МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 ( 306 ) 307 308 309 310 >>
-
Бәйрәм белән тәбриклибез 07.03.2013

8 март – яз айларының иң матур, иң изге бәйрәме. Хөрмәтле хатын – кызларыбыз! Сезне чын күңелебездән 8 март бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә тормышыгызда тынычлык, үзегезгә һәм якыннарыгызга саулык – сәламәтлек, озын , матур гомерләр, бәхет – шатлыклар телибез. Теләгәннәрегез кабул булып, хыялларыгыз тормышка ашсын! Иң изге теләкләр Сезгә!
-
Әлифба бәйрәме 05.03.2013

1нче сыйныф укучылары үзләренең зур җиңүләрен – Әлифбаны тәмамлауларын бәйрәм итте. Аларның күңелле җырлары, дәртле биюләре һәркемне сокландырды. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итте. Укучыларыбызга алга таба да зур уңышларга ирешеп, биек үрләр яулауларын теләп калабыз
-
Җиңүчеләргә бүләкләр 04.03.2013

20нче февральдән 27 нче февральгә кадәр мәктәп күләмендә химия атналыгы булып үтте. Шул уңайдан Раушания Урановна барлык класслар белән аерым төр чаралар алып барды, аларның химия фәненән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту максатыннан төрле КВН ярышлар, ачык дәресләр, практик эшләр, тәҗрибәләр үткәрде. Аннан 8,9,10,11 сыйныф укучылары газеталар да чыгардылар. Иң актив класс дип химия атналыгында 8 сыйныфларны атады Раушания Урановна. Әфәрин 8 сыйныфлар! Ә башка чараларга килгәндә, газета чыгару буенча беренче урын - 9 классларга, икенче урын - 8 һәм 10 классларга, өченче урын - 11 классларга. Презентацияләр конкурсында иң яхшылары дип Ахметзянов Хәниф, Гобәйдуллина Зөһрә, Хәйретдинова Гүзәлләрнең эшләре аталды
-
Музыкадан ачык дәрес 04.03.2013

Динә Мәүлитовна 4 март көнне 3 сыйныфлар белән музыкадан ачык дәрес үткәрде. Ул дәресен динамика сүзен эзләп табу максатыннан һәр балага кроссводлар чиштереп, дәреснең темасын ачыклап китте. Җырлар алдыннан укучылар белән сулыш органнарына , тавышларын шомарту өчен тын юлларына төрле – төрле күнегүләр эшләтте. Аннан алар алдагы дәрестә өйрәнгән, әниләр турында бик матур җыр җырладыл
-
Хоккей, хоккей 03.03.2013

3 март көнне, авылыбыз егете,эшмәкәр Булат Фазлыев призына хоккей ярышы булып үтте.Бу ярышта егетләребез командасы беренчелекне алды. Молодцы, егетләр!
-
Фәнни – гамәли конференция 03.03.2013

1 нче март көнне Карадуган мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге II фәнни – гамәли конференцияүткәрелде. Анда безнең мәктәбебезнең 9 гчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Гүзәл катнашты. Гүзәл үзенең әзерләгән фәнни эше буенча чыгыш ясады һәм Сертификатка ия булды
-
Мемориаль такта кую 02.03.2013

2 март көнне мәктәпне 1985 нче елда тәмамлаучылар, Афган сугышында сәламәтлеген югалтып кайткан һәм шул яралардан төзәлә алмыйча вафат булган классташлары – Зайнуллин Илгиз Гайнулла улын искә алу максатыннан, кабат очраштылар. Алар яңа мәктәп диварына Илгиз абый истәлегенә ясалган мемориаль тактаны урнаштырдылар һәм табын артында аның рухына дога кылдылар. Яңа мәктәпкә буш кул белән килмәгәннәр алар.Физкультура дәресләрендә файдалану өчен биш комплект чаңгы алып килгәннәр
-
Укырга чакырып 02.03.2013

1 нче март көнне Казан дәүләт аграр университетыннан килгән авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Сабирзянов Алмаз Мансурович белән очрашу булды. Ул 10 , 11 сыйныф укучыларына университеттагы эшчәнлек һәм нинди бүлекләр барлыгы, нинди юнәлешләрдә белем алулар белән таныштырып үтте. Кызыксынган укучыларга якыннанрак танышу өчен визит карточкасын да калдырды
-
Химия атналыгы 01.03.2013

20нче февральдән 27 нче февральгә кадәр мәктәп күләмендә химия атналыгы булып үтте. Шул уңайдан Раушания Урановна барлык класслар белән аерым төр чаралар алып барды, аларның химия фәненән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту максатыннан төрле КВН ярышлар, ачык дәресләр, практик эшләр, тәҗрибәләр үткәрде. Аннан 8,9,10,11 сыйныф укучылары газеталар да чыгардылар. Иң актив класс дип химия атналыгында 8 сыйныфларны атады Раушания Урановна. Әфәрин 8 сыйныфлар!
-
Ачык тәрбия беседасы 01.03.2013

28 февраль көнне 11 сыйныфлар белән берлектә класс җитәкчесе Рәмзия Миннехановна ачык тәрбия беседасы үткәрде. Ул “Яшь хокук белгече” темасы астында интеллектуаль уен алып барды. Егетләр һәм кызлар командасына бүленеп ике төркем арасында ярыш формасында үтте уен.











