МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 ( 295 ) 296 297 298 299 300 >>
-
День объявления результатов ЕРЭ 2013
06.06.2013
Внимание!
5 июня 2013 года – день объявления результатов единого республиканского экзамена (татарский язык).
6, 7 июня 2013 года – прием заявлений на апелляцию о несогласии с выставленными баллами.
8 июня 2013 года – день рассмотрения апелляций. Апелляции рассматриваются по адресу: ул. Ф.Амирхана 111 (СОШ №170) с 9:00 до 15:00ч.
-
Мәктәбебездә Төркия кунаклары
06.06.2013
июнь көнне мәктәбебез Төркия кунакларын кабул итте. Сафранболу шәһәре культура министрлыгы вәкиләре һәм аларның телевидениесе мәктәп белән таныштылар, "Кояшкай" лагеры балаларының күчтәнәч номерларын карадылар. Мәчеттә ТР Баш казые Җәлил хәзрәт белән очраштылар. Балаларның дога укулары, мөнәҗәт башкаруларын яраттылар.
-
Экскурсиягә бардык
05.06.2013
Бүген Бөре чишмәсе буена экскурсиягә җыендык. Кирәк – яракларны алдык та, авылыбыз буйлап урман буендагы Бөре чишмәсенә юл тоттык. Нинди матур җир. Бик арып менгәннән соң,бер утырып хәл алганнан соң, апалар белән тамак ялгап алу ягын кайгырттык . Учак ягып, коймак пешерергә уйладык без. И – и – и, шундый кызык икән ул күмер өстендә, табада коймак пешерү. Апалар берсеннән – берсе оста. Минут эчендә коймакларны майлы табада сикертеп, пешереп тә алдылар.Ул арада чәй дә кайнап чыкты. Без дә тик тормадык, алар пешергәндә телләребезне ялый – ялый арып беттек, кайчан ашарбыз икән дип түземсезләнеп көттек. Һәм кинәт бөтен бала тынып калды, барысы да телләрен йоттылар ахры, чөнки коймак шундый тәмле булган. Туйганчы сыйландык майлы коймак белән
-
Бантиклар көне
04.06.2013
Лагерьның бер көнендә бантиклар көне үтткәрдек. Шундый әзерләнеп килгәннәр балалар, искиткеч матур иде алар бу көнне. Ул бантикларны саный - саный арып беттек, 300гә якын бантик . Берсеннән – берсе матур, үзенчәлекле нинди генә бантиклар юк иде. Ул чәчләрне ничекләр итеп кенә үреп куймаганнар да ничекләр генә итеп бантиклар такмаганнар. Хәтта егетләребез дә матур бантиклар алып килгәннәр, аларның кайсы муенына , кайсы киеменә, кайсы кулларына тагып куйган. И күңелле булды. Җиңүчеләрне дә билгеләдек, аларга бүләкләр дә тапшырдык.
-
“Математик сабантуй”
04.06.2013
Бүген бездә Сабантуй. Сабантуйның да ниндие генә әле, “математик сабантуй”. Булмә эчендә генә булса да колгага да менделәр, аркан да тарттылар, капчык белән дә “сугыштылар”, хәтта көрәштеләр дә әле. Боларның барысы да математик юл белән алып барылды. Мисаллар, мәсьәләләр чишә – чишә бәйгедә көч сынаштылар алар. Бик күңелле үтте сабантуй.
-
Когда будут известны результаты ЕГЭ в 2013 году? 03.06.2013

Результаты егэ станут известны по следующим датам:
-
Облачные технологии: 8 сервисов для бизнеса, управления домом, аккаунтами в соцсетях и общения с коллегами 03.06.2013

Распространение интернета и появление большого числа разнообразных гаджетов и устройств приводят к тому, что облачные сервисы распространяются все шире и становятся более интересными. Кроме тех «облаков», к которым мы привыкли, –электронной почты, облачных хранилищ и файлообменников, - существует множество других, применяемых во многих сферах как деловой, так и частной жизни: начиная от автоматизации работы магазина и заканчивая списком продуктов в онлайн-блокноте.
Облачные решения – это сервисы и программы, которыми можно пользоваться удаленно, через браузер, не устанавливая ничего на свой компьютер и не занимая место на жестком диске.
-
Безнең белән, безнең белән,әйдәгез бергә. 03.06.2013

Бу көнне походка бардык без. Шундый рәхәт булды табигать кочагында. Бер казан аш пешереп ашаганнан соң, тәм – томнар белән сыйланганнан соң, күңелле уеннар уйнадык.
-
“Таныш түгел танышым”” 02.06.2013

Лагерьның беренче көнендә балалар “Таныш түгел танышым” исеме астында уен уйнап бер – берсе белән якыннан таныштылар. Бер – берсенең характерын , үзләренә хас сыйфатларын атап үттеләр.Аннан барыбыз бергә тау башына экскурсиягә киттек. Балалар теләгән уеннарны бергәләп уйнап, ял итеп кайттык.
-
“Баллы агач”
02.06.2013
Лагерьның икенче көнендә балалар белән бергәләп, авыл эчендә үсеп утырган “баллы агач” эзләдек. Төрле сынаулар аша үтеп, карта – схема буенча хәрәкәт итеп, ниһаять, “баллы агач” янында ике отряд кара - каршы очраштылар. Бик матур агач икән ул , анда нинди генә конфетлар үсмәгән. Эх, шундый “тәмле көн” булды ул, агачта үскән конфет бигрәк тәмле була икән . Безнең лагерьга килгән булсагыз, сез дә моңа ышанган булыр идегез.











