәм балалар белән хәзерләнгән "Бәби ашы" күренешен тәкъдим иттеләр.
-
Конкурс... 04.10.2016

Районда уздырылган "Бәби ашы" конкурсы бакчабызның якты йолдызы, сәләтле баласы Әдел Корбангалиев башкаруында "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Яшь җырчыга киләчәктә дә зур өметләр баглыйбыз.










