Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Сабан туе җитте, Сабан туе! 30.05.2016

Менә сезгә сулы чиләк,
Көянтә ал иңеңә.
Йөгер тизрәк, иң алдан кил,
Егыла гына күрмә.
-
Сабан туе җитте, Сабан туе! 30.05.2016

Һәммәгезгә берәр капчык,
Ягез әле, киегез.
Сабан туенда ярышып,
Сез дә бүләк алыгыз.
-
Сабан туе җитте, Сабан туе! 30.05.2016

Кашыкка салып күкәйне
Йөгерегез тизрәк.
Күрик эле, бу ярышта
Кайсыгыз җитезрәк.
-
Әрәпә - 2016. 29.05.2016

Бүген авылыбыз балаларның шат тавышыннан, тальян моңнарыннан гөрләп торды. Чөнки мәдәният хезмәткәрләре безнең бакча тәрбиячеләре белән бергә әрәпә җыйдылар. Сабантуйга бүләк бирергә чыккан халыкны үзләренең җырларына күмделәр, дәртле биюләре белән сөендерделәр. Авыл халкын 3 июньдә узачак Сабантуй мәйданына чакырырга да онытмадылар.
-
Табигать кочагында.
27.05.2016
Мәктәпкә әзерлек төркеменең әти-әниләре балалар һәм бакча хезмәткәрләре өчен табигать кочагында күңелле ял оештырдылар. Авылыбызның иң матур урынында җыелып, балалар белән булган кызыклы вакыйгаларны искә төшердек, туп белән төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык, хуш исле үләннәр белән самоварда чәй кайнатып эчтек. Ару-талуларны оныттырып, балачакка кайтарып мавыктыргыч ял иттергәнегез өчен, әти-әниләр, зур рәхмәт сезгә!
-
Сау бул, бакча! Исәнме, мәктәп! 25.05.2016

Бакчада бүген олы бәйрәм - мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын мәктәпкә озату көне. Бер караганда сөенечле көн, чөнки яңа тәпи йөри башлаган, сөйләшергә генә өйрәнеп килгән балалар зур үстеләр. Алар алдагы көннәрдә укучы булачаклар. Икенчедән, ямансу көн дияргә дә була, чөнки балачак артта калып бара. Иң зур тырышлыкны белем алуга юнәлдерергә кирәк.
Мәктәптә яхшы укыгыз,
Тәртип бозып йөрмәгез.
Бакчабызның маркасына
Тап төшерә күрмәгез.
Көндәлеккә "бишле" белән
"Дүртле"ләр кайтсын тулып.
Үсегез илгә файдалы,
Белемле кеше булып.
-
Бакчада язгы эшләр. 13.05.2016

Яз җитү белән бакчада эш кайный башлый. Безнең бакча коллективы да территорияне чупләрдән чистарта, бакча казый, түтәлләр ясый, яшелчәләр, чәчәкләр чәчә. Тәрбияләнүче балаларга витаминнар үстерү өчен тырышалар.
-
Лалә чәчәкләре янында. 10.05.2016

Бакчабызны яздан көзгәчә чәчәкләр бизи. Болары - лаләләр. Күзнең явын алырдай төсләре белән балкып утыралар, ямь өстенә ямь өстиләр. Ә без кызлар-йолдызлар шул чәчәкләр белән үзебезне чагыштырабыз. "Кайсыбыз матуррак?" - дип Раилә ападан сорыйбыз. "Сез кызлар, чәчәкләрдән дә матуррак, чәчәкләр сезнең кебек ямьле!" - ди ул безгә,
-
Очрашу... 06.05.2016

Равилә апаның балачагы сугыш елларына туры килә. Аның да әтисе башкалар белән бергә сугышка чыгып китә. Ул шушы аяусыз елларның ачысын да, төчесен дә татый. Равилә апа балалар бакчасы тарихында үзенең хезмәтен калдырган кеше. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ветеранны Җиңү бәйрәме белән котларга барды, аңа теләкләр теләп, күчтәнәч тапшырып кайтты.
-
Сугыш урлаган балачак. 05.05.2016

Бүген безгә кунакка сугыш елларында туып, балачактан ятимлекнең, әтисезлекнең, үксезлекнең ачысын татыгыган, бакчабызда озак еллар хезмәт куеп, хэзер лаеклы ялда булган ветераннарыбыз килде. Алар сугышның ачы хәсрәт, ачлык, ялангачлык икәнен сөйләделәр, хәзерге матур, таза тормышның кадерен белеп, саклап, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, дус-тату яшәргә өндәделәр.










