МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
Мультимедийный проект-конкурс «Россия 10» 01.06.2013

С 25 марта по 29 сентября 2013 года телеканал «Россия 1» и Русское географическое общество при поддержке телеканалов «Россия 2», «Россия 24», «Москва 24 », «Моя Планета», «Страна», региональных ГТРК, радио «Вести FM», «Маяк», «Радио России», интернет-порталов «Вести.Ru» и «Страна.Ru» и информационной поддержке газеты «Комсомольская правда» и проводят мультимедийный проект-конкурс «Россия 10».
Цель проекта – поддержание устойчивого интереса к нашей стране как к объекту внутреннего и международного туризма, рассказ об уникальных географических, архитектурных и исторических объектах России, формирование в регионах новой волны «геопатриотизма». Одной из важнейших функций проекта является продвижение имиджа России как уникальной страны с богатейшим культурным и природным наследием. Популяризация величайших памятников архитектуры и природы позволит подчеркнуть многогранность и самобытность России. Задача проекта – выбор десяти новых визуальных символов России посредством общенародного голосования.
-
Туристик слет 31.05.2013

28-30 нчы май көннәрендә районда туристик слет булып узды. Районыбызның барлык командалары да бу ярышта үз көчләрен төрле конкурсларда һәм туристик полосада сынадылар. Укучылар 3 көн буе табигать шартларында компьютер һәм телевизордан аерылып саф һавада күңелле ял иттеләр
-
"Ак чәчәкләр 2013" 31.05.2013

Озак еллар Балтач районынында педиатр булып эшләгән Корнилова Гөлзада Махмутовна "Ак чәчәкләр конкурсында катнаша.
Тавыш бирү өчен сылтама:
-
Лагерь 29.05.2013

Лагерь
-
Бөр елгасы буйлап сәяхәт 29.05.2013

Мәктәбебезнең унынчы сыйныф укучылары класс җитәкчесе Рөстәм Шәйдуллович җитәкчелегендә Бөр елгасы буйлап сәяхәткә чыктылар
-
Табигать кочагына сәяхәт 28.05.2013

28 май көнне 7 һәм 8 нче сыйныф укучылары экскурсиягә чыктылар
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итәбез 25.05.2013

Барлык укытучыларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен ЗУР бәйрәм "СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ" белән котлыйбыз!!! Чыгарылыш укучыларына киләчәк юлларында, ап-ак юллар, уңышлар, бәхет, экзаменнарын бик яхшы билгеләргә биреп,югары уку йортларына керүләрен телибез!
Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
-
Кадерле чыгарылыш укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар! 25.05.2013

25 май Татарстан Республикасы мәктәпләренең 20 меңгә якын укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр яңгырый. Дәресләр, тәнәфесләр, өй эшләре – барысы да артта кала. Әлеге мизгелләрне сез кайчан да булса моңсулык белән искә алырсыз. Ә бүген исә – бары дулкынланулы шатлык. Тизрәк олы тормышка аяк атлыйсы, мөстәкыйль буласы килә. Ул нинди булыр – бары үзегездән тора.
Республиканың белем бирү учреждениеләрендә һәр укучыга үз алдына куйган максатларга ирешү, потенциал мөмкинлекләрен тулусынча ачу өчен бөтен шартлар тудырылган. Татарстан Республикасы хөкүмәте белем бирү системасына гаять зур игътибар бирә. Аның үсешенә зур суммада акча бүлеп бирелә. Ләкин бер җиһаз да, никадәр генә заманча булмасын, балаларны һәм үзенең хезмәтен яратучы педагогны алыштыра алмый.
-
Район күләмендә уздырылган бәйрәмдә дә катнаштык. 25.05.2013

Чыгарылыш класс укучылары өчен район үзәгендә дә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме уздырылды. Мәктәбебездән 10 укучы әлеге бәйрәмдә катнашты. Алар хөрмәтенә концерт күрсәтелде һәм дискотека оештырылды.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2013

Соңгы звонок...Соңгы дәрес...Беренче укытучы...әлеге сүзләр бер-берсе белән бик зур бәйләнештә торалар. Укытучы...әлеге исем һәркемнең йөрәгенә, күңеленә бик якын, кадерле. Күптән түгел генә барлык чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге минутларда күп кенә укучыларның йөзләрендә шатлык шул ук вакытта моңсулык тойгылары да бар иде. Бу көнне барлык чыгарылыш укучылары кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп сукмакларыннан атладылар, 11 ел буе кичергән шатлыклы, борчулы вакытларын искә төшереп хатирәләрен яңарттылар. Алар бу көннән яңа тормышка аяк басалар, алда аларны яңадан-яна сынаулар көтә.
Безнең Бөрбаш урта мәктәбендә дә "Соңгы кыңгырау” бәйрәме бик матур, истәлекле, онытылмаслык итеп үткәрелде. Мәктәбебезнең иң тырыш, уңган 10 укучысы мәктәп белән саубуллашты.











