Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Җирдә яхшылык артсын! 18.09.2017

Кешеләр белән исәнләшү, бер-берңә ярдәм итү, әти-әниеңә булышу - яхшы эшләр булып санала. Яхшылык эшләсәң, кешеләргә изгелек кылсаң, күңел сөенә. Син эшләгән яхшылыклар үзеңә дә яхшылык булып кайта. Яхшы эшләр эшлик! Җирдә яхшылык артсын! - дигән теләк белән нәниләр төркеме балалары эш атнасын башлап җибәрде.
-
Милләтләр кроссы - 2017 16.09.2017

Бөтенроссия "Милләтләр кроссы - 2017" йөгерү көненә багышланган чарада безнең коллектив йөгерешкә чыкты. Кросста катнашучыларны команда капитаны Ярулла улы Фирдәвес Галимуллин сәламләде. Безнең максат - физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
-
15 сентябрь - Абдулла Алишны искә алу көне. 15.09.2017

Абдулла Алиш үзенең иҗаты белән сабыйларны туган илне яратырга, аны сакларга, табигатьнең матурлыгына сокланырга, күңел белән тоемлый белергә өндәгән.
-
Корбан гаете мөбарәк булсын! 12.09.2017

Бүген бездә мөселманнарның олуг бәйрәме Корбан гаетенә карата чара үткәрелде. Балаларга Җәлил хәзрәт Фазлыев дини йолаларны сакларга кирәклеген, изгелек төшенчәләрен аңлатты, күчтәнәчләр өләште, изге теләкләр теләде. Кунакка балаларның бабайлары да килде. Алар оныкларының күркәм чыгышларыннан канәгать калдылар. Бу көнне корбан итеннән аш белән сыйландылар.
-
Эшли-эшли үсәбез. 11.09.2017

Уртанчылар төркеме балалары белән берлектә бакчабызның чисталыгы, матурлыгы өчен тырышабыз.
-
Файдалы бүләк... 08.09.2017

ЮХИДИ хезмәткәрләре биргән бүләкләр белән балалар куанып уйныйлар, белемнәрен ныгыталар.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре бездә кунакта. 07.09.2017

Юл йөрү кагыйдәләренә багышлап "Безнең авыл юллары" дип исемләнгән чара үткәрелде. Анда ике команда көч сынашты. Үзебезнең авыл юлларында куелган билгеләр, алар нәрсә аңлатуы турында балалар белемнәрен район ЮХИДИ хезмәткәрләре алдында күрсәттеләр. ЮХИДИ хезмәткәре Айрат Рафаэлович балаларның белемнәрен юлда йөргәндә дә файдаланырга чакырды. Очрашу истәлеге итеп буяу өчен китаплар, пазлолар бүләк итте.
-
Яңа балалар килде! 06.09.2017

Нәниләр төркеменә нәни Мәрьям, Руфинә, Инсаф бик яратып, теләп ияләнәләр.
-
Без күңелле яшибез! 21.06.2017

Кояш кебек гел дә шулай,
Елмаеп торсак иде.
Нурлары ничек бербөтен,
Шулай дус булсак иде!
-
Комлыкта,,, 15.06.2017

Без, тәрбиячеләр, балаларда комлыкта уйнауга кызыксыну уятырга омтылабыз. Бу юкка гына түгел, ком белән уйнау баланың үзаңы үсешенә тәэсир итүе инде борынгыдан ук билгеле.










