Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Мультфильм илендә... 02.06.2017

Бакча балалары бүген "Фиксиләр" мультфильмын карадылар. Бу мультфильм популяр, күңелле, эчтәлекле. Яраткан геройлары балаларның күңелләрен күтәрде.
-
Балаларны халыкара яклау көне! 01.06.2017

1 июнь - ул җәйнең көтеп алынган беренче көне һәм балачакның иң кояшлы бәйрәме - Балаларны халыкара яклау көне.
-
Бүген бездә Сабантуй! 31.05.2017

Бүген бакчабызда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй булды. Һәр бала үзенең осталыгын күрсәтте, көчен сынады, халык уеннарында бик теләп катнашты. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Сак булыгыз! 30.05.2017

Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә полиция хезмәткәре Раушания Ленаровна булып китте. Ул балаларны җәй көннәрендә аеруча сак булырга өндәде, куркынычсызлык кагыйдәләрен балалар белән бергәләп ныгыттылар.
-
Сау бул, бакча! 26.05.2017

Бүген балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе балалар, педагоглар, әти-әниләр күңелендә матур мизгелләр калдырды. Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә татар, рус телендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. Бәйрәмдә сөенечле дә, моңсу да мизгелләр күп булды. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә.
-
Көлке көне. 26.05.2017

Бүгенге көн нәниләр төркемендә "Көлке көне" дип билгеләп үтелде. Балалар кунакка килгән Убырлы белән бергәләп күңел ачтылар, уйнадылар. Ә Убырлы балалар белән рәхәтләнеп сөйләште, әңгәмә корды һәм сорау-җавап оештырды.
-
Матур булсын әле. 24.05.2017

Ямьле җәйне каршылап, бакча тирәсен төзәтү, буяу эшләре дәвам итә. Кече тәрбиячеләр бу хезмәттә башлап йөрүчеләр.
-
Лаләләр... 22.05.2017

Ялдан килешләренә нәниләребезне язның беренче чәчәкләре күз явын алырлык лаләләр каршы алды.
-
19 май - Татарстан матбугаты көне. 19.05.2017

Бүген нәниләр төркеме балалары, 19 май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан, махсус балалар өчен чыгарыла торган журналлар белән таныштылар. "Салават күпере", "Сабантуй" журналлары балаларны матур рәсемнәре белән сөендерде.
-
Язгы табигать. 17.05.2017

Язгы табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштыру максатыннан, зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары белән тау башына экскурсиягә бардык.










