МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 ( 308 ) 309 310 >>
-
Чана шуу 22.02.2013

22 нче февраль көнне 1-5 сыйныф укучылары тауга чана шуарга бардылар. Табигать кочагында аш пешереп ашау, чәй кайнатып эчү укучыларга бик ошады. Әти-әниләр дә бик канәгать калдылар
-
Хоккей, хоккей 22.02.2013

22 февраль көнне Муса Җәлил музее призына 2001 һәм аннан яшьрәкләр арасында, район күләмендә хоккей ярышы уздырылды. Безнең команда Балтач мәктәбе командасына җиңелде.
-
Конкурс 22.02.2013

-
“Иң шәп вожатый” 21.02.2013

21 нче февраль көнне мәктәбебезгә кунаклар килде, чөнки бу көнне район күләмендә бик матур бәйге булып үтте, “Замечательный вожатый” бәйгесе. Безнең мәктәбебездән 8 сыйныф укучысы Мифтахова Гүзәл катнашты. Башта кунакларны үзләренең матур чыгышлары белән эзтабарлар сәламләде.Аннан бәйге башланып китте
-
Ватанны саклаучылар көне 21.02.2013

21 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, солдат хезмәтен чик саклауда үткәргән Рөстәм Вәлиев белән очрашты. Ул укучыларга хезмәт сөючән, тырыш булып үсәргә кирәклеген аңлатты. Армия фоталарын, медальләрен алып килгән иде. 2нче сыйныфта укучы улы Асаф әтисенә багышлап язган шигырен укыды.
-
Түгәрәкләр 21.02.2013

Укучыларыбызның сәләтен үстерү максатыннан , аларның сорауларын канәгатьләндереп, быел мәктәбебез үз хисабыннан бәйләү, көрәш, бию түгәрәкләрен кабат оештырып җибәрде. Көрәш түгәрәге җитәкчесе Фәхертдинов Рәнис, бәйләү түгәрәге җитәкчесе Хәйретдинова Гөлүсә, бию түгәрәге җитәкчесе Валиева Гөлнара . Укучыларыбыз дәресләрдән соң бик теләп бу түгәрәкләргә йөриләр
-
Конкурс
20.02.2013
20 февраль көнне Габдулла Тукай исемендә шигырь укучылар бәйгесе конкурсына әзерлек максатыннан, мәктәп күләмендә шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып үтте. Нәтиҗәләргә килгәндә:
-
Ир – егетнең ватан алдында бурычы 20.02.2013

19 февраль көнне Афганстанда хезмәт иткән, бүгенге көндә район прокуроры урынбасары булып эшләүче, авылдашыбыз Шарифуллин Фәрит Гомәрович белән очрашу булып үтте. Фәрит абый үзенең армиядә ничек хезмәт итүләрен укучыларыбызга сөйләп күрсәтте. Нинди генә авырлык килсә дә, куркып калмаска, ул синең язмышың икәнне аңларга кирәклекне төшендерде.
-
“Бер күрешү – үзе бер гомер” 17.02.2013

16 февраль көнне Бөрбаш урта мәктәбен 44, 35, 30, 25, 20, 15 ел элек тәмамлаучылар белән очрашу кичәсе булып үтте. Бик күп кунаклар кайтты. Очрашуга килгән классташлар яңа мәктәпкә һәркайсы бүләкләр белән килгәннәр. Алар сәхнәгә менеп күңелләрендә булган изге хисләрен җиткерделәр, матур теләкләр теләделәр, укыткан укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр
-
Хоккей ярышы 17.02.2013

Елдагы традиция буенча, “Балкыш” кибете хуҗасы Гыйльмулла Хайруллин быел да хоккей ярышы уздырды. Ул Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның кияве. Башта укучыларыбыз Габдулла Гарифуллинның каберенә венок куеп кайттылар. Кызганыч,әлеге хоккейда безнең укучыларыбыз командасы җиңүләргә ирешә алмады











